Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ялкыннан Роза Минакова Якубовичка Алексеевск казы һәм җирле җитештерүчеләрнең сувенирларын бүләк итте

Безнекеләр - Беренчедә.

Җомга көнне «Могҗизалар кыры» телетапшыруының чираттагы чыгарылышын күрсәттеләр, анда якташыбыз Роза Минакова катнашты.

Ялкын авылында яшәүче ханым беренче уенчылар өчлегендә чыгыш ясады. Традиция буенча, Роза Галим кызы Леонид Якубовичка күчтәнәчләр тапшырды: «Эдем» предприятиесеннән Алексеевск чәк-чәге, бавырсак, нәфис әйберләр туку фабрикасыннан күлмәк, шулай ук Кама балыгы һәм какланган каз. Шулай ук тапшыру вакытында аның оныклары Камилла һәм Кирилл иҗади номерлар күрсәттеләр. Тапшыруны 30 гыйнварда төшерделәр, әмма телетапшыру шартлары буенча, ул эфирга чыкканчы студиядә төшкән фотоларны урнаштыра алмадык. Хәзер исә без Якубович белән төшкән фотоларны газетада бастырабыз, чөнки Роза Минакова бу популяр телетапшыруда катнашкан районыбызның беренче кешесе булды. Аның бу телетапшуруда катнашуы турында тулырак без 10 февраль санында язган идек.

Роза Галим кызы үзе дә район кешеләренә бик рәхмәтле.

«Тапшыруны дусларым белән карадык, үземне читтән күзәтү бик кызык булды. Кызганыч, күп нәрсә эфирга кермәгән. Мин районыбыз, фабрикабыз, кыңгырау чыңы фестивале турында сөйләгән идем, кайбер сәламнарым да кертелмәгән. Әмма гомумән алганда, мин бик канәгать. Сәфәрдән алган хис-кичерешләрем миңа гомерем буена җитәр мөгаен. Анда яхшы чыгыш ясаган оныкларым өчен бик шатмын. Алар бүген «Созвездие - Йолдызлык» фестивалендә катнашалар. Аларның укытучылары да бик шат, әти-әниләренә мондый балалар үстергәннәре өчен рәхмәт әйттеләр. Тапшырудан соң, туганнарымнан һәм танышларымнан шалтыратулар, смс-хәбәрләр бик күп килде. Икенче көнне Ялкын клубында Май чабу бәйрәме узды, анда барысы да мине котладылар, шатландылар, сораштылар. Алексеевскида кышны озатуда, мин анда баянда уйнарга килдем, хәтта таныш булмаган кешеләр дә килеп, мине телевизордан күрүләре турында сөйләделәр. Миңа бик күңелле булды, рухи яктан ниндидер бер алга китеш тойдым. Минем өчен шатланганнары, хәлемне белешкәннәре өчен алексеевскилыларга бик рәхмәтлемен! Район җитәкчелегенә дә ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт. Туган Алексеевск районымны танытуыма шатмын, аның өчен мин бөтен күңелемне бирергә әзер», - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Роза Минакова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X