Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

ИҢ ЯХШЫ БИЛИНГВАЛЬ БАЛАЛАР БАКЧАСЫ

ТАТАРСТАНДА “ИҢ ЯХШЫ БИЛИНГВАЛЬ БАЛАЛАР БАКЧАСЫ” ГРАНТЫН САЙЛАП АЛУ БӘЙГЕСЕНӘ ЙОМГАК ЯСАЛДЫ.

“4 НЧЕ АЛЕКСЕЕВСК БАШЛАНГЫЧ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ” МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИСЕ – ГРАНТ АЛУЧЫЛАР АРАСЫНДА.

Республика бәйгесендә катнашу турында безгә мәктәп-балалар бакчасы директоры Гөлчәчәк Сөнгатуллина сөйләде:

– Без әлеге грантны сайлап алу бәйгесендә беренче тапкыр катнаштык. Беренче тапкырдан ук җиңү яуладык. Безнең белем бирү учрежденисенә кадәр район үзәгенең “Кояшкай”, “Әтәчкәй” һәм “Ромашка” балалар бакчалары грантка ия булган иделәр инде.

Сайлап алу үзе ике этапта узды. Баштан без жюри каравына безнең балалар бакчасында билингваль белем бирү системасының ничек гамәлгә ашуы турында җентекләп сөйләүче презентация эшен җибәрдек. Мәсәлән, күп кенә бәйрәмнәр бездә ике телдә: рус һәм татар телләрендә алып барыла. Безнең тәрбияләнүчеләребез татар телен дәресләрдә өйрәнәләр, тәрбиячеләр милли телне режим моментларында кулланалар. Презентацияне яклап, без сайлап алуның икенче этабына эләктек. Ул тәрбиячеләребез һәм белгечләребезнең педагогик эшчәнлеген практик яклаудан гыйбарәт. Махсус сайланган эксперт комиссиясе эшебезне күп күрсәткеч: балаларны татар, рус телләренә өйрәтү буенча укыту-методик комплектларны гамәлгә ашыру эшен чагылдыру, татар, рус телләренә өйрәтү буенча педагоглар эшчәнлеген программага туры китерү (максималь баллар саны, балаларны Татарстан Республикасының ике дәүләт теленә дә өйрәтүгә контрольне тәэмин итү, ата-аналар белән эшләүнең төрле формалары) буенча бәяләде. Хәтта татар теленә өйрәтелгән педагогларның өлеше дә исәпкә алынды. Төркемнәрдә фәнгә һәм үстерүче мохиткә зур игътибар бирелде. “4 нче Алексеевск башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учрежденисе коллективы куелган бурычларны лаеклы үтәде, бу безгә грантка ия булырга булышты. Мин мәктәп-балалар бакчасының

педагогия коллективына, яраткан тәрбияләнүчеләребезгә һәм аларның ата-аналарына актив катнашканнары һәм бөтен чаралар белән ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт әйтәм. Бу – уртак җиңүебез, – дип сүзен йомгаклады Гөлчәчәк Наил кызы.

Грант акчасы фәнне һәм үстерүче мохитне киңәйтүгә, методик базаны киңәйтергә китәчәк. Планда – өйрәтүче әсбаплар, компьютер техникасы һәм уенчыклар.

 

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткәнчә, 500 мең сум күләмендәге акчаны республиканың 30 балалар бакчасы алачак.

 

Призерларның тулы исемлеге http://mon.tatarstan.ru/ сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев