Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында Алексеевск көрәшчеләренең алтыны

Дөнья чемпионнары «Алтыны»

31 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр Татарстан башкаласында ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында билбау көрәше буенча Дөнья Чемпионаты узды. Бу чемпионатта 36 илдән 350 көрәшче катнашты.

Тренер Бари Сөләйманов шәкертләре безнең ил җыелма командасы копилкасына 5 алтын медаль китерде.

Ярышларның беренче көнендә тренер Бари Сөләймановның тәрбияләнүчеләре Россия җыелма командасына (ир-атлар) биш алтын медаль китерде. Шул рәвешчә Россия өчен алтынны Кабардино-Балкария, Мәскәү спортчылары һәм өч якташыбыз, Алексеевск көрәшчеләре яулады!

Икенче көнне классик стильдә Россиянең ир- егетләр командасы шулай ук 5 алтын медаль яулады, шуларның икесен Алексеевск көрәшчеләре китерде.

Дөнья чемпионатын уздыру вакытында лотерея уйнатылды, анда төп приз - флагман смартфоны булды. Безнең көрәшчебез Абрамов Алексей аңарга ия булды.

Һичшиксез, көрәшчеләрнең югары нәтиҗәләре - укыту-тренировка җыеннары вакытында даими тренировкалар, шулай ук көн саен көрәш техникасы өстендә эшләү. Дөнья чемпионнарын һәм аларның тренеры Бари Сөләймановны җиңүләре белән котлыйбыз!

Ярыш нәтиҗәләре буенча Габдеҗәлил Сөләйманов - алты тапкыр Дөнья чемпионы, Илнар Закиров - өч тапкыр Дөнья чемпионы, Тимур Латыйпов һәм Алексей Абрамов ике тапкыр Дөнья чемпионнары булды. Абдуллин Андрон беренче тапкыр Дөнья чемпионы исемен яулады, өстәвенә, ул халыкара класслы спорт мастеры нормативын да үтәде.

Ярышларның беренче көне:

1 урын - Латыйпов Тимур (авырлыгы 57 кг, ирекле стиль) Казахстаннан килгән көрәшче белән көрәштә җиңү яулады.

1 урын - Сөләйманов Габдеҗәлил (авырлыгы 62 кг, ирекле стиль) Карачаево-Черкесиядән килгән көрәшче белән көрәштә җиңү яулады.

1 урын - Абдуллин Андрон (авырлыгы 68 кг, ирекле стиль) Кыргызстан көрәшчесе белән көрәштә җиңү яулады.

Ярышларның икенче көне

1 урын - Абрамов Алексей (авырлыгы 57 кг, классик стиль) Казахстан көрәшчесе белән көрәштә җиңү яулады.

1 урын – Закиров Илнар (авырлыгы 62 кг, классик стиль) Казахстан көрәшчесе белән көрәштә җиңү яулады

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев