Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгының тантаналы кабул итүендә авыл хуҗалыгының иң яхшы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

Авыл шәһәрне туендыра

«Оазис» сәүдә үзәгенең банкетлар залында районның агросәнәгать комплексы алдынгылары җыелды, анда 2020 елга тармакка йомгак ясадылар.

Район башлыгы Сергей Демидов көндәлек авыр хезмәтләре өчен аграрийларга рәхмәт белдерде һәм алдынгы механизаторларга, машина йөртүчеләргә, ветеринарларга, машина белән сыер саву операторларына бүләкләр тапшырды.

Алексеевск муниципаль районы башлыгының истәлекле бүләкләре һәм “Алдынгы - 2020” тасмалары белән:

«Восток Зернопродукт» АҖның Көньяк Алексеевск бүлекчәсенең иң яхшы комбайнчысы Захаров Иван Александрович;

«Восток Зернопродукт» АҖның Төньяк Алексеевск бүлекчәсенең иң яхшы механизаторы Фәизов Фәнис Нургазиз улы;

«Алга» хуҗалыгының иң яхшы машина йөртүчесе Әхмәтов Фәнис Әсхәт улы;

“Хузангай” ЧҖҖның аерымланган Алексеевск халык предприятиесе бүлекчәсенең иң яхшы бозау караучысы Вәлиева Ольга Олеговна;

«Родина» колхозының машина белән иң яхшы сыер саву операторы Тюкарева Елена Александровна бүләкләнде.

Республиканың ветеринария иминлеген тәэмин итүгә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы» дигән мактаулы исем «Хузангай» ЧҖҖның ветеринария табибы Козин Александр Николаевичка бирелде.

Агросәнәгать комплексында намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен районның Мактау грамотасы белән:

«Алга» колхозы терлекчесе Шамаев Илфат Минхәт улы;

«Элита» ЧҖҖның газ һәм электр белән эретеп ябыштыручысы Ильин Алексей Геннадьевич;

«ВЗП» Көньяк Алексеевск АҖ механизаторы Козлов Николай Николаевич;

«Родина» колхозының машина йөртүчесе Баранов Сергей Александрович;

“Хузангай” ЧҖҖның аерымланган Алексеевск халык предприятиесе бүлекчәсенең тракторчы-машинисты Родионов Алексей Александрович бүләкләнде.

Агросәнәгать комплексы ветераны, 25 елдан артык хуҗалык җитәкчесе булып эшләгән Төхвә-туллин Рияз Гаяз улы Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән:

“Алга” колхозының машина белән сыер саву операторы Фәйзуллина Резидә Наил кызы;

ВЗП Төньяк Алексеевск АҖның механизаторы Зверев Алексей Павлович;

ВЗП Биләр ЧҖҖның механизаторы Герасимов Михаил Михайлович;

«Родина» колхозы тракторчысы Трусов Сергей Иванович;

«Хузангай» ЧҖҖның аерымланган Алексеевск халык предприятиесе бүлекчәсенең машина йөртүчесе Сапожников Вячеслав Владимирович бүләкләнде.

Авыл сәнәгатенең иң яхшы хезмәткәрләре:

«Колос» кооперативы экспедиторы Абдуллина Земфира Хөсәен кызы;

Сөт заводының коры сөт продуктлары җитештерү аппаратчысы Гатауллина Румия Нурлыхак кызы;

«Эдем» ЧҖҖның пекарня мөдире Абдуллина Венера Мөсәлим кызы бүләкләнде.

Аграр-сәнәгать комплек-сының алдынгы хезмәткәрләре:

«Лебяжье» мега-фермасының сыер савучысы Кыяметдинова Сәвия Ибраһим кызы;

«Алга» колхозының бозау караучысы Сибатова Гөлүсә Ахунҗан кызы;

«Трио» ЧҖҖның баш агрономы Олюшкин Евгений Михайлович;

Гатин С.С. КФХсы механизаторы Кирьянов Владимир Борисович;

«Алга» колхозының баш инженеры Вәлиев Газинур Мансур улы;

“Хузангай” ЧҖҖның аерымланган Алексеевск халык предприятиесе бүлекчәсенең машина белән сыер савучысы Максимова Марина Алексеевна бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X