Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы котлавы

Хөрмәтле мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары, һөнәри бәйрәмегез – Укытучылар көне уңаеннан иң ихлас һәм җылы котлауларымны кабул итегез.

Укытучылар көне – үзенчәлекле бәйрәм. Белгечлекләр арасында укытучы һөнәре һәрвакыт аерым бер урында торды. Без тәүге тапкыр беренче сыйныфка укырга килгәч, киләчәк язмышыбыз сезгә, сезнең безне ничек каршы алуыгызга бәйле булды. Укытучы, педагог – ул саклаучы, иҗат итүче, ул безне балачак, үсмер чак һәм яшьлек еллары аша алып барып, үз белемен безгә тапшырып, йөрәгенең һәм күңеленең бер өлешен безгә биреп, һәр көнне күзгә күренми торган батырлык эшли. Нәкъ менә укытучы һәркайсыбызга тормыш юлыбызны табарга ярдәм итә. Укытучы булу һөнәр түгел, ә кешедән гаять зур тырышлык таләп итүче тумыштан килгән талант ул. Укытучы өчен үз укучыларының уңышларыннан да зуррак бәхет юк. Шуның белән ул сулый, шуның белән яши һәм тантана итә.

Укучыларыгыз сезне һәрвакыт сөендерсен һәм рухландырсын! Сезне иҗат итү теләге бер кайчан да ташламасын, һәр көн укучыларыгызга танып-белү шатлыгы алып килсен. Гүзәллек һәм мәрхәмәтлелек балалар күңеленә укытучы сүзе аша үтеп керсен.Сезгә ихлас күңелдән барлык планнарыгызның һәм идеяләрегезнең гамәлгә ашуын, укучыларыгызның – талантлы һәм рәхмәтле, ата-аналарның ярдәмчел һәм аңлаучан булуын, үзегезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!

Бәйрәм белән, кадерле укытучыларыбыз!

Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей ДЕМИДОВ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев