Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы Сергей Демидов якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме белән котлый!

- Кадерле алексеевскилылар! Сезне чын күңелдән якынлашып килүче искиткеч бәйрәмнәр - Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме белән котлыйм!

Бик тиздән быелгы ел да тарихның бер өлешенә әвереләчәк. Без балачактан ук яраткан дулкынландыргыч бәйрәм мизгелләре җитә. Ул һәр йортка, һәр гаиләгә чыршы, мул табын белән килә һәм үзенә бер төрле уртак шатлык мохитен тудыра.

Киләсе елның нинди булачагы бездән тора. Максатчан тырышлыкларыбыздан, активлыктан, яңа нәрсәләргә өйрәнергә, нәтиҗәле эшләргә һәм районыбызда тормышны тагын да яхшыртырга теләвебездән тора. Без алга бару өчен яхшы алшартлар тудыра алдык. Бу предприятие, учреждение, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләренең һәм хезмәт коллективларының уртак эш нәтиҗәсе. Бергәләп без теләсә нинди планнарны да тормышка ашыра алачагыбызга шикләнмим. Алда торган бурычларны хәл итү өчен безгә тәҗрибә, көч, сабырлык һәм үҗәтлек җитә. Тотрыклылыкны һәм үзара аңлашуны саклап калу, иртәгәсе көнгә ышанычыбызны ныгыту мөһим.

Узып баручы елны озатканда район кешеләренә хезмәт сөючәнлекләре һәм оптимизмнары өчен аерым рәхмәт әйтәсем килә, без бергәләшеп күп кенә нәрсәләр эшли алдык. Узып баручы елдагы изге гамәлләр алдагы елда да дәвамлы булсын.

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, тугры дусларыгыз булуын, якыннарыгызның игътибарын һәм иң изге теләкләр генә телим. 2020 нче ел һәр йортка, һәр гаиләгә тынычлык, игелек һәм мәхәббәт белән керсен, сезнең барлык хыялларыгыз һәм өметләрегез тормышка ашсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X