Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Милекче җавап бирәчәк

Территорияләрне төзекләндерү өчен бары тик башкарма комитет һәм коммуналь хезмәтләр генә җаваплы дигән киң таралган көндәлек фикергә карамастан, җәмәгать территорияләренең күп өлеше биналар һәм корылмалар милекчеләргә беркетелүе билгеле.

Башкача әйткәндә, кибетләр челтәре һәм сәүдә үзәкләре яннары бозлы, аларда тимераякта шуып була дип район хакимиятен гаепләү бик үк дөрес булмас иде. Бу территорияләр өчен әлеге сәүдә нокталары хуҗалары җаваплы. Районның административ-техник инспекциясе гражданнарның иминлегенә шулай саксыз мөнәсәбәт өчен аларны җаваплылыкка тарту хокукына ия. Әйтик, район үзәгендәге бер сәүдә челтәре директорларына җитди штрафлар салынган һәм административ җаваплылык йөкләнгән.

Кибет хуҗаларына (һәм башка коммерцияле объектларга) һәм җаваплы затларга аларның яннарындагы территорияләрен кардан һәм боздан чистарту аларның бурычы булуын истә тотарга кирәк. Моннан тыш, юл кырыйларына һәм машиналар йөрү юлларына кар өяргә ярамый. Бу, юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгуга китерергә мөмкин. Шәхси йортларда яшәүчеләргә дә шундый ук таләп: юлга кар чыгару катгый тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X