Заря
  • Рус Тат
  • Бер очрашу – бер гомер

    "Мөхтәрәм дин кардәшләребез, җыелуыбызның төп сәбәбе - Мәүлет ае, Пәйгамбәребез туган ай. Мәүлет аен шулкадәр олылауны без бала вакытыбыздан беләбез, элек әбиләребез, әниләребез җәймә пешереп булса да, Мәүлет үткәрәләр иде, һәркемнең Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә, бәрәкәтенә ирешәсе килә" - дип Мәүлет кичәсен ачып җибәрде Зөлкәрия апа Мөлекова. Аннан күрешүләргә дога кылу,...

    "Мөхтәрәм дин кардәшләребез, җыелуыбызның төп сәбәбе - Мәүлет ае, Пәйгамбәребез туган ай. Мәүлет аен шулкадәр олылауны без бала вакытыбыздан беләбез, элек әбиләребез, әниләребез җәймә пешереп булса да, Мәүлет үткәрәләр иде, һәркемнең Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә, бәрәкәтенә ирешәсе килә" - дип Мәүлет кичәсен ачып җибәрде Зөлкәрия апа Мөлекова.

    Аннан күрешүләргә дога кылу, Пәйгамбәребезнең тарихын сөйләр өчен сүз Замирә апа Кәлимуллинага бирелде.
    - Мин сезне сөекле пәйгамбәребезнең тормыш юлы белән таныштырып үтәсем килә. Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в) 571 елда Мәккә шәһәрендә туа. Әтисенең исеме Габдулла, әнисенең исеме Әминә була. Пәйгамбәр туганчы әтисе 2 ай элек үлә, ул сәфәрдә була, хатыны авырлы була, кайтып җитә алмый. 6 яшендә әнисе дә үлә. 8 яшенә кадәр бабасы Габделмөтәллип янында үсә. Ул үлгәч абыйсы Әбү Тәлип (әтисенең ир туганы) 25 яшенә кадәр үз янына ала. 25 яшендә Мөхәммәт үзеннән күпкә олы булган Хәдичәгә өйләнә. Алар 25 ел бик тату яшиләр. 3 ир бала, 4 кыз бала үстерәләр. Мөхәммәт 40 яшендә пәйгамбәр булу бәхетенә ирешә.
    610 елда Кадер кичәсендә Пәйгамбәребез Мәккә шәһәре янындагы Һира тавындагы бер өндә уйга чумып утырганда, Җәбраил фәрештәнең: "Укы, әй, Мөхәммәт", дигән тавышын ишетә. Пәйгамбәребез як-ягына караны һәм икенче тапкыр "Укы, әй, Мөхәммәт" дигән тавыш тагын ишетелә, караңгы өне яктыргач, ул аңын югалта. Бераздан күзен ачып җибәрсә, Җәбраил фәрештәне күрә. Ул кабат "Укы, укы Мөхәммәт! диде. Ул фәрештә ярдәме белән "Әл-Галәкъ" сүрәсенең бишенче һәм алтынчы аятьләрен укыды. Бу аятьләрдә Аллаһы Тәгалә "Әй, Мөхәммәт, син Коръәнне укы, аны, җир шарындагы халыкларга өйрәтер өчен укы. Аллаһы Тәгаләнең Җәбраил фәрештә аркылы җиткергән беренче әмере (аяте) "Укы!" булды. Юлда өенә кайтканда янә бер тавыш ишетте. Бу тавыш Пәйгамбәребезгә: "Әй, Мөхәммәт, Син Аллаһының пәйгамбәресең, ә мин Җәбраил фәрештәмен,- диде. Өенә кайткач, хатыны Хәдичәгә сөйләде: Миңа зур вазыйфа бирелде. Кемне дингә өндим? Кем миңа ышана? - дип кайгырды. Хатыны Хәдичә: "Менә мин сиңа ышанам, кайгырма ,- диде һәм дөньяда беренче мөселман булды. Мөхәммәт, динне 3 ел яшерен таратты. 3 елда 30 дан артык кеше мөселман булды. 10 ел эчендә Бәдер, Ухуд, Хәндек һәм Мәккәне алу сугышлары булды. 630 елда Мәккә шәһәрен алганнан соң исламият бик нык таралып китте. 632 елда Пәйгамбәребез с.г.в. Хаҗ кылырга ниятләде. 100 мең кеше белән хаҗ кылды. Хаҗ вакытында Коръән тулысы белән тәмам булды.
    Дүшәмбе көн рабигуль-әүвәл аенда вафат булды. Тууы да шул айда булды. Мәүлид туу дигәнне аңлата. Мәүлид аебыз мөбарәк булсын! Кылган гыйбадәтләребезне Аллаһы Тәгалә кабул итсен. Әби-бабаларыбыз кебек хак юлда булып, ислам динен дәвам итүчеләр булырга насыйп итсен. Йә Аллаһым, Пәйгамбәребезнең сөннәт гамәлләрен үтәргә насыйп ит һәрбарчабызга да!
    Бу көн сөендерә Аллаһ
    Шатлык һәр мөслим бәндәгә.
    Насыйп булды һәммәбезгә
    Килергә шушы бәйрәмгә.
    Аннан мәҗлесне дәвам итеп, бистәбез мәчете каршындагы мәдрәсәгә гыйлем алырга йөрүче апаларыбыз Коръән аятьләре, сүрәләр укыдылар, мөнәҗәтләр әйттеләр. Өлкәнрәк абыстайларыбыз Галия һәм Зәйнәп апалар мәдрәсәдә укып йөргән, кызганыч инде вафат булган дин кардәшләребез рухына дога кылдылар.
    Соңыннан Аллаһы Тәгаләбез биргән сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган өстәл янында тәмле итеп чәйләр эчкәннән соң, барыбыз бергә мәчеткә җомга намазына таралдык.
    Мөслимәләр фикере:
    Халидә ханым Яруллина:
    - Әлеге матур мәҗлесне үткәрүне башлап, оештырып йөргән остазыбыз Зөлкәрия апага зур рәхмәтләребезне әйтәбез. Тормышта төрле чаклар була. Мин үзем тумышым белән Лаеш районы Татар Сараланы авылыннан. Бер күңелемә авыр көнне шулай Зөлкәрия апаны очраттым. Ул ничәнче ел инде мәдрәсәдә гарәп телен өйрәтә дип ишеткән идем, минем дә шунда йөреп, дини гыйлем аласым килә, дидем. Менә хәзер Лебединодан 30 чакрым йөреп укыйбыз. ​​Бу көнне сагынып көтеп торабыз, иптәшләребез белән очрашасыбыз килеп тора. Безгә бу Аллаһы Тәгаләнең бер ярдәмедер инде, укып кайткач күңелләр тынычланып кала, балаларыбыз да, оныкларыбыз да Ислам юлыннан тугры һәм күндәм барсалар иде.
    Роза ханым Павелина:
    - Гомер буе мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыктым, ялга чыккач та эшләдем әле. Менә бер көнне авылдашыбыз Халидә, Алексеевскида мәдрәсәдә гарәп теле укулары башланган, әйдә, без дә йөрибез, - диде. Шунда белем ала башладым. Тормыш иптәшем безнең милләт кешесе түгел, шулай да районга укырга киләсе көнне, мине соңга кала күрмә, бүген бит уку көнегез дип, маллар янына да чыгармый. Минем Коръән укырга өйрәнергә йөрүемә сөенеп тора, рәхмәт аңа.
    Замирә апа Кәлимуллина:
    - Аллаһы Тәгаләм мине мәчет юлына исән-сау йөрткәне өчен мең рәхмәт. Иң баштан зур рәхмәтләребезне Рөстәм хәзрәтебезгә әйтәм. Ә укытучыбыз Зөлкәрия ханыма безгә хәрефләрне сабырлык белән өйрәтеп, безне хәзер олуг китабыбыз Коръәнне күкрәгебезгә терәп укый алырлык дәрәҗәгә җитәргә ярдәм иткәне өчен нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, аз булыр. Аңа исәнлек - саулык, тормыш иптәше Шамил әфәнде белән тигез гомер, балаларының, оныкларының бары сөенечләрен, игелекләрен генә күреп яшәвен телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: