Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Россия флагы астында велойөреш

Йөзгә якын кеше Алексеевск урамнары буйлап Россия триколоры белән үтте. Әлеге бәйрәм «Бердәм Россия» партиясе эгидасы астында узды һәм РФ Дәүләт флагы көненә багышланды.

Чарага әзерлек бик озак һәм җаваплы барды. Чөнки оештыручыларның планнарында район үзәге урамнары буйлап велоузыш кына түгел, ә кызыклы мастер-класслар, катнашучылар-велосипедчылар белән концерт һәм чәй эчү дә бар иде.

Велойөрештә мәктәп укучылары һәм һәвәскәр спортчылар гына түгел, ә бистәбездә яшәүче гаиләләр дә катнашты. Шулай итеп, Пономаревлар гаиләсе велойөрешкә тулы составта Россия триколоры төсендә киенеп килгән: әниләре зәңгәр, гаилә башлыгы - кызыл, ә кызлары- ак. “Без махсус шундый төсле гаммада киендек, - диләр Пономаревлар, - триколор бердәмлеген символлаштырып”.

Күңелле күнегүләр (ә аннан башка спорт бәйрәме буламы инде), дәртле биюләрдән һәм җырлардан соң ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашучыларны тигез сафка тезеп бастырдылар, катгый үгет-нәсихәт бирделәр, алып баручыларны һәм арттан колоннаны тәмамлаучыларны билгеләделәр һәм ак-зәңгәрле-кызыллы төтенле йөгерешкә старт бирделәр. Бәйрәм ярышны күз алдында тотмаса да, спорт азарты барыбер үз эшен эшләде, һәм спорт яратучылар бик җитез булдылар. Финишка алар, әлбәттә, беренче килделәр. “Чәй эчәргә барабыз! Анда әле шоколад бирәләр!”- беренче булып финишка килгән иң җитез малайлар бер-берсен чәй табыны артына чакырдылар. Камыр ризыклары, кайнар чәй һәм тәм - томнар белән сыйланып, йөгерештә катнашучылар спорт бәйрәменә матур нокта куйдылар-Чиркәү мәйданында Россиянең гаять зур триколорын суздылар. Бәйрәм бик күңелле узды!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев