Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

ГАИЛӘ БӘХЕТЕ– МӘХӘББӘТ ҺӘМ ТУГРЫЛЫКТА

АЛЕКСЕЕВСК ЗАГСЫНДА ГАИЛӘ, МӘХӘББӘТ ҺӘМ ТУГРЫЛЫК КӨНЕ КЫСАЛАРЫНДА КҮП БАЛАЛЫ ЧУРАШОВЛАР, МОРЮХОВЛАР ГАИЛӘЛӘРЕН ХӨРМӘТЛӘДЕЛӘР ҺӘМ КҮПТӘН ТҮГЕЛ БАЛАЛАРЫ ТУГАН ГАИЛӘЛӘРГӘ АНА СЕРТИФИКАТЛАРЫ ТАПШЫРДЫЛАР.

Изгеләр Петр белән Февронияны искә алу көненә багышланган бәйрәмдә рухани Чурашовлар гаиләсен – Павел атакайны һәм Светлана анакайны хөрмәтләүләре символик.

– Бүген бу залда никахлары вакыт белән тикшерелгән, ныклы һәм какшамас булып калган ир белән хатын утыра, – дип билгеләп үтте ЗАГС бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Энҗе Сөниева.

Ул бар яктан да уникаль әлеге гаиләнең ничек төзелүе турында сөйләде. Алар бала чактан ук танышлар, чөнки әти-әниләре гаиләләре белән дус булалар. Ягымлы, чибәр Светланага Павелның күзе төшә, алар күп сөйләшәләр, буш вакытларын бергә үткәрәләр, вакытлары бик тиз һәм кызык үтә. Шулай дуслашып китеп,

дуслыклары мәхәббәткә әверелә.

Алар 1993 елның 9 гыйнварында өйләнешәләр һәм никахлашалар. Ә инде ике елдан соң дин әһелен Алексеевск благочениесе благочинные итеп билгелиләр, һәм яшь гаилә безнең районга күчеп килә. Алексеевск җиренә килгәч, Чурашовлар гаиләсе дини җәмгыять төзи һәм 1996 елда зур энтузиазм һәм тырышлык белән Воскресенк чиркәвен төзи башлый.Аларның хезмәт итү елларында бистәдә ике часовня төзелде, гыйбадәт кылу йорты ачылды, Воскресенск чиркәвен төзү төгәлләнде, күп кенә изге нәрсәләр торгызылды. Павел Михайловичның инициативасы белән районда 16 нчы ел рәттән инде “Алексеевск чаң тавышлары” кыңгырау чыңы фестивале үткәрелә, ул Бөтенроссия статусы алды. Хезмәтләре өчен Павел “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.

Янәшәсендә чибәр, акыллы һәм зирәк хатыны, тырыш хуҗабикә Светлана Александровна булмаса, Павел Михайловичның уңышлары тулы булыр идеме икән? Бу искиткеч ханым үз гаиләсендә җылылык һәм мәхәббәт, иминлек һәм тыныч атмосфера тудырды. Ул Алабуга медучилищесын тәмамласа да, аның төп бурычы гаилә учагын саклаучы булып кала. Аларның алты баласы. Аларны лаеклы тәрбияләү өчен Светлана Александровна Татарстан Республикасының “Ана даны” медале белән бүләкләнде.

Район башлыгы урынбасары Галина Белова тантаналы шартларда протоиерей Павел Чурашовка һәм Светлана анакайга Россия Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен үткәрү буенча оештыру комитеты раслаган “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырды. Ир белән хатынны шулай ук балалары, мәхәллә кешеләре һәм чиркәү хезмәткәрләре дә котлады. Алар гаилә һәм мәхәббәт темасына берничә җыр башкардылар. ЗАГС начальнигы, хәзер декрет ялында утыручы Валентина Увакинаның котлавы аеруча дулкынландыргыч булды. Ул Светлана анакайга бәйрәм символы – бер бәйләм ак ромашкалар бүләк итте.

Ә Әфганстанда һәм Төньяк Кавказда сугыш хәрәкәтләре ветераннары советы рәисе Николай Гордеев Павел Чурашовның Әфганстандагы җиңел булмаган сугышчан юлы турында сөйләде.

– Армиядә ул бензовозлар белән ягулык ташый. Андый шоферларны солдатлар үзара, үлемгә дучар ителгәннәр, дип атыйлар, чөнки аларга дошманнар иң беренчеләрдән булып һөҗүм итәләр. Бер елда һәм өч айда Павел атакай Әфганстанның таулы һәм утлы юлларыннан 70 мең чакрым юл үтә. Нәкъ менә анда ул, өемә исән-сау кайта алсам, гомеремне Аллаһы Тәгаләгә багышлыйм, дип ант итә.

– Сүз уңаеннан әйткәндә, чарадан соң кунаклар сугышчан да музеена экскурсиягә бардылар, анда экспонатлар арасында Павел атакайның Әфганстаннан киеп кайткан формасы бар.

– Күп балалы, сигез бала тәрбияләүче Морюховлар гаиләсенә Галина Белова район җитәкчесе Сергей Демидовтан бүләк – газ казаны тапшырды.

Бу көнне Садыйковлар, Шишовлар, Гафуровлар һәм Моратовлар гаиләләренә ана сертификатлары тапшырылды. Бу сертификатларны район башлыгы урынбасары Галина Белова һәм Пенсия фонды начальнигы Гөлкәй Әхмәтова тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев