Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Көз егетләрне хезмәт итәргә чакыра

Алексеевск районында Призывник көне булып узды.

Район мәдәни - ят йортында Ватанны булачак саклаучыларны сәламләделәр. Б а ш к а р м а                 к о м и т е т  җитәкчесе Наил Кадыйров егетләргә әй- бәт хезмәт итүләрен теләде һәм аларга  Алексеевск район ы төшерелгән сәгатьләр бүләк итте. Шулай ук егетләргә район комиссары Влдимир Макаров, протоиерей Илья Маташов, мөселманнар җәмгыяте аксакалы Нургаен Ис- хаков, Чечняда сугыш хәрәкәтләре ветераны Айрат Закиров та мөрәҗәгать итте. Ата-аналар исеменнән булачак солдатларны Екатерина Морюхова сәламләде, ул хезмәт итәргә үзенең бердәнбер улын җибәрә: – Кадерле балалар, сезне бу бәйрәм белән котлыйсым килә. Хәзер сез торм ы ш ыгызны ң бик мөһим этабы алдында торасыз. Тиздән сез көчле һәм кыю, чын солдатлар булачаксыз. Алда сезне җитди сынаулар көтә, сез теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп чыга- чаксыз. Намус белән, сезнең белән туганнарыгыз һәм якыннарыгыз горурланырлык итеп хезмәт итегез. Хезмәтегез җиңел һәм яхшы үтсен! Бәйрәм концертын армиягә китәчәк егетләр белән бергә залны тутырып килгән мәктәп балалары да карады. Тантаналы өлештән соң призывниклар һәлак булган сугышчы-якташларыбызны хөрмәтләп искә алдылар һәм Мәңгелек ут янына чәчәкләр куйдылар. Алар шулай ук Сугышчан дан музеенда булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев