Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

"Эдем" оешмасы җитәкчесе Сафина Гөлнур Таһир кызы юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте!

Көч, профессионализм, омтылыш, гүзәллек – боларның барысы да гармоник рәвештә кулында гаять зур предприятиегә җитәкчелек итү дилбегәсен тотып торучы, кулланучылар арасында хөрмәт казанган уңышлы хатын-кызда бербөтен булып үрелеп бара. Гөлнур Таһир кызы Сафина үзенең юбилеен бәйрәм итә!

Алексеевск районы җитәкчесе Сергей Анатольевич Демидов котлый:
 – Хөрмәтле Гөлнур Таһир кызы!

Юбилеегыз – туган көнегез уңаеннан иң җылы һәм иң ихлас котлауларыбызны кабул итегез! Гомерегезнең күп елларын Сез кулланучылар кооперациясендә эшләүгә бирдегез. Бүген Сез районда иң яхшы яшәүче бизнес лидеры, кулланучыларга хезмәт күрсәтү системасын яхшыртасыз, сәүдә тармагын үстерүгә һәм камилләштерүгә лаеклы өлеш кертәсез, заманча инновацион технологияләрне кулланасыз.

Сезнең эшлекле һәм шәхси сыйфатларыгыз Сезгә эшегездә һәм тормыш кыенлыкларын җиңеп чыгуда һәрчак булыша. Дуслык хисе, ачык йөз, әйләнә-тирәдәгеләргә ярдәм итәргә омтылыш, эштә югары профессионализм – менә шул сыйфатларыгыз өчен Сезне яраталар һәм хөрмәт итәләр.

 

Сез район Советы депутаты буларак һәм бу исемгә зур җаваплылык белән карап, һәрчак җәмәгать тормышының үзәгендә кайныйсыз. Сезгә чын күңелдән һәр көнне югары биеклекләргә ирешүегезне, кыю планнарыгызны гамәлгә ашыруыгызны, үзегез сайлаган өлкәдә уңышларга ирешүегезне телибез.


Шушы тантаналы һәм шатлыклы көндә Сезгә, Гөлнур Таһир кызы, нык сәламәтлек, бәхет, иминлек телибез. Ниятләрегез тормышка ашсын, башкарган эшләрегез шатлык һәм иминлек алып килсен!


Уңышлы, динамик үсүче “Эдем” предприятиесе – бу Алексеевск районының визит карточкасы. Аны төзүнең чишмә башында профессионал Гөлнур Сафина тора.


Гөлнур Таһир кызының грамоталы, уңышлы җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Алексеевск районының “Эдем” сәүдә-хезмәт күрсәтү предприятиесе алдынгы позицияне алды. Сыйфат – профессионаллар бренды.

 

Шулай Гөлнур Таһир кызы да, кулланучылар турында кайгыртуны эшенең иң төп мәсьәләсе итеп танып, продукциянең сыйфатын һәм халыкка хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен бер дәрәҗәдә тота.

 

“Эдем” ЧҖҖның ипи-күмәч әйберләре Алексеевскида гына түгел, ә бәлки республиканың башка районнарында да дан казанды. Тәмле бөккәннәр һәм кондитер әйберләре киштәләрдә озак ятмый, аларны сатып алучылар күз ачып йомганчы алып бетерәләр.


Кеше эшләре һәм гамәлләре белән данлыклы. Хәйриячелек – Гөлнур Таһир кызы тормышының аерып алгысыз өлеше. 2017 елда хәйрия максатына, шулай ук Алексеевскиның мөселманнар җәмгыятенә, Изге Алексий мәхәлләсенә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә, балалар приютына, өлкән кешеләргә, якташларыбызга “Эдем” предприятиесе ике миллион сумнан артык акча җибәрде.

 

Гөлнур Сафина мохтаҗларга шәхсән үзе дә ярдәм итә – аның өчен бу сүзләр генә түгел. Бу аның тормыш рәвеше.

Гөлнур Таһир кызын юбилее белән котлап, аның турында “Эдем” коллективы хезмәткәрләре аерым бер җылылык һәм хөрмәт белән сөйлиләр:


– Бөтен җиһан табигатьнең бетмәс-төкәнмәс байлыкларына хозурланган иң матур бер мизгелдә – 4 сентябрьдә хөрмәтле җитәкчебез Гөлнур Таһир кызы Сафинаның зур юбилее. Искиткеч тырыш, таләпчән, шул ук вакытта гади дә була белгән Гөлнур Таһир кызы гаҗәеп дәрәҗәдә оештыру сәләтенә ия. Җитәкчебездә булган бетмәс-төкәнмәс энергия, көн саен туып тора торган яңадан-яңа идеяләр безне сокландыра, яңа уңышларга рухландыра, хезмәт күтәренкелеге тудыра.


Кадерле Гөлнур Таһир кызы! Сезне чын күңелдән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Исән-сау булып, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлар белән озын-озак гомер кичерүегезне телибез! Киләчәк тормышыгызда да шундый киң күңелле, яхшы гамәлләрегез белән кешеләрне куандыручы, кабатланмас шәхес һәм җитәкче булып калуыгызны телибез.

Тарттыгыз Сез чираттагы
Тормыш-дисбе төймәсен.
Күңелдәге кояшыгыз
Озак янсын, сүнмәсен...
Йөрәгегездә хезмәт дәрте,
Һичкайчан сүрелмәсен.
Сездәй сөйкемле ханымга
Тик күз генә тимәсен!

– Сездә, Гөлнур Таһир кызы, искиткеч лидерның бөтен сыйфатлары: зирәклек, катгыйлык, гаделлек кебек сыйфатлар туплаган. Тату коллективыбыз исеменнән һәм шәхсән үз исемебездән Сезне юбилеегыз белән котлыйбыз! Зирәк җитәкчелегегез һәм йомшак күңелегез безне әле тагын озак еллар сөендерүен телибез.

 

Беркайчан да сәламәтлегегез сынатмасын! Сезгә миллионлаган яңа идея һәм проектлар телибез, аларны гамәлгә ашыруда без сезгә рәхәтләнеп булышачакбыз. Сезнең барлык новаторлык идеягезне гамәлгә ашырачакбыз. Һәм, һичшиксез, көндәшләребезне күпкә артта калдырып, эштә шактый уңышларга ирешәчәкбез.

 

Иминлек һәрчак Сезнең тугры юлдашыгыз булсын һәм Сезне бөтен җирдә уңыш көтеп торсын. Һәр көнегез нәтиҗәле булсын! Туган көнегез белән! – дип котлыйлар Хадичә белән Равил Мөхәммәтшиннар.

– Гомер-гомергә, теләсә нинди дәүләт сәясәтендә предприятие тормышы аның җитәкчесенә бәйле. Иң җимергеч үзгәртеп кору чорын җиңеп чыгып, лидеры булмаса, зур предприятие юкка чыгарга мөмкин.

 

Киресенчә дә була: талантлы, көчле җитәкче җитәкли башласа, артта калучы предприятие алдынгылар сафына баса ала. Директорыбыз Гөлнур Таһир  кызы бары тик алга алып баручы лидер. Хезмәт юлы башланганда яхшы яшисең килсә - иртә тор, күп эшлә һәм гомерең буе өйрән, дигән төшенчәне аңлау өчен нәкъ менә шундый җитәкчене очрату бик мөһим, бигрәк тә яшьләр өчен.

 

Гөлнур Таһир кызы гел: “Өйрәнегез, остазларыгыздан сорарга оялмагыз. Мин һаман да остазларымнан өйрәнәм һәм моның белән горурланам”, – дип кабатлый. Шундый җитәкче белән янәшәдә без һәрвакыт, бер тиен сумны саклый, ике плюс ике биш була; иртәгә кичәгедән яхшырак булачак, һәрчак яхшылыкка омтылырга кирәк булуына инанабыз.

 

Гөлнур Таһир кызы, Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйбыз. Саулык-сәламәтлек, энергия, яңа казанышлар һәм иминлек телибез, – дип котлый “Эдем”ЧҖҖ бухгалтериясе коллективы.

– Хөрмәтле Гөлнур Таһир кызы! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котларга рөхсәт итегез! Меңләгән кеше Сезне нинди итеп белсә һәм хөрмәт итсә, шундый җитәкче булып калуыгызны телибез. Югары нәтиҗәләргә һәм эштә уңышларга ничек ирешергә икәнен бары тик Сез генә беләсез.

 

Үзегездә хатын-кыз зирәклеген, яхшылыкны һәм интуицияне һәм ихтыяр көчен, ныклы холык һәм кайчак җиңел булмаган карарларны кабул итү сәләтен бергә берләштерә алуыгыз белән Сез Алексеевск районында гына түгел, ә бәлки Татарстан Республикасында да бәхәссез абруй казандыгыз. Сезгә туган көнегездә яңа җиңүләр һәм кыю фикерләр, карусыз һәм сүзендә торучы хезмәткәрләр, иң оста хезмәттәшләр телибез.

 

Сезнең белән эшләргә рәхәт! Сез, хатын-кыз буларак, ачык күңелле, бар кешегә һәрчак ярдәм итәргә торасыз! Безнең белән эшләүдә Сезгә сабырлык, зирәклек телибез! Ә без үз ягыбыздан Сезнең кәефегезне кырмас өчен барысын да эшләячәкбез, оешмабызның абруена беркайчан да тап төшермәячәкбез. Һәрчак сау-сәламәт булыгыз, уңышлар Сезгә! – дип изге теләкләрен юллаган Агыйдель Турнина җитәкләгән җәмәгать туклануы бүлеге коллективы.
 
– Хөрмәтле Гөлнур Таһир кызы! Рябинина Гөлнара җитәкчелегендә “Шанхай” сәүдә комплексы коллективы Сезне юбилеегез белән котлый. Туган көнегез Сезгә рәхмәт сүзләре әйтер өчен бер мөмкинлек ул. Без Сездән һөнәри осталыкка өйрәнәбез, рәхмәт Сезгә. Хаталарыбызны кичергәнегез, гафу иткәнегез, аңлаганыгыз өчен рәхмәт.

 

Заманага буйсынмый торган төшенчә бар – бурыч, һөнәри осталык, җаваплылык, иҗат. Болар барысы да Сезгә хас. Сезне элек ничек хөрмәт иткән булсалар, хәзер дә шулай хөрмәт итсеннәр. Безнең чын күңелдән котлауларыбызны кабул итеп алыгыз. Сез безнең өчен шундый кеше, Сезнең белән эшлисе генә килеп тора. Беркайчан да күңелегез картаймасын, һәр туган көнгә сокланып карагыз.

 

Сезгә күңел байлыгы, нык сәламәтлек телибез. Яшәгән елларыгыз Сезнең өчен байлык булсын. Ешрак елмаегыз! Борчылырга вакытыгыз калмасын! Сезгә һәрчак уңыш елмайсын, теләгән теләкләрегез һәрчак кабул булсын. Сезгә яңа фикерләр, яңа мөмкинлекләр, яңа керемнәр телибез.


“Эдем” ЧҖҖның Алия Гайнуллова җитәкләгән кондитер цехы коллективы:
– Гөлнур Таһировна, Сезне чын күңелдән юбилеегыз белән котлыйбыз. Сезгә куйган максатларыгызга ирешүегезне, башлаган эшләрегезнең бары тик яхшы нәтиҗәләр генә китерүен телибез. Саулыгыгыз нык булсын, ә проблемаларыгыз боз кебек эреп юкка чыксын. Производствобызда сезнең яңа идеяләрегез һәрчак безгә ярдәм итә, цехыбызда яңа эшләр барлыкка килеп кенә тора, рәхмәт Сезгә!

 

“Эдем” ЧҖҖның техник бүлеге баш энергетигы Алексей Строкин:
– Хөрмәтле Гөлнур Таһир кызы, Сезне юбилеегыз белән котлыйбыз! Тормышыгызда яшегезгә караганда чәчәкләр күбрәк булсын. Һәр ел Сезгә бәхет алып килсен. Саулыгыгыз нык булсын, якыннарыгыз һәм туганнарыгызның ярдәмен тоеп яшәргә язсын.

 

Роза Гайнуллина һәм производство мөдире Венера Маркова җитәкчелегендә эшләүче биләрлеләр дә Сезне туган көнегез белән котларга ашыга:

 

С утра до ночи бегает в заботах и делах,
Решает неурядицыи ей не ведом страх.
Сравнить нас можно с крейсом, а она наш капитан.
Ведет она уверенно к доходным берегам.
И дело свое знает, и бизнесом живет,
И парус поднимает и в бой ведет наш флот.
А по волнам коммерции проходит верный путь,
И в шторме конкуренции мы отвоюем груз.
Обойдя налоговые рифы войдет в любую дверь.
В ночь или в пору светлую, в затишье иль в грозу
Благодаря директору всегда мы на плаву.
Не стоим на якоре – всегда мы на пути
Дай бог ей еще много лет нас так легко вести.

Гөлнур Таһир кызын яшь коллектив исеменнән Зөһрә һәм Николай  Казиловлар, Алексей һәм Ирина пилишкиннар котлый:


– Хөрмәтле Гөлнур Таһир кызы! Сезне туган көнегездә котлап, эшебездә һәм тормышыбызда юл күрсәткәнегез өчен Сезгә рәхмәт әйтәбез. Без һәрчак Сезнең ярдәмчеләрегез булырга әзербез! Сезгә озын гомер, саулык, яңа җиңүләр, күңел тынычлыгы телибез.

Гөлшат Тукмакова, “Эдем” ЧҖҖның баш икътисадчысы:

– Кадерле Гөлнур Таһир кызы!
Эшебездә сез төп кеше,
Җаваплы вазыйфагыз,
Сезнең белән бергә эшләп
Һәрвакыт сокланабыз.
Иртә дими, кич димисез,
Ял дигәнне белмисез,
Бүген сезнең бәйрәмегез
Котлаулар кабул итегез.
Сезгә бездән бер генә теләк –
Җәйге яңгыр кебек шыбырдарга,
Җәй яшене кебек яшьнәргә,
Аккан сулар кебек агарга
Яшәргә дә әле яшәргә.

Сыйныфташы Зарипова Мөнҗия белән аның әнисе Шакирова Мөзәянә апа да Гөлнур Таһир кызын юбилее белән котлыйлар:


– Без Гөлнур Таһир кызы белән бер авылдан – Әшнәктән. Бала чагыбыз да бергә үтте, бергә мәктәптә укыдык. Беренче укытучыларыбыз Саимә апа Гыймадиева, Накия апа Галиева, Рәшит абый Никифоров иде, аларның рухлары шат булсын. 1965 елда без беренче сыйныфка укырга кердек.

 

Сыйныфта 12 бала идек: 9 кыз һәм 3 малай. Гөлнур мәктәп елларында ук бик ярдәмчел иде, концерт, театр куйганда да, тимурчылар командасында да ул алдан бара иде, утын ярсак та, чишмәдән су алып кайтсак та, ул авыр якның башында иде. Башлангыч мәктәп еллары шулай үтеп, 5 нче сыйныфка Зур Тигәнәлегә укырга йөрдек, ике авыл арасы 3 километр иде, җәяү дә, атка утырып та, кыш көне чаңгыда да йөрдек.

 

Гөлнур чаңгыда да яхшы йөри иде, физкультура укытучыбыз Нургаләм абый (урыны җәннәттә булсын) Гөлнурны Алексеевскига ярышларга алып бара иде, “Гөлнур барса, 1 нче урынны алабыз, аны алып барабыз”, – дия иде. 9-10 нчы сыйныфларга Зур Полянка авылына бардык, хезмәт дәресләрендә тракторда йөри идек. Гөлнур анда да, барыбызны да узып, иң яхшы йөртүче таныклыгы алды.

 

Аның тракторда, мотоциклда йөрүенә соклана идек без. Кечкенәдән бернидән дә курыкмыйча, кыю булып үсте ул. 1975 елда урта мәктәпне тәмамлап, төрлебез-төрле якка таралдык.

 


Гөлнур тормышның төбеннән күтәрелеп, хәзер җитәкче булып, уңышларга ирешеп, зур эшләр башкарып, “Эдем” оешмасын җитәкли. Гөлнурны тудырып үстергән Зөлфия апага иң изге догаларыбыз барып ирешсен.


Безнең өчен кадерле һәм якын булган авылдашым, сыйныфташым, җитәкчем Гөлнур Таһировна! Чын күңелдән шушы матур гомер бәйрәмең белән котлыйм. Нык сәламәтлек, бәхетле, шатлыклы озын гомер бирсен сиңа Аллаһы Тәгаләбез!

 

Тормышыңда, эшеңдә зур хөрмәткә лаек бул, уңышлар булсын сиңа юлдашың, шәфкатьле син дустым, мәрхәмәтле, игелек белән тулган күңелең, өлкәннәрне хөрмәт итеп, яшьләргә якты юл ачып, туганнарыңны кадерләп, дусларыңны якын итеп, бәхетле бул, рәхәттә яшә. Иң изге теләкләребез, чиксез рәхмәтләребез сиңа, Гөлнур.
* * *
“Заря” (Таң”) район газетасы редакциясе коллективы да котлауларга кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев