Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Символны бергәләп сайлыйбыз

20 июньдә, Алексеевскида районыбызның яңа логотибын һәм символикасын тикшерү булды.

Активистлар, эшчәнлекнең төрле өлкәләре вәкилләре җәмәгать тыңлауларында катнашты.


Яшь һәм талантлы дизайнерлар төркеме логотипларның Алексеевск районының төп үзенчәлекләрен чагылдыручы берничә вариантын тәкъдим итте. Җәмәгатьчелек хөкеменә логотипларның ике төркеме: классик һәм график төркемнәре чыгарылды.

Беренче төркемнең символик логотиплары Алексеевск районы гербы белән аваздаш. Анда поши – үзәк элемент. Эскиз эшләрен тәкъдир итү көчле дискуссия китереп чыгарды. Җыелучылар үз фикерләрен актив төстә уртаклаштылар, өстәмәләр керттеләр.


Дизайнерлар шулай ук логотипларның сувенир продукциягә төшерелгән эскизларын күрсәттеләр. Бик тиздән, Алексеевск районы символикасы эскизларын эшләп бетергәннән соң, алексеевскилылар кече ватаннарының символын сайлауда катнашачаклар. Яңалыкларны күзәтеп   барыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев