Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мобилизацияләнүчеләргә ярдәмнең төрлесе

Алексеевскида яшәүче Әфганстанда һәм Төньяк Кавказда хәрби хәрәкәтләр ветераннары мобилизация-ләнүчеләр өчен 120 мең сум акча җыйганнар.

Бу акчаларга генераторлар, шанец коралы һәм беренче кирәк-ярак әйберләре сатып алынган.

Әлеге җәмгыять әгъзалары җыелган ярдәмне танк полигонында, Казан Экспода һәм Усад янындагы полигонда урнашкан алексеевскилыларга тапшырдылар. Акча җыюда эшмәкәрләр Айдар Гыймадиев һәм Рим Ирусланов та катнашты.

«Өлешчә мобилизация игълан ителгәч һәм безнең егетләрне җыелу пунктларына озаткач, җәмгыятебез әгъзалары ярдәм итәргә карар кылдылар һәм акча җыюны оештырдылар. Чакырылучылар арасында Төньяк Кавказда кайнар нокталарны узган ветераннарыбыз да бар. Шуңа күрә без читтә кала алмадык һәм кулдан килгәнчә ярдәм иттек. Анда аларга барысы да кирәк булачак», - диде җәмгыять рәисе Николай Гордеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев