Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Президент указы белән бүләкләнде

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән муниципаль хакимият органнарында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Алексеевск муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәне өчен Чурин Николай Петровичка «Татарстан Республикасының атказанган халыкны социаль яклау хезмәткәре» медале тапшырылды.

Татарстанда җирле үзидарәне гамәлгә ашыруга 15 меңнән артык кеше җәлеп ителгән - бу үзен кече ватанга хезмәт итүгә багышлаган зур команда. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җомга көнне булып узган Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советының XIV съездында хәбәр итте.

Муниципаль берәмлекләр башлыкларына мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов кешеләр белән эшләү һәрвакыт өстен булырга тиеш дип ассызыклады. «Ачык тыңлауларда, гражданнар җыелышларында, хезмәт коллективларында, ата- аналар җыелышларында, эшмәкәрлек һәм башка берләшмәләрнең чараларында кешеләр белән даими очрашып тору бик мөһим. Территориаль иҗтимагый үзидарә органнары тарафыннан зур эш башкарыла. Территорияләрне үстерү һәм шәһәр төзелешен планлаштыру, федераль проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыру, иҗтимагый киңлекләрне һәм ишегалларын төзекләндерү кысаларында гражданнар белән мөһим проектлар турында фикер алышу аерым игътибар таләп итә», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты.

«Җирле үзидарә - ул, барыннан да элек, үзләрен кече ватаннарына хезмәт итүгә багышлаган кешеләр, хезмәттәшләребезнең зур командасы. Тагын бер тапкыр сезгә һәм республиканың барлык җирле үзидарә вәкилләренә нәтиҗәле хезмәтләре, шәһәр һәм районнарда гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга зур өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерәсем килә, - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов. -ТАССРның 100 еллыгы алдыннан аерым рәхмәт сүзләремне ветераннарга шәһәр һәм район икътисадының һәм инфраструктурасының ныклы нигезен, җирле хакимият органнары үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен җиткерәсем килә».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев