Гүзәл ханымнарга
Бәйрәм алды көнендә, 8нче Март алдыннан, бистә хатын-кызлары район үзешчән артистлары һәм коллективлары алар хөрмәтенә махсус әзерләгән "Гүзәл ханымнарның аяк астына" исемле музыкаль бүләкне күрү өчен район мәдәният йортына җыелдылар.
Талантлы балалар һәм өлкәннәрнең куллары ясаган иң төрле иҗади эшләр күргәзмәсе бизәгән район мәдәният йорты фойесы үзе кунакларны көткәндә җанланып китте сыман. Ә алар шушы искиткеч матур язгы көнгә хас булганча, байтак җыелды: залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Биредә яшь хатын-кызлар да, Бальзак яшендәгеләр дә, инде чәчләренә күптән көмеш кунган өлкән ханымнар да бар иде. Ничек шулай булмасын, ди? Үз адресыңа моның кадәр күп мактау һәм рәхмәт сүзләрен тагын кайда ишетер идең әле! Өстәвенә Халыкара хатын-кызлар көнендә традиция буенча Алексеевск сәхнәсеннән нәкъ менә ир-егетләрнең мәхәббәт турында җырлавын тыңларга гадәтләнелгән. Аларның хәтта иң кечкенәләре - "Әтәчкәй" балалар бакчасы нәниләре дә өлкәннәрдән калышмадылар, мактаулар, котлаулар һәм теләкләрдән торган тулы бер "букет" бүләк иттеләр. Боларның барысы да искиткеч матур номерлар - шаян сүзләр, җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Менә бу юлы да үзләренең менә дигән чыгышлары белән залда утыручыларны "Радуга" Биләр авыл мәдәният йорты, район мәдәният йортының "Элита" һәм "Радужная фантазия", Урманасты Шунталысы авыл мәдәният йортының "Рәйхан", балалар сәнгать мәктәбенең "Виктория" һәм күп кенә башка иҗат коллективлары сөендерде. Бәйрәмне алып баручы Яков Никашов белән искиткеч гүзәл Татьяна Самсонова һәм Любовь Луконина, һәрвакыттагыча, рольләрен бик оста башкардылар.
Шушы хатын-кызлар бәйрәмендә "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән" республика конкурсында җиңүчеләрне сәламләү традициягә әйләнде. Районның иң яхшылардан да яхшырак вәкилләре белән менә кайда күзгә-күз карашып танышырга һәм хәтта аларның "визит карточка"ларын карарга мөмкин иде. Район этабында катнашучылар Фиягөл Хәлилова ("Хатын-кыз ана" номинациясе), Ирина Яковлева ("Хатын-кыз - мәдәният һәм рухилык"), Гүзәл Сунаева ("Язмышым - минем һөнәрем), шулай ук зона конкурсының әлеге этабы җиңүчеләре һәм дипломантлары, тәрбиягә 8 бала алган Нина Левакина ("Хатын-кыз-ана" номинациясендә), 1нче Алексеевск мәктәбе укытучысы Алсу Нәҗметдинова ("Хатын-кыз - мәдәният һәм рухилык"), район мәдәният йортының рәссам-костюмеры Елена Андреева ("Язмышым - минем һөнәрем), өйләргә барып социаль хезмәт күрсәтүче шәфкать туташы Исламия Хисмиева ("Язмышым - минем һөнәрем), район үзәгенең 5нче "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Валентина Зәйнуллина һәм конкурсның район һәм республика этаплары дипломанты "Ир-егет - игелекле йөрәк" номинациясендә Биләр мәктәбе укытучысы Сергей Климов - барысы да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр, аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Дамир Гыйләҗев тапшырды. Дамир Әмир улы залда утыручы гүзәл затларга да матур сүзләрне күп әйтте, аларны яңа микрорайонда яңа балалар бакчасы төзи башлау турындагы хәбәр белән сөендерде.
Ни кызганыч, бәйрәмдә күңелсез мизгелләр дә булды: хатын-кызларны - сугыш чоры балаларын сәламләү беразга гына булса да, 70 елдан артык вакытка артка әйләнеп карарга, әбиләребез һәм бабайларыбыз өлешенә тигән иң авыр бәла-казаларны искә төшерергә мәҗбүр итте. Алып баручыларның берсе әйтеп үткәнчә, сугыш аларның иң кадерле нәрсәләрен: бала чакларын, яшьлекләрен, туганнарын һәм өйләрен алган. Алар ачлыктан һәм ялангачлыктан кешеләрнең ничек үлүләре, алардан башка сугыш бетәр, дип кача-поса фронтка китүләре, әрҗәләргә басып, станокларга буйлары җитү һәм 10-12 яшьләрендә тәүлегенә 12шәр сәгать эшләүләре, һәлак булган аталарына кара кәгазьләр килүе, үгез җигеп печән ташулары, хәлсезлектән егылган хайваннарны көчсезлектән һәм кызганудан елый-елый таяк белән кыйный-кыйный урыннарыннан торгызулары, ничек итеп туң бәрәңге кимерүләре, ә яз көне түземсезлек белән һәр үләннең шытып чыгуын көтүләре турында сөйли алалар. Аларның язмышлары шулкадәр төрле һәм шундый катлаулы. Сугыш аларның уртак биографиясенә әйләнгән.
Сәхнәгә бер-бер артлы ТАССРның атказанган табибәсе, хезмәт ветераны Клара Абдулловна Гайсина; фронтовикның кызы һәм Әфганстанда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучының әнисе Надежда Васильевна Астафьева, биш бала тәрбияләп үстергән һәм "Ана даны" медале белән бүләкләнгән Нурия Вәгыйз кызы Гатина; хезмәт ветераны, шулай ук биш бала тәрбияләп үстергән һәм гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган Наҗия Исхак кызы Миңгалиева; өч ул анасы һәм гомере буе кече ватаны хакына эшләгән Рәшидә Минһаҗ кызы Хәммәдиева; хезмәт ветераны һәм алдынгысы Татьяна Терентьевна Максимова; хезмәт ветераны, кече яшьтән авыл хуҗалыгында эшләгән Елизавета Артемьевна Типясева; һәлак булган фронтовик кызы һәм Әфган сугышында катнашучының әнисе Нина Григорьевна Ятрякова һәм Бөек Ватан сугышы вакытында әтисе хәбәрсез югалган авыл хезмәтчәне Дария Семеновна Плотникова сәхнәгә күтәрелделәр. Аларны бәйрәм белән ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Сөниева котлады. Хатын-кызлар Советы рәисе буларак, Энҗе Җәүдәт кызы барлык хатын-кызларга ныклы һәм ышанычлы тыл, иртән шатланып эшкә баруларын, ә кичен бәхетле йөз белән өйгә кайтуларын теләде.
Бәйрәм концертында яңгыраган барлык теләкләр, бистәдә яшәүче пенсионерка Антонина Самсонова әйтүенчә, тормышка ашсын һәм елдан-ел матуррак һәм кызыклырак булсын! Тагын бер кат бәйрәм белән сезне, кадерле хатын-кызлар!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
2 июль 2022 - 09:32Татарстанда 2022 елда «Мәгариф» илкүләм проекты буенча 12 остаханә ачыла Быел Татарстанда көллият һәм техникумнар базасында студентларны укыту өчен 12 остаханә төзелә.8800
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.13100
-
30 июнь 2022 - 10:31Якутиядән Мәскәүгә Якутиядә яшәүче атта йөрүче Дугуйдан Алексеевск районына килде, ул Оймякон (Якутия) шәһәреннән Мәскәүгә кадәр юл тота.12800
-
29 июнь 2022 - 08:262нче Алексеевск мәктәбендә чыгарылыш укучыларына өч алтын медаль тапшырылды Чыгарылыш кичәсенә егетләрнең һәм кызларның әти-әниләре һәм укытучылары килгән иде.23000
-
29 июнь 2022 - 08:00Безнең бадминтончылар - чемпионнар! Җәй, каникуллар чоры булуга карамастан Алексеевск бадминтончыларының тормышы бер генә көнгә дә туктап тормый.23800
-
28 июнь 2022 - 15:19Терлек азыгы әзерләү дәвам итә Алексеевск районында азык әзерләү дәвам итә. 28 июньгә 25030 тонна сенаж әзерләнгән инде.33900
-
28 июнь 2022 - 15:00Хоккей белән малайлар гына түгел, кызлар да шөгыльләнә «Ялкын» YouTube каналында яңа видео.34700
-
28 июнь 2022 - 09:00Алинә Хәмитшинаның уңышы Алинә «Татар сүзе – 2022» республика конкурсында икенче урынны яулады.31900
-
25 июнь 2022 - 08:07Алексеевскида «Якты балалар коляскасы» акциясенә йомгак ясадылар Акциядә катнашучылар «Якты балалар коляскасы» номинациясендә көч сынашты, анда әниләр һәм әтиләр балалар коляскасын яктылык кайтаручы элементлар белән тапкырлык һәм иҗат күрсәтеп, бизәделәр.40400
-
24 июнь 2022 - 08:01Бриллиант парлар, салют һәм дискотека - Шәмәдә Авыл көнен зурлап билгеләп үттеләр d 18 июньдә бу авылга бик күп кунаклар кайтты, аларны район башлыгы Сергей Демидов сәламләде.40600
-
23 июнь 2022 - 08:58Алексеевскилы Александр Сергеев ЛНР һәм ДНР территориясендә хәрби бурычын үтәү барышында һәлак булды Александр Сергеев 10 июньдә Донбасс халкын яклап, ЛНР һәм ДНР территориясендә хәрби бурычын үтәү барышында һәлак булды.66700
-
23 июнь 2022 - 08:47Чик буе сакчыларының күркәм традицияләре Бөек Ватан сугышы башлануның 81 еллыгы якынлаша. 22 июньдә чик буе гаскәрләре беренче булып дошманнарның һөҗүм итүен үзләрендә тойды, алар күп кенә дошманның көченә каршы торды.43000
-
22 июнь 2022 - 14:27«Күңелле әлифба» каналында йорт хайваны турында яңа видео Балагыз койрыклы дустын дөрес тәрбиялиме? Тизрәк кереп карагыз!66200
-
22 июнь 2022 - 08:49Оксана Меркулова: «Балаларны үзеңнекенә һәм кешенекенә бүлергә ярамый» Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан газетабыз битләрендә иң мөһим һөнәрләрнең берсендә хезмәт итүчеләр турында сөйләячәкбез. Йокыны һәм ялны белмичә, бернинди акчага да сатып алып булмый торган кеше гомерен саклап торучылар - табиблар турында.48200
-
22 июнь 2022 - 08:44Россия көне алдыннан ун яшь алексеевскилы паспортлар алдылар Гражданинның төп документы белән бергә егетләр һәм кызлар район башлыгыннан һәм «Бердәм Россия» партиясеннән бүләкләр дә алдылар.64800
-
22 июнь 2022 - 08:42Алексеевск автоинспекторлары «Тоннель» үткәрәчәк ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илнур Зиннәтуллин хәбәр иткәнчә, 23 июньнән 27 июньгә кадәр Алексеевск районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау максатыннан «Тоннель» операциясе узачак.65000
-
22 июнь 2022 - 08:37Казан Сабантуенда Алексеевск ишегалды Казан Сабантуенда Алексеевск ишегалдында меңләгән кунак булды.52500
-
16 июнь 2022 - 15:05Биләр авылында яшәүче Николай һәм Анастасия Романовлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга, бишенче бала тууын теркәделәр 16 июнь көнне Алексеевск ГХАТ бүлегендә, Биләр авылында яшәүче Николай һәм Анастасия Романовлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга, бишенче бала тууын теркәделәр.129700
-
16 июнь 2022 - 13:33«Күңелле әлифба» YouTube каналында яңа видео Яңа чыгарылыш йөклелек хакында.75200
-
15 июнь 2022 - 07:52Хезмәтчәннәр бәйрәме Бүген биредә авыл хуҗалыгы җитештерүе, предприятие һәм оешмаларның хезмәт алдынгыларын хөрмәтләделәр.67400
-
14 июнь 2022 - 17:49Чәчүлекләр - аерым контрольдә Алексеевск районы башлыгы авыл хуҗалыгы кырларының торышын карады.105400
-
12 июнь 2022 - 10:30Мәктәп яны лагерьларының җәйге сменасы иң кызган чорда Районыбыз мәктәпләре администрацияләре һәм педагоглары смена балалар өчен кызыклы һәм файдалы булсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшлиләр!122100
-
10 июнь 2022 - 08:31«Заря» яки «Таң»га языл һәм термопот яки ягулык картасын от! Чираттагы бүләкләребез язылучыларын көтеп кала.151700
-
10 июнь 2022 - 08:27Сабантуй-2022 бәйрәм программасы 11 июньдә мәйдан яраткан сабан бәйрәменә кунаклар көтеп кала.143100
-
8 июнь 2022 - 10:06Район башлыгының Социаль хезмәткәр көне белән котлавы Хөрмәтле Алексеевск муниципаль районының социаль яклау, Пенсия фонды һәм халыкны эш белән тәэмин итү фонды хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Социаль хезмәткәр көне белән котлыйм!149400
-
8 июнь 2022 - 09:54Сабантуйда мотоблокларда ярышлар узачак 11 июньдә, район Сабан туен үткәрү кысаларында, мәйданда мотоблокларда ярыш узачак.125200
-
8 июнь 2022 - 09:50Сабантуйга чакырабыз! Алексеевск районында Сабантуй 3 көн билгеләп үтеләчәк.108000
-
8 июнь 2022 - 08:29Алексеевскида тагын бер мурал барлыкка килде. Химик Александр Арбузовның портреты Ленин урамындагы күпфатирлы йортны бизәде.117100
-
8 июнь 2022 - 08:24«Алексеевск чаң тавышлары» XX юбилей фестивале якты һәм матур итеп узуы белән истә калды. 4 июнь көнне Чиркәү мәйданы Татарстаннан гына түгел, илнең башка төбәкләреннән дә кыңгырау чыңларын тыңларга яратучылар белән тулды.133300
-
6 июнь 2022 - 14:46ТР Хисап палатасы хезмәткәрләре «Кайгырту» приюты балалары өчен бәйрәм оештырдылар. Балаларны яклау көнендә Казаннан килгән кунаклар балаларга тамаша күрсәттеләр һәм бүләкләр тапшырдылар.129600
-
30 май 2022 - 13:07Язгы кыр эшләре вакытында ЛЭП саклау зоналарында кагыйдәләрне үтәү Кыр эшләре башлану сәбәпле, «Челтәр компаниясе» АҖ филиалы Чистай электр челтәрләре хуҗалык җитәкчеләренә механизаторлар, машина йөртүчеләр һәм ремонт эшчеләре белән электр үткәргеч линияләренең (ЛЭП) саклана торган зоналарында эшне имин башкару кагыйдәләрен өстәмә өйрәнергә тәкъдим итә.141100
-
26 май 2022 - 11:30Татарстанның 25 меңнән артык аз керемле гаиләсе яңа төр түләүне алды Президент кушуы буенча аз керемле гаиләләр өчен кертелгэн яңа түләүне 8-17 яшьлек балалары булган 25 мең гаиләнең ата-аналары алды, шуларның 8,5 меңнән артыгы "күп балалы" статусына ия.167200
-
26 май 2022 - 09:41Алексеевскилылар -бәйрәм тарихында Бер көнгә Бөек Болгарыбыз Татарстанның Мәккәсенә әверелде. Анда Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын зурлап билгеләп үттеләр.128100
-
26 май 2022 - 09:39Район башлыгы Сергей Демидов язгы кыр эшләре алдынгыларын бүләкләде Хезмәтегез өчен рәхмәт155700
-
26 май 2022 - 09:364 июньдә Алексеевск штб.да «Алексеевск чаң тавышлары – 2022» XX кыңгырау чыңы фестивале узачак «Алексеевск чаң тавышлары – 2022»177600
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.132900
-
24 май 2022 - 13:41Алексеевск районы укытучыларына яңа ноутбуклар тапшырылды Алексеевск районында яңа техниканы беренчеләрдән булып зур эш стажы һәм мәгариф өлкәсендәге казанышлары булган педагоглар алды.179900
-
18 май 2022 - 08:49Алексеевск районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау максатыннан «Тоннель» операциясе узачак Россия Эчке эшләр министрлыгының Алексеевск районы буенча ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илнур Зиннәтуллин хәбәр иткәнчә, 2022 елның 20-24 маенда Алексеевск районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау максатыннан «Тоннель» операциясе узачак.199500
-
18 май 2022 - 08:47РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Олег Викторович Морозов Алексеевск районына эш визиты белән килде Парламентарий муниципалитет башлыгы Сергей Демидов озатуында беренче булып Зур Тигәнәле мәктәбенә барды.200500
-
18 май 2022 - 08:45Алексеевск районында язгы кыр эшләре лидерларын бүләкләделәр Узган атна нәтиҗәләре буенча иң яхшы механизаторлар билгеләнде.184200
-
18 май 2022 - 08:39«Эдем» предприятиесеннән пешкән камыр ризыгына сертификатларны уйнатуда җиңүчеләр ачыкланды Җиңүчеләрне котлыйбыз!194500
-
11 май 2022 - 15:42«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара «СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.178300
-
8 май 2022 - 08:54Ветераннар, исән-имин булыгыз! Район башлыгы Сергей Демидов һәм «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Константиновны якынлашып килүче Җиңү көне белән котладылар.208600
-
7 май 2022 - 08:56Алексеевскида Җиңү көнен бәйрәм итү программасы 9 Май көнне район үзәгендә яшәүчеләрне һәм кунакларны Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган бай эчтәлекле программа көтәчәк.181800
-
6 май 2022 - 15:593 майда җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең элеккеге начальнигы Сергей Биряков 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте Юбилее уңаеннан милиция ветеранын эчке эшләр бүлегенә чакырдылар һәм аңа истәлекле бүләк тапшырдылар.189500
-
5 май 2022 - 08:57Ураза гаетенә Алексеевск мөселманнары мәчеткә җыелды Якты Ураза бәйрәме белән153400
-
28 апрель 2022 - 08:298 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык яңа түләүләр Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 31 мартындагы 175 номерлы Указы нигезендә гаиләнең бер әгъзасына уртача исәпләнгән керем Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге бала өчен ата-аналарның берсенә айлык акчалата түләү бирелә.300400
-
22 апрель 2022 - 15:10«Хатлар йорты» Рамазан аена багышланган сигез открыткадан торган серияне тәкъдим итте Сигез открыткадан торган серия, Рамазан тематикасыннан тыш, татар колоритын чагылдыра.231400
-
20 апрель 2022 - 09:05«СалаваTik»лар язны елмаеп каршы ала Ямьле яз җитүен, балалар белән бергә «СалаваTik»лар да түземсезлек белән көтә.219300
-
18 апрель 2022 - 11:03Татарстанның якынча 19 мең гражданы үзенең булачак пенсиясе турында хәбәрнамә алды 2022 елдан Пенсия фонды гражданнарга картлык буенча иминият пенсияләре һәм пенсия тупланмаларына хокуклары турында актив мәгълүмат бирә.243100
-
7 март 2018 - 13:44Торак 2018 Татарстан
-
29 ноябрь 2017 - 08:32Базарбай Бикчәнтәев - "Татар теле - анам сөте белән күчкән кадерле тел"
-
30 июнь 2022 - 10:46Россия почтасының Билярск, Ленина-6 урамындагы бүлеген төзекләндерәчәкләрРемонт эшләре тәмамланганнан соң анда почта һәм финанс хезмәтләре эшләячәк.29200
-
2 июль 2022 - 09:32Татарстанда 2022 елда «Мәгариф» илкүләм проекты буенча 12 остаханә ачыла Быел Татарстанда көллият һәм техникумнар базасында студентларны укыту өчен 12 остаханә төзелә.8800
-
30 июнь 2022 - 10:31Якутиядән Мәскәүгә Якутиядә яшәүче атта йөрүче Дугуйдан Алексеевск районына килде, ул Оймякон (Якутия) шәһәреннән Мәскәүгә кадәр юл тота.12800
-
29 июнь 2022 - 08:262нче Алексеевск мәктәбендә чыгарылыш укучыларына өч алтын медаль тапшырылды Чыгарылыш кичәсенә егетләрнең һәм кызларның әти-әниләре һәм укытучылары килгән иде.23000
-
28 июнь 2022 - 09:00Алинә Хәмитшинаның уңышы Алинә «Татар сүзе – 2022» республика конкурсында икенче урынны яулады.31900
-
25 июнь 2022 - 08:07Алексеевскида «Якты балалар коляскасы» акциясенә йомгак ясадылар Акциядә катнашучылар «Якты балалар коляскасы» номинациясендә көч сынашты, анда әниләр һәм әтиләр балалар коляскасын яктылык кайтаручы элементлар белән тапкырлык һәм иҗат күрсәтеп, бизәделәр.40400
-
24 июнь 2022 - 08:01Бриллиант парлар, салют һәм дискотека - Шәмәдә Авыл көнен зурлап билгеләп үттеләр d 18 июньдә бу авылга бик күп кунаклар кайтты, аларны район башлыгы Сергей Демидов сәламләде.40600
-
23 июнь 2022 - 08:58Алексеевскилы Александр Сергеев ЛНР һәм ДНР территориясендә хәрби бурычын үтәү барышында һәлак булды Александр Сергеев 10 июньдә Донбасс халкын яклап, ЛНР һәм ДНР территориясендә хәрби бурычын үтәү барышында һәлак булды.66700
-
23 июнь 2022 - 08:47Чик буе сакчыларының күркәм традицияләре Бөек Ватан сугышы башлануның 81 еллыгы якынлаша. 22 июньдә чик буе гаскәрләре беренче булып дошманнарның һөҗүм итүен үзләрендә тойды, алар күп кенә дошманның көченә каршы торды.43000
-
22 июнь 2022 - 08:49Оксана Меркулова: «Балаларны үзеңнекенә һәм кешенекенә бүлергә ярамый» Медицина хезмәткәрләре көне алдыннан газетабыз битләрендә иң мөһим һөнәрләрнең берсендә хезмәт итүчеләр турында сөйләячәкбез. Йокыны һәм ялны белмичә, бернинди акчага да сатып алып булмый торган кеше гомерен саклап торучылар - табиблар турында.48200
-
22 июнь 2022 - 08:44Россия көне алдыннан ун яшь алексеевскилы паспортлар алдылар Гражданинның төп документы белән бергә егетләр һәм кызлар район башлыгыннан һәм «Бердәм Россия» партиясеннән бүләкләр дә алдылар.64800
-
22 июнь 2022 - 08:42Алексеевск автоинспекторлары «Тоннель» үткәрәчәк ЮХИДИ бүлеге начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илнур Зиннәтуллин хәбәр иткәнчә, 23 июньнән 27 июньгә кадәр Алексеевск районында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау максатыннан «Тоннель» операциясе узачак.65000
-
14 июнь 2022 - 17:49Чәчүлекләр - аерым контрольдә Алексеевск районы башлыгы авыл хуҗалыгы кырларының торышын карады.105400
-
12 июнь 2022 - 10:30Мәктәп яны лагерьларының җәйге сменасы иң кызган чорда Районыбыз мәктәпләре администрацияләре һәм педагоглары смена балалар өчен кызыклы һәм файдалы булсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшлиләр!122100
-
10 июнь 2022 - 08:27Сабантуй-2022 бәйрәм программасы 11 июньдә мәйдан яраткан сабан бәйрәменә кунаклар көтеп кала.143100
-
8 июнь 2022 - 10:06Район башлыгының Социаль хезмәткәр көне белән котлавы Хөрмәтле Алексеевск муниципаль районының социаль яклау, Пенсия фонды һәм халыкны эш белән тәэмин итү фонды хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез - Социаль хезмәткәр көне белән котлыйм!149400
-
8 июнь 2022 - 09:54Сабантуйда мотоблокларда ярышлар узачак 11 июньдә, район Сабан туен үткәрү кысаларында, мәйданда мотоблокларда ярыш узачак.125200
-
8 июнь 2022 - 09:50Сабантуйга чакырабыз! Алексеевск районында Сабантуй 3 көн билгеләп үтеләчәк.108000
-
8 июнь 2022 - 08:29Алексеевскида тагын бер мурал барлыкка килде. Химик Александр Арбузовның портреты Ленин урамындагы күпфатирлы йортны бизәде.117100
-
8 июнь 2022 - 08:24«Алексеевск чаң тавышлары» XX юбилей фестивале якты һәм матур итеп узуы белән истә калды. 4 июнь көнне Чиркәү мәйданы Татарстаннан гына түгел, илнең башка төбәкләреннән дә кыңгырау чыңларын тыңларга яратучылар белән тулды.133300
-
6 июнь 2022 - 14:46ТР Хисап палатасы хезмәткәрләре «Кайгырту» приюты балалары өчен бәйрәм оештырдылар. Балаларны яклау көнендә Казаннан килгән кунаклар балаларга тамаша күрсәттеләр һәм бүләкләр тапшырдылар.129600
-
26 май 2022 - 09:364 июньдә Алексеевск штб.да «Алексеевск чаң тавышлары – 2022» XX кыңгырау чыңы фестивале узачак «Алексеевск чаң тавышлары – 2022»177600
-
24 май 2022 - 13:41Алексеевск районы укытучыларына яңа ноутбуклар тапшырылды Алексеевск районында яңа техниканы беренчеләрдән булып зур эш стажы һәм мәгариф өлкәсендәге казанышлары булган педагоглар алды.179900
-
18 май 2022 - 08:39«Эдем» предприятиесеннән пешкән камыр ризыгына сертификатларны уйнатуда җиңүчеләр ачыкланды Җиңүчеләрне котлыйбыз!194500
-
7 май 2022 - 08:56Алексеевскида Җиңү көнен бәйрәм итү программасы 9 Май көнне район үзәгендә яшәүчеләрне һәм кунакларны Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган бай эчтәлекле программа көтәчәк.181800
-
6 май 2022 - 15:593 майда җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең элеккеге начальнигы Сергей Биряков 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте Юбилее уңаеннан милиция ветеранын эчке эшләр бүлегенә чакырдылар һәм аңа истәлекле бүләк тапшырдылар.189500
-
11 апрель 2022 - 08:51«КАДРиММ» КВН командасы финал уеннарында җиңде Сәләтле укучыларның кыю мәзәкләре264400
-
13 март 2022 - 08:54Юбилеегыз белән, кадерле ветераннар! Юеш Көрнәле авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Мөхәммәтова Гиззәлнисә Сәгыйр кызы 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте.307800
-
15 февраль 2022 - 08:35Үзмәшгуль объективындагы дөнья Ялыктырган офис эшен, хыялдагы эшкә алмаштырырга батырчылык иткән кыюлар күпме?235000
-
7 февраль 2022 - 15:52Наилә Тәлгать кызы Вәлиева 55 яшьлек юбилеең билгеләп үтә Изге һөнәр иясе.225900
-
21 гыйнвар 2022 - 15:16Мәчетләргә йөрүчеләр - Аллаһның кунаклары Җир өстендә корылган һәр мәчет Аллаһы Тәгаләгә кадерле.225400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Заря
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47500 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Монина Ирина Юрьевна
Адрес редакции: 422900, п.г.т. Алексеевское, ул. Площадь Советская, д.6
Телефон редакции: (84341) 2-57-30
О фактах коррупции можно сообщить по электронной почте: zariaalex@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика