Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бер хатын-кызда күпме көч

Олы Тигәнәле мәдәният йортында Хафизова Даһия Нәби кызын искә алу кичәсе узды.

Ул Алексеевск районының Мактаулы гражданины, авыл тарихы музеена нигез салучы, шулай ук Олы Тигәнәле балаларының яраткан укытучысы иде. 15 сентябрьдә аңа 100 яшь тулган булыр иде.

Бу көнне сәхнәдән аның истәлегенә багышланган җырлар яңгырады, шигырьләр укылды, ә авыл халкы һәм Даһия апаның туганнары аның нинди кеше икәнлеге турында сөйләделәр.

Авылдашлары Даһия Нәби кызын җылы сүзләр белән искә алдылар. Яшь чактан ук ул белемгә омтыла, бу бөтенләй гаҗәп тә түгел, чөнки аның әтисе дә укытучы булган. Аның сигез баласының бишесе - укытучы.

Даһия апа гомеренең яртысын педагогикага багышлый. Башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли, аннары татар теле һәм әдәбияты, география, тарих дәресләрен укыта. Авыл кешеләре аны “Аяклы энциклопедия” дип йөртәләр.

Пенсиягә чыкканчы, ул экспонатларның зур коллекциясен җыйган һәм мәктәпнең бер кабинетында музей почмагын ачуга ирешкән.

Музейда урын булмаганлыктан, ул үзенең укучысына, “Татнефтепром” ААҖ генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Зарипов Ралиф Кәрим улына яңа бина төзү үтенече белән мөрәҗәгать итә. Районыбызның элеккеге башлыгы А.И. Демидов җитәкчелегендә һәм Р.К. Зарипов ярдәме белән авылда музей төзелә. Музей ачылганнан соң, Даһия апа авылдашлары белән бергә музейга Батталовлар исемен биреп, аларның хәтерен мәңгеләштерергә була.

Даһия апаның туганнары да Менделеевск районыннан кече ватаннарына Хәтер кичәсенә кайтканнар. Аның бертуган энесе Хафизов Эрнест Нәби улы да педагог булуын һәм 33 ел укытучы булып эшләвен, Менделеевск мәктәбендә физика дәресен укытканын сөйләде. Хәзер авылда аларның туганнары калмаган, шуңа бирегә сирәк кайталар. Даһия апа турында Эрнест әфәнде: «Ул гомерен чит балаларга һәм авыл тарихына багышлады», - диде.

Педагогик хезмәт ветераны, «Россия Федерациясенең Мактаулы белем бирү хезмәткәре», «Олы юлда - Олы Тигәнәле» китабы авторы Шәйхетдинов Бәдертдин Гыйльметдин улы да Даһия апаны искә алу кичәсендә катнашты. Даһия апаның җыйган документлары, истәлекләре һәм фотолары авторга үз китабын язарга ярдәм иткән. Шагыйрь аның истәлегенә тарих турында үзе иҗат иткән шигырен укыды.

Хәтер кичәсе үгет-нәсыйхәтләр әйтү һәм дога кылу белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев