Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иң мөһиме - балалар сәламәтлеге

Депутатлар һәм иҗтимагый хезмәткәрләр белем бирү учреждениеләрендә коронавирустан саклану чаралары турында сөйләделәр.

Узган атнада Алексеевск районына Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич, ТР Роспотребнадзор башлыгы Марина Патяшина һәм республика клиник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев составындагы делегация килде.

Район башлыгы Сергей Демидов озатуында кунаклар «Куянкай» балалар бакчасында һәм район үзәгенең 2нче мәктәбендә булдылар. Марина Патяшина мәгариф учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр һәм укучылар, шулай ук хезмәт коллективлары арасында коронавирус йогышы таралуны кисәтү эшенең мөһимлеген билгеләп үтте. Шулай ук делегация мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туклану системасы белән танышты.

Сергей Демидов билгеләп үткәнчә, балалар сәламәтлеге - муниципалитет эшенең өстен-лекле юнәлеше. Шуңа күрә пандемия чорында районның барлык мәктәпләре санитар саклау чаралары белән дә, гигиена чаралары булсынмы, техник чаралар белән дә тәэмин ителде - бөтен җирдә санитайзерлар куелды. “Бердәм Россия” партиясенең «Сәламәт киләчәк» проекты кысаларында Борис Менделевич учреждение җитәкчеләренә һаваны йогышсызландыру өчен рециркуляторлар тапшырды.

Программаның чираттагы пункты «Лидер» спорт комплексын ачу булды. Делегация заманча теннис һәм тренажер залларын, шулай ук фитнес-залын карады. Яңартылган залда беренче дусларча спорт очрашуын Алексеевск волейболчылары үткәрде. «Лидер» кунакларга ошады. Өстәл теннисы залын караганда, депутат Борис Менделевич түзеп тора алмады һәм кулларына ракетка алып, безнең спортчы белән теннис уйнады. Ачылу тантанасында район башлыгы Сергей Демидов республика җитәкчелегенә районда спортка ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм бинаны капиталь төзекләндерүдә катнашкан «Стройдорсервис +» төзүчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды. Болар мастер Илнар Сәйфетдинов һәм эшче Алексей Шурыгин.

Шуннан соң район мәдәният йортында «Сәламәт киләчәк» партия проектының иҗтима-гый советы утырышы узды. Алда әйтеп узган кунаклардан тыш, анда министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре дә катнашты. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар белем бирү учре-ждениеләрендә эпидемиологик куркынычсызлык ничек тормышка ашырылуы турында фикер алыштылар. Район башлыгы Сергей Демидов утырышта катнашучыларга COVID-19 пандемиясе вакытында районда күрелгән чаралар турында сөйләде. Республика кли-ник хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Шәвәлиев район хезмәтләренең эшен уңай бәяләде һәм бу тәҗрибәне республика дәрәҗәсендә кулланырга тәкъдим итте.

Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич районда коронавирусны профилактикалау дәрәҗәсен югары бәяләде һәм спорт белән шөгыльләнү һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен инфраструктураны үстерүне билгеләп үтте. Шулай ук ул пандемия белән бәйле агымдагы вәзгыятькә дә бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев