Заря
  • Рус Тат
  • Босфор каһарманы

    1832 елда Мисыр Сүрияне басып ала. Төрек солтаны Мәхмүд Икенче моңа ризасызлыгын белдерә, әмма бернинди чара да күрә алмый. Шул сәбәпле, Мисыр патшасы Мөхәммәд Гали төрек солтаны җирләренә басып керүен дәвам итәргә карар кыла. Госман империясенә бүленеш яный. Моны күреп, әле 1829 елда гына Төркия белән сугышудан туктаган, Рәсәйгә нинди...

    1833 елның апрелендә Босфорда 3 эскадра (10 кораб, 5 фрегат, 2 корвет һ.б. кораблар) туплана. 10 меңнән артык Рәсәй солдатларыннан торган (8 батальон, 24 орудие, 1 казаклар сотнясы) десант Босфор буендагы Өнкә-Искелес (Солтан пристане) тирәсендә лагерь булып урнаша. Мисыр патшасы, Рәсәй белән сугышудан куркып, һөҗүмен туктата. Төркия белән Мисыр арасында 4 нче майда солых төзелә. Аның буенча, Төркия төп җирләрен саклап калса да, Сүрия һәм Адан җирләреннән мәхрүм кала. 1833 елның 23 апрелендә Орлов Константинопольгә (Истамбулга) килә һәм солтан Мәхмүд тирәсендә бик мөһим фигурага әверелә. Әйткәнебезчә, аның максаты булып Петербургта әзерләнгән һәм император тарафыннан имзаланган, 8 елга исәпләнгән рус-төрек солыхы тора. Бу солыхка 1833 елның 26 июнендә кул куела. Аның нигезендә Рәсәй-Төркия мөнәсәбәтләренә Көнбатыш Ауропа илләренең тыкшынуы тыела, кирәк булганда, Рәсәй Төркиягә хәрби ярдәмгә килергә тиеш була. Үз чиратында, Госман империясе хәрби конфликтлар туганда Дарданель портын ябарга, чит мәмләкәтләрнең хәрби корабларын уздырмаска тиеш була. Солых төзелгәннән соң Рәсәй төрек территориясеннән хәрби флотын һәм гаскәрләрен чыгарырга тиеш була. Чыннан да, 28 июньдә рус гаскәрләре, Кара диңгез эскадрасы корабларына төялеп, Босфордан чыга һәм 11 июльдә Феодосиягә кайта (анда 42 көн карантинда тора, чөнки бу вакытта Константинополь тирәсендә кара үләт (чума) эпидемиясе таралган була). Шулай итеп, бу экспедиция 3 ай дәвам итә. Экспедициянең уңышлы тәмамлануы уңаеннан князь Орловка кавалерия генералы дәрәҗәсе бирелә. Сугыш беткәннән соң солтан Мәхмүд рус экспедициясе десантын медальләр белән бүләкли. Генерал һәм адмиралларга бриллиант сибелгән (унлап), офицерларга алтын (250 тирәсе), ә түбән чиннарга (11 меңгә якын) көмеш медаль бирелә.


    Медальнең алгы ягында лавр веногы эчендә күппочмаклы йолдыз һәм солтан Мәхмүд туграсы урнаштырылган. Венок астында озынча түгәрәк эчендә гарәпчә һиҗри белән 1249 ел дип күрсәтелгән. Медальнең арткы ягында лавр веногы эчендә сигезпочмаклы йолдыз белән ярымай урнашкан һәм овал эчендә милади белән 1833 ел дип язылган. Бу медаль Константинопольдә эшләнгән. Аны тагып кую өчен уем да ясалган. Медаль кызыл тасмага тагылган.


    Шундый ук медальләр Россия тарафыннан төрек гаскәриләре өчен дә эшләнә: медальнең алгы ягында император таҗы астында Николай I нең вензель сурәте, ә икенче ягында лавр венок эчендә 1833 ел дип язылган. Медальләрнең диаметры 1 1/16 дюйм.


    Мисыр-Төрек кризисында Кыр Шонталысы авылыннан боцманмат (рус флотындагы 1 нче статьялы унтер-офицер) Каюм Хәмит улы да катнашкан. Архив материалларыннан күренгәнчә, Босфор вакыйгаларында катнашкан өчен ул, көмеш медальләр белән бүләкләнгән дип күрсәтелә. Ул, 25 ел хезмәт итеп, 44 яшендә 1858 елның ноябрендә туган авылына кайтып төпләнә (1886 елгы карта буенча аның йорты хәзер Вәлиев Рәшит Дәмир улының өе нигезенә туры килә). Билгеле булганча, XIII гасыр башында Кыр Шонталасы (элегрәк Түбән Шонтала) авылына нигез салучыларның берсе, Казан губернясы Ногай юлындагы Нарат Елга авылы кешесе морза Сәет Өмет улы. Күрәсең, бу кенәз, бәлки чукынмау сәбәпледер, өстенлекләрен югалткан һәм күчеп китәргә мәҗбүр булган. Сәетнең балалары: Сәлимә (1756 елда туган), Мәүлид (1762 ел), Хәмит, Вәлит һәм Мәҗит. Сәлимә Абурайга кияүгә чыга. Аларның Әбәкәй (1778 ел) һәм Өмет (1785) исемле балалары туа. Әбәкәйдән Хәкимулла (1807), Хәкимулладан Хисмәтулла (1842), Хисмәтулладан Нигъмәтулла (1867), аннан Фәризә (1922; безнең әни). Мәҗит (1788 елда туган) 1811 елда рекрутка алынган. Вәлитнең (1779; хатыны Зөләйха Мәмәтова, 1787) уллары - Бикмөхәммәт (1831 елдан авыл имамы) һәм Мөхәммәтша (авыл мәзине). Каюмның әтисе - Хәмит Сәетов (1771), әнисе - Гөлминә (1776), абыйлары Халик (1801), Самит (1809), апасы Хәдичә (1812), энесе Габделнасыр (1820). Габделнасырның (хатыны Гайшә Шәрипова) балалары: Габделкәбир, Габделвәли, Габделгалим. Габделгалимнең улы - Габделәхәт, ә соңгысының кызлары - гомерләрен авыл халкына белем бирүгә багышлаган мәшһүр укытучылар: Галимова Зәйнәп һәм Кәримә апалар. 1858 ел документлары күрсәткәнчә, Каюм Хәмитовның тормыш иптәше Вафия Насырова (1828 елда туган). Аларның Камалетдин (1850), Җәләлетдин (1854) исемле уллары һәм Бибимахруй (1858) исемле кызлары булуы мәгълүм. Каюм Хамит улының тулы язмышы әле өйрәнелә. Бәлки, киләчәктә яңа фактлар да ачыкланыр.

    Галим Хисамиев,
    Казан дәүләт
    медицина университеты доценты.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: