Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Изге Рамазан аенда мөселманнар бик тырышып гыйбадәт кылдылар, изге эшләр эшләделәр

Көтеп алган Ураза бәйрәмендә

Алексеевск районы мөселманнары иң төп бәйрәмнәрнең берсе - Ураза бәйрәмен каршы алды. Изге айда мөселманнар догалар укыдылар һәм изге гамәлләр кылдылар.

Мөселманнар 30 көн ураза тоттылар, алар кояш баегач тәмле, татлы ризыклар белән авыз ачтылар. Рамазан шатерында көн саен диярлек ифтар ашлары оештырылды, анда көн буе ураза тоткан мөселманнар бергәләп, тәмләп нинди генә нигъмәтләр белән сыйланмады. Гадәттәгечә, Татарстанда Республика ифтары да узды, анда барлык муниципалитетлардан мөселманнар, шул исәптән Алексеевск районы мөселманнары делегациясе дә барды. Ул 11 майда Казанның 175нче гимназиясендә коточкыч фаҗига булган көнне үткәрелде. «Заря» («Таң») газетасының дубляж буенча мөхәррир урынбасары Фалия Хәсәншина әйтүенчә, бу көтеп алынган чара әлеге коточкыч вакыйга белән бозылды.

«COVID белән бәйле чикләүләр булу сәбәпле, катнашучылар саны 5 меңгә кадәр киметелде һәм ул Казан Экспо күргәзмә үзәгендә узды. Ифтарга җыелган мөселман кардәшләребез бәйрәм булуга карамастан бик тә моңсу иделәр, гает шатлыгы булуга карамастан һәркемнең күңелендә бары тик әлеге фаҗига иде, кешеләр йөзендә хәтта елмаю да күрмәдем. Чөнки аларның барлык уйлары һәм догалары коточкыч фаҗигада һәлак булганнар белән иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да алар турында тирән кайгыруы йөзенә чыккан иде», - дип уртаклашты Фалия Шамил кызы.

Бәйрәм көнне, 13 майда, алексеевскилылар таң аткач үзәк мәчеткә изге Рамазан ае тәмамлануны бергәләп каршы алу өчен җыелды. Алексеевск мөхтәсибәте мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вальщиков Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлавын укыды.

Бәйрәм вәгазендә Рөстәм хәзрәт дин тотучыларны Ураза бәйрәме белән котлады, аларга тынычлык һәм иминлек теләде. Шулай ук ул да Казан мәктәбендә кылынган коточкыч хәл турында кабатлап узды.

«Аллаһы Тәгалә безгә яшәргә, яратырга, балалар үстерергә, йортлар төзергә, тынычлыкта һәм татулыкта яшәргә мөмкинлек биргән. Безнең сәламәтлегебез, яшәргә йортларыбыз, ашарга мул ризыкларыбыз бар. Кеше тормышы – ул бик кыйммәтле нәрсә. Ә балалар гомере - бәһасез», - дип мөрәҗәгать итте хәзрәт.

Бәйрәм намазыннан соң, мәчет ишегалдында мәхәллә кешеләре өчен беренче тапкыр бәйрәм табыны оештырылган иде, ә балаларны татлы мамык белән сыйладылар. Мул табыннар янында, хуш исле пылау, гает коймаклары белән тәмле чәйләр эчеп ураза бәйрәменең шатлыгын уртаклаштылар.

«Рамазан ае ахырына якынлашканда миңа бик күңелсез. Барысы да яхшы булды, Аллага шөкер уразаны җиңел тоттык. Республика ифтарына да бардык. Рөстәм хәзрәткә зур рәхмәтебезне белдерәсебез килә. Быел ураза тотучылар аеруча күп булды, кайберәүләр беренче тапкыр ниятләде. Мәчеттә яшьләр күп булуы куанычлы. Без Аллаһы Тәгаләдән киләсе Рамазан айларын да исән- сау каршы алсак иде дип сорыйбыз», - ди Фәния апа Гайнуллова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X