Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кадерле алексеевскилылар карантин режимын үтәргә сорыйбыз

Өйдә калыгыз. Кадерле алексеевскилылар, сезне карантин режимын катгый үтәргә чакырабыз һәм бик мөһим эшегез булмаганда урамнарга чыкмавыгызны сорыйбыз.

Җаваплылык хисе һәм гаеплелек дәрәҗәсе

Районыбызда санитария-гигиена һәм эпидемиягә каршы чаралар үтәмәүнең ике очрагы ачыкланды: ике саксыз кеше үз-үзен изоляцияләү таләбен үтәмәгәннәр, чит илдән кайтып, тиешле хезмәтләргә хәбәр итмичә, якыннарын һәм якташларын куркыныч астына куйганнар. Гаеплеләр җаваплылыкка тартылган. Хәзер алар медицина күзәтүе астында. Бу мәсьәләне Эчке эшләр министрлыгы һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләре контрольдә тота. Хәл район башлыгы Сергей Демидовның шәхси контроленә алынды.

Социаль объектлар һәм сәүдә нокталарының эше турында
«Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы территориясендә чикләүче чаралар кертү турында» гы карар нигезендә, коронавирус инфекциясен таратмауга бәйле рәвештә, халыкның санитар-эпидемиология иминлеген тәэмин итү максатында 2020 елның 28 мартыннан Алексеевск муниципаль районы территориясендә: - спорт, тамаша, мәдәни һәм башка чаралар үткәрмәскә. Спорт ярышларын үткәрмичә калу яки күчерү мөмкинлеге булмаган очракта, алар тамашачыларсыз гына, санитар-эпидемиягә каршы режимны үтәп үткәрелә; - 100 кв.метрдан зуррак мәйданлы сәүдә объектларында сәүдә тыела, азык-төлектән тыш; - спорт үзәкләре, бассейннар, кинотеатрлар (кинозаллар), төнге клублар (дискотекалар), балалар өчен уен бүлмәләре һәм башка күңел ачу оешмаларының эшчәнлеген туктатырга; - дини объектларда (мөселман, правослау һәм башка)  гыйбадәт кылучылар саны 20дән артык булмаска тиеш.

Мәгариф учреждениеләренең эшчәнлеге турында
Каникуллар бөтен карантин атнасы буена озайтылды. Карантиннан соң укучылар дистанцион укуга күчәр дип көтелә. Балалар бакчалары балаларны кабул итә. Һәр мәктәпкәчә учреждениедә дежур төркемнәр булдырылган. ИГЪТИБАР: Ата-аналарга балаларын өйдә тотарга киңәш ителә. Урамга чыкмаска, бигрәк тә балалар белән җәмәгать урыннарына (әйтик, кибетләргә) бармаска киңәш ителә. Балалар вирусны таратучылар дигән факт расланган, гәрчә аларда симптомнар күзәтелмәсә дә.

Район үзәк хастаханәсе эше
турында
Алексеевск район үзәк хастаханәсе штат режимында эшләвен дәвам итә.

Кешеләргә аңлату
системасы
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре алексеевскилыларны коронавирус таралу куркынычы турында кисәтә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы экипажы район үзәге урамнары буенча йөри. Громкоговоритель ярдәмендә “Игътибар. Коронавирус таралу куркынычы арта... Өйдән чыкканда саклагыч битлекләр һәм перчаткалар киегез. Һәрберебез үзебез дә белмәстән инфекция таратучы булырга мөмкин. Бары тик изоляция режимын максималь үтәгәндә генә куркынычсызлык гарантияләнә ала” дигән кисәтү трансляцияләнә. Бу чакыру паркларда, скверларда һәм башка иҗтимагый урыннарда да яңгырый.

 Урамнар  һәм күпфатирлы йортлар территорияләрен патрульләү карантин атнасы буена дәвам итәчәк.
Яңалыкларны безнең zaria_alekseevskoe_rt инстаграм аккаунтында, районыбызның alekseevskoe_official рәсми сайтында, шулай ук alekseyevsk.ru «Таң» газетасы сайтында күзәтеп барыгыз.


Өлкәннәргә ярдәм итү
Алексеевск районында азык-төлек һәм даруларны өйгә китерү буенча кайнар линия оештырылуы турында исегезгә төшерәбез.
Азык-төлекләрне, көнкүреш кирәк-яракларын һәм дарулар- ны өйгә китерү иртәнге сәгать 8 дән кичке 5 кә кадәр дүшәмбедән җомгага кадәр (эш көннәрендә) башкарылачак. Кулыгызда продуктларның әзер исемлеге булган вакытта гына шалтыратырга киңәш ителә. Азык- төлекне китерү  бушлай. Ә китерелгән азык-төлеккә акча белән дә, банк карточкасы белән дә түләргә мөмкин булачак.

Мошенникларга очрамастан кайнар линия операторыннан китерүченең фамилиясен ачыклавыгызны сорыйбыз. Өченче затларга банк карточкагызның номерын, кодын хәбәр итмәвегезне һәм акчаны азык-төлекне алып килгәч кенә түләвегезне сорыйбыз!
Кайнар линия телефоны: 2-39- 49. Шалтыратулар иртәнге сәгать 7 дән кичке 7 гә кадәр, дүшәмбе- якшәмбе көннәрендә кабул ителә.

Гражданнарны шәхси кабул итү туктатылды
Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Алексеевск район Советы һәм башкарма комитеты 30 марттан башлап, COVID-19 коронавирус инфекциясе таралуны булдырмастан гражданнарны шәхси кабул итүне туктатты.
Мөрәҗәгать итүчеләргә үз мөрәҗәгатьләрен язмача, кәгазь вариантта почта элемтәсе операторлары аша, электрон формада, Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының рәсми интернет-кабул итү почтасы аша җибәрергә киңәш ителә. Шулай ук гаризаны Алексеевск ш.т.б., Совет мәйданы, 1 йорт адресы буенча урнашкан район хакимияте бинасында постта да калдырырга мөмкин.
Шулай ук Пенсия фонды, социаль яклау бүлеге, мәшгульлек үзәге, Алексеевск шәһәр җирлеге Советы һәм башкарма комитеты, салым хезмәте, Эчке эшләр министрлыгының миграция пункты да дистанцион төстә эшли.
Үзегезне саклагыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X