Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Вакцинация: бушлай һәм ирекле

Татарстанда, бөтен Россиядәге кебек үк, массакүләм прививка кампаниясе башланды.

Препарат тирәсендәге имеш-мимешләр тынмый. Кешеләр «эшне белгән сыман» (әйтерсең, алар барысы да медицина вузларын тәмамлаган) прививка ясатыргамы-юкмы, дип бәхәсләшә. Без исә прививка – бары ирекле эш, дип билгеләп үтәбез. Социаль челтәрләребездә без прививка ясаткан кешеләргә безгә җавап бирергә һәм үз тәҗрибәләре белән уртаклашуларын сорадык. Алексеевскилылар безгә менә нәрсәләр сөйләде.

Олег Гайнуллин, 1981 елгы, район башкарма комитеты җитәкчесе: «Мин үзем өчен күптәннән прививка ясатам дигән фикергә килдем. Моны, үз сәламәтлегемне кайгыртудан чыгып кына эшләмим, барыннан да элек, якыннарымның иминлеге турында борчылам».

 

Андрей Ковшаенко, 1966 елгы, Хәрби дан музее хезмәткәре: «2020 елның 24 декабрендә Алексеевск үзәк район хастаханәсенә прививка ясатыр алдыннан антитәнчекләргә кан тапшырырга чакырдылар. Канны бармактан алдылар. 15 минуттан соң тестларны чыгардылар һәм безгә күрсәттеләр. Анда бер сызык иде, ул тест кулланылган дигәнне аңлата. М һәм G билгеләре янында бернинди сызыклар юк иде. Миңа G антитәнчекләре булмау мин авырмыйм дигәнне, ә М антитәнчекләре булмау – мин ковид белән авырмавым турында сөйли дип аңлаттылар. Прививканы ясарга була, диделәр. Мине икенче көнне, 25 декабрьдә көндезге сәгать 3кә чакырдылар. Без килгәч, безне терапевтларга бүлделәр, карточкалар инде табибларда иде. Терапевт безне карады: температураны, кан басымын үлчәде, үпкәләрне тыңлады. Табибта анкета тутырдым, анда хроник авырулар, аллергия һ.б.лар булуы сорала. Аннары прививка ясатырга дип процедура бүлмәсенә җибәрделәр. Прививка Гам-ковид-Вак препараты белән ясалды. Беренче прививканы зәңгәр флаконнан ясыйлар, аны алдан эретәләр, флакон 5 дозага исәпләнгән. Прививканы ясадылар, 3 көн дәвамында укол урынын юешләтмәскә, алкоголь эчмәскә, артык физик эшләр башкармаска киңәш иттеләр. Прививка ясатканнан соң 15 минут утырып торырга куштылар, барысы да әйбәт икәненә инангач, өйгә җибәрделәр. Икенче көнне, 26 декабрьдә төштән соң, прививка ясаткан көннән якынча бер тәүлектән соң үземдә хәлсезлек сиздем, температурамны үлчәдем – 37.8 иде, калтырый башладым. Бер парацетамол даруын эчтем. Иртән температурам 36,9 иде, хәлсезлек. Көн азагына хәлем яхшырды. Укол урыны авыртмады, кызармады, ул хәтта күренми иде. Мин әле физик эшләр башкармаска дигән киңәшне тыңламадым. 26 декабрьдә иртәнге сәгать 7дә балык тотарга киттем, төштән соң гына кайттым, көн буе Камада идем, бәлки, организмның реакциясе азрак булыр иде. Икенче прививканы 2021 елның 15 гыйнварында ясадылар: төштән соң терапевт кабул итте, икенче прививка кызыл флаконнан иде.16 гыйнварда артык физик эшләр башкармадым, йортта кар гына көрәдем. Төшке аштан соң, прививкадан якынча бер тәүлек соң - температурам 37,3, бераз хәлсезлек сизелә. Берни дә кабул итмәдем, берничә сәгатьтән соң үзе узды.

РФ Дәүләт хезмәтләрендә вакцинаның беренче дозасын керткәннән соң 1, 2, 3, 7, 14, 21, 22, 23, 28, 42 көннәрдә үзеңне күзәтү көндәлеген тутыру, шулай ук теләсә нинди авырулар килеп чыкканда, дару кабул итү, йөклелек һәм бала табу фактларын хәбәр итү (хатын-кызлар өчен) турында теркәү үтенече белән хат килде, мин боларның барысын да теркәдем. Икенче прививка ясатканнан соң РФ Дәүләт хезмәтләрендә профилактика прививкасы сертификаты барлыкка килде. Исән-сау, бернинди хәлсезлек тә тоймыйм, эшләп йөрим. Үземне ышанычлы һәм якланган итеп хис итәм. Әлбәттә, бу гриппка каршы прививка кебек кенә түгел: аны мин ел саен ясатам һәм гомумән, берни дә сизмим. Әмма авырап китсәң ниләр кичерергә туры килүдән аермалы буларак, 20 көн эчендә ике тапкыр берничә сәгать дәвамында хәлсезлек тою күпкә яхшырак, дип уйлыйм».

 

Ольга Курсанова, 1985 елгы, балалар сәнгать мәктәбе директоры: “Мин безнең хастаханәдә ковидтан прививка ясатырга мөмкин икәнлеген белгәч, вакцинациягә уйламыйча да ризалыгымны бирдем. Начар статистиканың бер өлешенә керәсем килми, танышларым арасында да бу авыруны бик авыр кичерүчеләр бар, ә кайвакыт бу чирдән соң өзлегүчеләр дә шактый. Икеләнүчеләр һәм карар кабул итү алдында торучылар өчен үз тәҗрибәм белән уртаклашасым килә. Шулай итеп, вакцина “Спутник V” ГамКовВак дип атала. Ул ике компоненттан тора : зәңгәр һәм кызыл ампулалар, алар 21 көн аерма белән ясала. Вакцина туңдырылган хәлдә саклана һәм кешегә ясар алдыннан гына эретелә. Вакцинация алдыннан антитәнчекләргә тест тапшырырга, аннары терапевтыгыз сәламәтлегегезне тикшерергә тиеш һәм табиб рөхсәтеннән соң гына бу катлаулы булмаган процедураны узарга мөмкин. Иньекция вакытында бернинди тискәре хис - кичерешләр дә юк, бераз гына авырттыра. Миңа калса, якынча бер сәгатьтән соң, температурам күтәрелде, тик мин аны үлчәмәдем. Авыр эш көненнән соң бераз арыганлык була бит, менә шундый хәлсезлек сизелде. Башка берни дә. Өч көн укол ясаган урын бераз үзен белгертеп торды.

Минем хезмәттәшләрем һәм дусларым вакцинациягә төрлечә карый: кемдер якын арада прививка ясатырга планлаштыра, кемдер: “без бер-ике ай вакцинацияне ничек кичерүләрен карыйбыз, һәм барысы да тәртиптә булса, ясатабыз, - ди. Бу җәһәттән ниндидер инертлык бар, кемдер шикләнеп карый,

кемдер уңай карый - без барыбыз да төрле бит. Мин, әлбәттә, прививка ясатырга киңәш итәр идем. Миңа калса, бернәрсә дә эшләмәгәнче, нәрсәдер эшләвең яхшырак. Әмма һәркем үз көчен үзе бәяли”.

 

Гыйнвар башында «Кама» кинотеатры хезмәткәрләре үз теләкләре белән илебезнең «Гамма-Ковид-Вак» («Спутник V») препараты белән коронавирус инфекциясеннән вакцинация уздылар.

Хезмәткәрләр сүзләренә караганда, аларга бик күп тамашачылар белән эшләргә туры килә, бәйрәм көннәрендә килүчеләр аеруча күп булды. Нәкъ менә вакцинация кинотеатрга килүчеләрне зарарлану мөмкинлеген булдырмаска мөмкинлек бирә. Коллектив өчен, шулай ук аларның туганнарының һәм якыннарының иминлеге дә бик мөһим.

Хезмәткәрләр сөйләвенчә, коронавирус инфекциясеннән прививка шактый җиңел кичерелә, бернинди тискәре хәлләр күзәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X