Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Янгын очраклы хәл түгел

26 гыйнварда 04 сәгать 30 минутта янгын сагы пультына Чуаш Майнасы авылында сарай януы турында хәбәр килде.

Янгын часте бүлекчәсенең оперативлыгы аркасында янгын торак йортка күчмәде. Янгын нәтиҗәсендә сарайга зур зыян килде. Янгынның сәбәпләре ачыклана.

Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эшенең районара бүлеге хәбәр итүенчә, янгыннарның төп сәбәпләре - ут белән саксыз эш итү (шул исәптән тәмәке тарту һәм балаларның ут белән шаяруы), электр җиһазларының төзексезлеге, мичләр һәм көнкүреш электр приборларыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу.

Еш кына, янгын ул – очраклылык һәм аннан беркем дә сакланмаган, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Ләкин бу алай түгел, күпчелек очракларда янгын - ачу китергеч гамьсезлек һәм кешеләрнең янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә саксыз караулары нәтиҗәсе. Көнкүрештә дә, эштә дә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев