Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Президент кулыннан бүләк

Ринат Ситдыйков “Татарстан Республикасының атказанган механизаторы” дигән исемгә лаек булды. Казан “Корстон”ында Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара булды.

Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Тармак алдынгылары кергән Алексеевск районы делегациясен муниципалитет башлыгы Сергей Демидов җитәкләде.
Бәйрәм механизаторларны, фермерларны, терлекчеләрне, авыл хуҗалыгы тармагы алдынгыларын һәм ветераннарын берләштерде.
 Тантаналы чара кысаларында Рөстәм Миңнеханов тармакның аеруча аерылып торган хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Болар – “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре, “Татарстан Республикасының атказанган агрономы”, “Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы”, “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”, “Татарстан Республикасының атказанган зоотехнигы”, “Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе”, “Татарстан Республикасының атказанган механизаторы” дигән исемнәр. Барлыгы 16 кеше бүләкләнде. Бүләкләнүчеләр арасында алексеевскилы, Алексеевск районының “Алга” колхозы механизаторы Ринат Нариман улы Ситдыйков та бар. Ул “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” исеменә лаек булды.
 Ринат Нариман улы бөтен хезмәт эшчәнлеге буена Алексеевск районының үсемлекчелек тармагы үсешенә шактый зур өлеш кертте. Профессионализмы һәм эшенә бөтен күңелен бирүе аркасында ул авыл хуҗалыгы техникасыннан файдалану срогын арттыра, бу җитештерүчәнлеккә уңай йогынты ясамый калмый.
 Ринат Нариман улы гомере буе үз эшенә, туган ягына бирелгәнлеген күрсәтте, ул биредә бүген дә эшли, яшь буынның остазы булып тора. Ринат Ситдыйковның нәтиҗәле хезмәте 2015 елда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән билгеләп үтелде.
 Ринат Нариман улы авылдашлары арасында алдынгы механизатор, кайгыртучан гаилә башлыгы, үз җиренең хуҗасы буларак хөрмәт һәм абруй казанды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев