Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Рөстәм Миңнеханов Алексеевск янгын сүндерүчеләренә капиталь ремонттан чыккан машинадан ачкыч тапшырды

Иске дус ике яңа дустан яхшырак

1991 елгы «Урал» машинасы яңа сулыш алды.

Казанда Татарстан Президенты республика янгын сүндерүчеләренә 29 машина тапшырды. Шуларның 17се яңа, ә 12се капиталь ремонттан соң. Алар арасында бер машина Алексеевск янгын сүндерүчеләренә бирелде. Шулай ук янгын сүндерүчеләргә 4 җиңел автомобиль да тапшырылды. Модернизациядән соң машиналар 6 тоннага сыйдырышлырак булды. 104 нче янгын часте җитәкчесе Владимир Мишечкин сөйләвенчә, хәзер машина тулысынча яңа диярлек.

«Республика программасы ярдәмендә утыз еллык машинаны өр яңа ясаганнар. Капиталь ремонт Яр Чаллыда үткәрелде, анда аны тулысынча модернизацияләделәр: башта машинаны бары тик рамын гына калдырып сүттеләр һәм яңа дизель двигателе, насос куйдылар, кабинадагы барлык эчке бүлгеләрне яңача эререп ябыштырдылар, заманча җиһазлар һәм утыргычлар урнаштырдылар», - ди Владимир Мишечкин.

«Капремонт - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә башкарыла торган уникаль программа. Реставрацияләнгән машиналарда агрегатлар алыштырылган, аларда дизель двигательләре урнаштырылган, алар тарту көчен арттыра һәм ягулыкка экономия ясарга мөмкинлек бирә. Программа гамәлдә булган өч ел эчендә без 130 берәмлектән артык техниканы реставрацияләдек», - дип хәбәр итте Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе башлыгы Рәфис Хәбибуллин.

Автопаркны торгызуга һәм яңа техника сатып алуга ТР бюджетыннан 180 миллион сум акча бүленеп бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X