Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Корбан бәйрәме: әзерлек һәм бәйрәм итү

«Корбан» сүзе гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә «якынаю» дигәнне аңлата. Бәйрәм көннәрендә изге гамәлләр кылып, без Аллаһының рәхмәтенә якынаябыз, – дип аңлата әлеге сүзнең тирәнрәк мәгънәсен Рөстәм хәзрәт Вальщиков.

Тиздән мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. Шул ук вакытта бәйрәмгә әзерлек алдан ук башланды. Ул көнне иртәдән ир-атлар мәчеткә китә, анда баштан иртәнге намаз укыла, аннары имам Коръән һәм бәйрәм вәгазен укый, соңыннан гает намазы укыла. Гает намазыннан таралышкач корбан чала башларга. Мөселманнарның бу көнне ничек каршы алулары һәм бәйрәмнең традицияләре турында укучыларыбыз сөйли.

Дилбәр Казакова: «Без Корбан бәйрәмендә традицион рәвештә әти-әниебез йортына җыелабыз. Бу көнне әти-әнием һәм алар белән бергә яшәүче энебез Ленарның гаиләсе корбан чалалар. Без дә күчтәнәчләребез: татар халкының милли ризыкларын алып, кунакчыл төп йортыбызга киләбез. Әтинең олы абыйсы Нургаләм абый Коръән укый, мәрхүмнәрнең рухына дога кылабыз, Аллаһы Тәгаләдән бөтен кешегә сәламәтлек, иминлек һәм тынычлык сорыйбыз. Тәмле корбан шулпасыннан авыз итәбез.

Барлык мөселманнарны якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйм, барчагызга да сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим!»

Ильсинә Нигъмәтуллина: «Без Корбан бәйрәмен түземсезлек белән көтәбез. Мөселман дөньясында бу бәйрәм мәчетләрдә уртак иртәнге намаз белән башланып китә. Бәйрәмнең нигезе – Аллаһыга якынаю теләге, шуңа күрә без бу бөек бәйрәмне шатланып каршы алабыз. Бәйрәм көнендә иртәдән үк безнең ир-атларыбыз мәчеткә бара, ә без, хуҗабикәләр, бәйрәм өстәле әзерлибез, коймак, пироглар, өчпочмаклар пешерәбез. Ир-атлар мәчеттән кайткач, гадәт буенча без барыбыз да мул табын артына утырабыз. Аннары корбан чалуга керешәбез, ит әзер булгач шифалы корбан шулпасын пешерәбез. Бу бәйрәм көннәрендә без тагын бер кат мохтаҗ, ятим, төрле афәт һәм кайгы-хәсрәтләргә дучар булган гаиләләргә, туганнарга ярдәм итәбез. Барлык дин кардәшләребезне изге Корбан бәйрәме белән котлыйм! Аллаһы Тәгалә догаларыбызны, изге гамәлләребезне, барыннан да элек чалган корбаннарыбызны кабул итсен».

Резидә Фатыйхова: «Аллаһы Раббыбызның безгә бүләк иткән олы бәйрәмнәренең – нигъмәтләренең берсе – Корбан ае -Корбан гаете якынлаша. Бу көнне Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен күңеленә килгән, мөмкинлеге булган кешеләр корбан чала. Безнең гаилә бу елда корбан ниятләмәде. Алдагы елларда корбаннар хайран чалырга туры килде, Зөлхиҗҗә аенда да, бер-бер артлы туган оныкларыбызга атап гакыйка корбаннарын да. Әмма Корбан гаетенә балаларыбыз барысы да кайтырга ниятләп тора. Шул тирәдә барысының да туган көннәре. Исәбебез күңел ачу мәҗлесе оештыру түгел, шәригать кануннарына яраклаштырып, бисмиллалы, догалы ризыклар әзерләп, балаларыбызга, оныкларыбызга дини вәгазьләр сөйләп, Коръән сүрәләре тыңлатып, өйдә аралашу. Туганнарыбыз белән бер-беребезнең хәлен белеп, замана таләп иткәнчә бәйрәм белән котлашырга исәпләп торабыз. Аларның да балалары җыелыша. Корбан айлары мөбәрәк, Аллаһы Раббыбыз бездән канәгәть булсын иде! Амин».

Фотографиядә: Коры Көрнәле авылыннан Фатыйховлар гаиләсе бәйрәм өстәле артында. Фото гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев