Заря

Алексеевск районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Районыбыз кешеләре юбилейларын билгеләп үттеләр

26 гыйнварда Мортазина Шәмсигаян Галләм кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Шәмсигаян әби Алексеевск районының Әшнәк авылында туа. 1943 елдан колхозда сыер савучы булып, аннары Алексеевск үзәк район хастаханәсендә йогышлы авырулар бүлегендә санитарка булып эшли, шуннан лаеклы ялга чыга. Ире белән бергә бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Шәмсигаян әбинең 2 оныгы, 3 оныкчыгы бар. 

24 гыйнварда Садыйкова Рушания Закир кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Рушания әби Юеш Көрнәле авылында туа. 7 сыйныфны тәмамлый. Төрле өлкәләрдә эшли: кошчылык фермасында төрле эшләрдә эшләүче, сыер савучы. Лаеклы ялга чыкканчы «Родина» колхозы идарәсендә техник хезмәткәр булып эшли. Ире белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр — ике ул һәм ике кыз. Рушания әбинең 9 оныгы, 17 оныкчыгы бар.
Юбилей даталары белән аларны район хакимияте вәкилләре һәм ветераннар советы рәисләре котлады. Юбилярларга РФ Президенты В. В. Путин исеменнән котлау открыткалары һәм Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Демидовтан азык-төлек пакетлары һәм котлау открыткалары тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев