Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Мостовик» предприятиесе хезмәткәрләренә яңа йортларга ачкычлар тапшырылды

Якташлар, өй туйлары белән

Бүген өч гаилә өй туен бәйрәм итә. Тантаналы төстә «Мостовик» предприятиесе хезмәткәрләренә яңа йортларга ачкычлар тапшырылды.

Предприятие җитәкчесе Рөстәм Вәлиев билгеләп үткәнчә, бу оешманың беренче шундый проекты. Йортлар социаль программа буенча хуҗаларга үзләренә шәхси милеккә тапшырылган, шул сәбәпле хезмәткәр-йорт хуҗасы йорт бәясенең яртысын гына 10 елга өлешләп түли.

Төзелеш 2018 елның август уртасында башланды. Бүгенге көндә исә яңа, иркен, төзекләндерелгән коттеджлар тулы хокуклы милекчеләрен тапты. Йортлар заманча җиһазландырылган, дизайн – проект белән ясалган. Иң мөһиме - бу коттеджлар җирле товар җитештерүчеләр материалларыннан төзелгән. Мәсәлән, йортлар төзелешендә «Алексеевск керамика»сы предприятиесе кирпече кулланылган.

Предприятие җитәкчесе Рөстәм Вәлиев тантаналы рәвештә гаилә башлыклары Айрат Әхмәтҗановка, Алексей Ещёвка һәм Инсаф Әхмәтҗановка ачкычлар тапшырды.

- Бу йортлар төзелешенә күп көч кенә куеп калмыйча, хәтта бөтен күңелебезне дә бирдек, - ди Рөстәм Вәлиев. Мондый социаль программаларны тормышка ашыру мөмкинлеген биргән республика җитәкчелегенә рәхмәт әйтәсем килә. Шулай ук без район җитәкчелегенә ярдәм күрсәткәннәре өчен дә рәхмәт әйтәбез.

Өч хезмәткәр дә үзләрен намуслы һәм белемле белгечләр буларак билгеле. Өйләнгәннәр, балалар тәрбиялиләр.

Айрат Әхмәтҗанов «Мостовик» предприятиесендә җиде ел ярымнан артык хезмәт куя. Ул эшли торган бригада иң җаваплы участокларда: М7, Казан-Оренбург трассалары, Казан аэропорты һәм нефть эшкәртү комплекслары территорияләрендә эшли.

Айрат Әхмәтҗанов катнашында Татарстан юлларында бер ел эчендә мең ярым километрдан артык юл разметкалары салынган, шул исәптән Алексеевск районы һәм район үзәге территориясендә.

Алексей Ещев та үзен белемле белгеч һәм оста җитәкче итеп күрсәтте. Ул «Мостовик» предприятиесендә ун елдан артык эшли. Аның җаваплылык зонасы бик зур: бу күпер корылмаларын төзү, капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләү.

Хатыны белән бер ул үстерәләр.

Инсаф Әхмәтҗанов хезмәт юлын «Мостовик»та юл эшчесе вазифасыннан башлады. 2011 елда бетон болгаткыч җайланмасы операторы итеп билгеләнә. Бу вазифада ул бүгенге көндә дә хезмәт куя. Җитәкчелек аны намуслы, компетентлы һәм тәҗрибәле хезмәткәр буларак билгеләп үтә.

Яңа йортка күчүчеләр шатлыклары белән уртаклаштылар:

- Без җитәкчебез Рөстәм Вәлиевка шундый матур йортлар төзеткәне өчен рәхмәт әйтәбез, - ди Айрат Әхмәтҗанов, - «Мостовик»та эшләү дәверендә минем тормышымда өч вакыйга булды: кызым һәм улым туды, ә хәзер исә йортлы да булдык. Оешмабызга чәчәк атуын һәм иминлек телим.

 

Рөстәм Вәлиев: «Бу йортларга без бөтен күңелебезне бирдек»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X