Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Языково авылында яшәүче Павел Голубев тимерче цехында бабаларының эшен дәвам иттерә

Тимерчелек эше остасы. Авылларда халык гореф-гадәтләре яши

Сез бүгенге көндә ничә тимерчелек остасын беләсез? Әллә алар юк бит инде хәзер дияргә телисезме.

Юк шул, бар алар, талантлар һәм тырышлар ерак авылларда яшеренгән. Биредә алар ата-бабаларының гореф-гадәтләрен саклыйлар. Мондый тимерче Алексеевск районында, Языково авылында яши. Без Павел Голубев янында кунакта-тимерче цехында булдык. Тимерче йорты әллә каян күренеп тора: цехта әтәч рәвешендә филигран флюгер әйләнә, останың эше, ә капкаларын коелган бизәкләр һәм табличкалар бизи. Гаҗәеп ачык йөзле Павел Ильич - безне һөнәренең йөрәгенә-остаханәсенә алып керә. Биредә аның станоклары да, эшләнмәләре дә бар, аларны мастер бүгенге көндә эшли: капка өчен кайнар ысул белән чүкелгән розалар, әллә нинди боргычлап ясалган элементлар һәм хәтта бытбылдыклар өчен читлек.

Ишегалдына керәбез. “Без Языковога хатыным белән 2011 елда күчтек. Ә 2013 елда цех эшен башлап җибәрдем. Минем беренче эшләремнең берсе-салкын чүкү ысулы белән ясалган таган. Соңрак мин кайнар чүкү өчен җиһазлар сатып алдым һәм продукциямнең ассортиментын киңәйттем. Хәзер менә буяу цехын төзедем. Бина әзер, монда җиһазлар гына сатып аласы калды”.

Хәзер тимерченең бөтен кирәкле җиһазлары бар, остаханәсе тулы, ә башлаганда берничә инструментым гына иде, тора -бара барысын да әкренләп сатып алдым. Эш өчен кайбер станокларны Павел Ильич үзе җыйган, икенчеләре заводтан сатып алган һәм мондый махсус җиһазның бәясе буенча фикер йөрткәндә, ярты миллионлык станок сатып алу өчен ул кредит алган. Аның арсеналында гади чүкечләр, наковальня һәм учак, шулай ук заманча электромолотлар һәм салкын чүкү өчен станоклар бар. Металл белән шөгыльләнгәнче, мастер йомшак җиһазлар ремонтлаган.

Павел Ильичның алтын куллары бөтен нәрсәне дә эшли ала: эскәмияләр, рәшәткәләр, капкалар, таганнар, гөл савытлары, мангаллар – боларның барысын да санап бетерерлек түгел. Иң нәзакәтле заказларның берсе - ул хатыны үтенече буенча ясалган болдыр тирәсендәге рәшәткәләр. Ул чәчәкләр һәм бизәкләр күп булсын дип теләде. Сүз уңаеннан, аның да күңелсезләнеп утырырга вакыты юк: хуҗабикәнең карамагында 36 сутый бакча.

Павел Ильич эшне кыска вакыт эчендә башкара. Моны раслап, ул безнең алдыбызда бер минут эчендә чүкеп ясалган яфрак ясады - бер мизгел эчендә металл пластинка аның кулларында матур бизәккә әверелде.

Әмма аның эре проектлары да бар: әгәр дә сезнең, кадерле укучыларыбыз, районыбызның Чуаш Майнасы авылында булганыгыз булса, андагы чиркәүне күргәнсездер, чиркәүнең коймасы Павел Голубев тарафыннан эшләнгән. Останың аны ясауга бер айга якын вакыты узган. Уртача алганда, бер заказ буенча эшләүгә тимерченең ике-өч көне үтә.

«Барысы да заказның катлаулылыгына һәм клиентларның теләкләренә бәйле. Минем конкрет бәяләрем һәм срокларым юк. Һәр эшләнмәне катлаулылыктан һәм эш күләменнән чыгып башкарам», - дип уртаклашты тимерче.

Аның турында ул үз эшенә җанын бирә, дип әйтергә була. Акча артыннан кумый. Ул безгә сөйләгәнчә, Казан тимерчеләре аны шәһәргә чакырганнар, синең талантың белән биш тапкырга күбрәк акча эшли аласың, дигәннәр.

«Мин шәһәргә омтылмыйм, киресенчә, ерак авылга күчеп киттем. Биредә әйбәт, табигать, ирек» - ди оста.

Тимерчелек эшенә мәхәббәт Павел Ильичка бабасыннан – тимер остасыннан күчкән, ул гаилә традициясен дәвам итә һәм һөнәрнең нечкәлекләрен ныгыта. Цех стеналарында Бөек Ватан сугышында катнашкан бабасының һәм ир туганының фотографияләре эленеп тора. Павел Голубевның бертуганнары да тимерчеләр. «Әлеге һөнәргә мин беркайда да укымадым. Барысын да үзлектән өйрәндем. Тимер табагы - ул кәгазь кебек үк. Рәсемне күз алдына китерәсең дә һәм кечкенә генә адымнар белән чүкеп ясалган элемент килеп чыга», - дип уртаклаша осталык серләре белән мәкаләбез герое.

XXI гасыр өчен сирәк булган әлеге кеше турында сөйләвебезне тәмамлап, шуны әйтәсебез килә, глобальләшүгә һәм җитештерүне автоматлаштыруга да карамастан, кул хезмәте барыбер кирәк. Изге күңелле кеше кулы белән ясалган әйберләр аның күзгә күренми торган энергиясе белән тулылана һәм кешеләргә бәхет, шатлык китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев