Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Корбан гаете алдыннан Алексеевск районы имам-мөхтәсибе хаҗи Рөстәм хәзрәт Вальщиков барлык мөселманнарны бәйрәм белән котлый

Аларга нык сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек тели.

Быел Корбан гаете 20 июль көнне бәйрәм ителә. Әлеге күркәм бәйрәм көннәре Аллаһы Тәгаләнең мәрхәмәтенә өметләнү, шатлана-шатлана гыйбадәт кылу, җаныбызны төрле явыз ниятләрдән арындыру, яман хәлләр кылудан туктату, риясыз булу бәхетенә ирешү һәм иманыбызны яңарту һәм Хак Тәгалә алдында баш ию өчен бер дигән мөмкинлекләр тудыра. Якыннарың турында кайгырту, мохтаҗлар һәм ярлыларга ярдәм итү кебек бурычлар Исламда һәрвакыт көчле булды. Без дә әлеге бәйрәм көннәрендә йөрәкләребезнең җылылыгына саранланмыйк. Бөек Аллаһка бурычлы булуыбызны аңлаган халәттә шушы корбан чалу мизгелләрендә туганнарыбыз, якыннарыбыз, күршеләребезнең хәлен белик, ятимнәргә, мохтаҗларга сәдакалар бирик, аларга да бәйрәм табыныннан өлеш чыгарып, тукландырыйк. Бәракәтле изге бәйрәм Корбан гаете белән тәбрик итәм! Аллаһы Тәгалә әлеге Бөек көндә кылган гыйбадәтләребезне, укыган барлык хәерле догаларыбызны һәм бигрәк тә чалган корбаннарыбызны кабуллардан кылсын!

Бөек Раббыбыз Аллаһ барчабызга да саулык-сәламәтлек, тәүфыйк, һидаят бирсен. Хәерле тормышлар белән гомер итеп, кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәүләрне насыйп итсен. Барыгызны да мәчетләребездә көтеп калабыз. Иртәнге намаз 02.30 сәгатьтә, гает намазы 04.00 сәгатьтә укыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X