Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мөселманнарны изге бәйрәм алдыннан Алексеевск районы башкарма комитет җитәкчесе Сергей Демидов котлый

Бәйрәм белән!

– Шушы олуг бәйрәмдә миллионлаган мөселманнар Аллаһы Тәгаләгә үзләренең догаларын җиткерәләр, Исламның якын кешеңне ярату, гаделлек һәм теләктәшлек, мохтаҗлар турында кайгырту һәм аларга ярдәм итү кебек бөек идеалларын гәүдәләндерүче борынгы йолаларны үтиләр.

 

Ислам, башка традицион диннәр кебек, таралганнан-тарала барып, рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне раслауга сизелерлек өлеш кертә, җирдә тынычлык һәм тотрыклылык урнаштыруга булыша. Кадерле алексеевскилылар! Якты Корбан гаете өйләрегезгә шатлык һәм татулык алып килсен, ә гаилә учагы җылысы һәм яме, киләчәккә өмет һәм ышаныч тудырып, йөрәкләрне җылытсын.

 

Аллаһы Тәгалә барыбызны да үзенең рәхмәтеннән һәм мәрхәмәтеннән ташламасын! Корбан гаете мөбарәк булсын!
Нык сәламәтлек, яңа рухи көчләр, бәхет һәм иминлек сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев