Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мең ярымнан артык алексеевскилы «Заря» район газетасына язылды

Моңа ташламалы язылу ункөнлеге дә ярдәм итте.

Әмма газета-журналларга язылу кампаниясе кызганнан-кыза бара һәм без сезне, кадерле укучыларыбыз, үз әбүнәчеләребез итеп күрүебезгә шат булачакбыз.

Исегезгә төшерәбез, «Заря» һәм «Таң» газеталарын махсус бәядән – нибары 450 сумга яздырып, газеталарның яңа саннарын редакциядән мөстәкыйль рәвештә килеп алып була. Район газетасы редакциясе бистә үзәгендә, Совет мәйданы, 2 нче йорт адресы буенча урнашкан.

Кызыксындырган сораулар, игъланнар бирергә, үз тарихыгыз, вакыйгаларыгызның нечкәлекләре белән 2-57-30 телефоны буенча уртаклашырга мөмкин.

«Район газетасы»ның инде тугыз дистә еллык тарихы бар.

90 ел без сезнең белән, район кешеләре, данлы туган ягыбызның елъязмасын язабыз. Ә газета битләре тарихи мәгълүматлар сагында тора, вакыйгалар хронологиясен бер буыннан - икенчесенә саклап тота һәм тапшыра.

 

Белешмә:

газета 1930 елда, районыбыз беренче тапкыр барлыкка килгәч «Нижнекамсий колхозник» исеме астында чыга башлады. Беренче тапкыр, чөнки алга таба район берничә тапкыр үзгәртелә һәм үз исемнәрен алмаштыра. Аның белән бергә газета да “газап кичерә”: ул вакытлыча ябылып тора, исемен үзгәртә. Әйтик, Биләрдә район газетасы «Голос стахановца» исеме астына чыга торган булган. Ә 60 еллар башында, районыбыз Чистай районы составына кергәч, ул «Чистопольские известия» дип атала башлый, һәм бары 1964 елда гына, күрше районнан бүленгәннән соң, газета тулысынча «Заря» («Таң») дип атала башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев