Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гүзәл Сибгатуллина-Минакова уйнаган «Плацебо» фильмы Италиядә узган халыкара кинофестивальдә җиңде

Якташыбызның сәләте чит илдә бәяләделәр

Безнең якташыбыз анда төп рольне башкарды.

«Vesuvius International Monthly Festival» - ул ай саен үткәрелә торган халыкара конкурс, анда жюри төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне сайлый.

Кинофестивальдә «Плацебо» исемле Татарстан фильмы Россиянең иң яхшы алты фильмының берсе булды. Казанда төшерелгән әлеге фильм «Иң яхшы тулы метражлы фильм» номинациясендә җиңде. Лентаның режиссерлары: Марсель Мәхмүтов һәм Ләйлә Сәлахетдинова. Сценарийны Ләйлә үзе язды. Төп рольләрне Гүзәл Минакова һәм Идел Кыямов башкарды.

«Фильм героинясы зур максатка ирешү алдында тора, үз юлында ул әйләнә-тирәдәге кешеләрнең “максат бөтен нәрсәне дә аклый” дигән әйтемнәренә юлыга һәм кыз катлаулы сайлау алдында кала», - дип сөйләде фильмның эчтәлеге турында Ләйлә Сәлахетдинова.

Гүзәл белдергәнчә, ул рухи кыйммәтләр турында сөйләүче әлеге фильмда төшүенә бик шат.

«Фильм «КиноМәүлид» кинематография-театраль проекты кысаларында төшерелгән, узган ел анда миңа төп рольне уйнарга туры килде. Фильмның режиссеры Марсель Мәхмүтов һәм сценарист Ләйлә Сәлахетдинова искитмәле уй-фикерле һәм дөньяга үз фәлсәфи карашлары булган гаҗәеп кешеләр. Бу фильм рухи кыйммәтләр, кешеләрнең матди байлык артыннан куып, төп әйберләрне онытулары турында. Һәм бу фильм безгә авыр вакытларда җан тынычлыгы турында онытырга ярамавы турында искә төшерә. Фильмда мин катлаулы сайлау алдында булган рәссам кызны уйныйм. Мин бөтен эчтәлекне дә сөйләп бирә алмыйм, бары тик шуны гына әйтәм: минем героиням тормышында булган барлык кыенлыкларга да карамастан, яраткан эше белән шөгыльләнергә тели.

Фильмның премьерасы 2019 елда булды. Сез ышанмассыз, әмма ул вакытта мин, кызганычка каршы, аны карый алмадым, чөнки премьера вакытында оештыручыларның теләге буенча, мин өстәмә төшерүләрдә (театраль вставкаларда) катнаштым. Тамашачылар аннан яхшы фикердә калды. Фильм бик лаеклы килеп чыкты. Италиядә узган фестивальдә җиңүебез турында белгәч, мин бик шатландым. Бу - Татарстан киносының алга китеше. Һәм бу лаеклы дип саныйм, чөнки әлеге киноны төшерүчеләр, оештыручылар аңа күп көч куйган. Актерлар составы искиткеч: Идел Кыямов, Зөлфия Вәлиева, Венера Шакирова. Режиссер Марсель Мәхмүтов та үз фильмында төште. Фильмда төшү җиңел нәрсә түгел, әмма эшләү бик кызык булды. Стиль, кием, локацияләр буенча барысы да бик җентекләп сайлап алынуын билгеләп үтәсем килә. Бу сценарист Ләйләнең эше, ул әле рәссам буларак та чыгыш ясады. Һәм зәвыгы аркасында, ул барысын да яхшы итеп башкарып чыкты.

Фильмның күп өлеше мәчеттә төшерелде. Бервакыт без салкында Кабан күлендә төштек. Мин юка куртка кигән идем һәм бик каты өшедем. Шуннан соң мин бер ай чирләдем. Бу актерларның сәнгать хакына үзләрен, шул исәптән сәламәтлекләрен дә кызганмауларын тагын бер кат раслый. Фильм, мөгаен, яз көне урам сеансларында күрсәтелер. Әлегә бу фильмның фестиваль тормышы бара», - дип нәтиҗә ясады актриса.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев