Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы «Язылу бүләк ит» хәйрия акциясендә катнашты

Район башлыгы Сергей Демидов “Заря” (“Таң”) газетасына язылу кампаниясен хуплады. Сергей Анатольевич Алексеевск һәм Биләрдән берничә күп балалы гаиләгә газетага язылды.

Берничә яшь җитәкче дә шулай ук “Язылу бүләк ит” хәйрия акциясендә катнашты. Быел “Таң” ны Русакова Елена (“Ак Барс”), Гайсин Марат (ПИЗО), Рифкат Сөләйманов (мәгариф бүлеге), Биләр авыл җирлеге башлыгы Галим Хәйбуллин һәм Зур Полянка авыл җирлеге җитәкчесе Афанасьева Марина да хуплады. Бу җитәкчеләр шулай ук берничә күп балалы һәм аз керемле гаиләгә газетага язылдылар. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан менә дигән бүләк. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, алексеевскилылар күбрәк альтернатив язылуга өстенлек бирәләр, ягъни район газетасына 450 сумга гына язылып була. Бу очракта газета укучыларыбызга газетаның яңа саннарын безнең редакциядән мөстәкыйль рәвештә алырга гына кирәк булачак. 200 дән артык алексеевскилы безнең альтернатив әбүнәчеләребез булды инде. Шул исәптән мәгариф, хокук тәртибен саклау хезмәткәрләре, Россия Пенсия фонды бүлеге хезмәткәрләре дә. Авылларда почта бүлекчәләренең эш проблемасы турында белеп, без анда яшәүче район халкына газетага альтернатив язылу тәкъдим итәргә әзер. Редакция хезмәткәрләре газета саннарын авыл Советларына яки азык-төлек кибетенә китереп бирәчәк. Моның өчен авыл кешеләре җирле авыл Советына язылырга теләкләре булуны җиткерү дә җитә яки редакциягә 2-57-30 номеры буенча шалтыратып әйтергә кирәк. “Таң” газетасын укыгыз! Вакыйгалардан хәбәрдар булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев