Заря
  • Рус Тат
  • «Шома бас»

    Күптән түгел генә Алексеевск район мәдәният йортында күңелле чара булып узды. Ул "Шома бас!" дип аталды. Исеменнән үк күренгәнчә, әлеге күркәм вакыйга татар халык һәм этнографиясе биюләре буенча хореография һәм фольклор коллективлары смотр- конкурсының республика зона туры иде. Район мәдәният йорты методисты Р. Гатина сүзләренә караганда, Алексеевск сәхнәсендә мондый бәйге...

    Күптән түгел генә Алексеевск район мәдәният йортында күңелле чара булып узды.

    Ул "Шома бас!" дип аталды. Исеменнән үк күренгәнчә, әлеге күркәм вакыйга татар халык һәм этнографиясе биюләре буенча хореография һәм фольклор коллективлары смотр- конкурсының республика зона туры иде. Район мәдәният йорты методисты Р. Гатина сүзләренә караганда, Алексеевск сәхнәсендә мондый бәйге быел беренче тапкыр уздырылган. Элекке елларда районыбыз үзешчән бию коллективлары үз осталыкларын Чистай, Нурлат һ.б. төбәкләрдә күрсәткән булсалар, быел оештыру комитеты талантларны эзләп табу,онытылып барган халык авыз иҗаты җәүһәрләрен барлау өчен нәкъ менә безнең Алексеевскины сайлаган. Әлеге бәйге Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан үткәрелә. Аның максаты- милли традицияләрне яңадан торгызу, үсеп килүче буынны әхлакый рухта тәрбияләүдә татар халкының һәм этнографик биюләрнең әһәмиятен ачып бирү, хореография коллективларының һәм башкаручылар репертуарының сәнгати дәрәҗәсен күтәрү иде.
    Әлеге зона турында Алексеевскига якын урнашкан 8 район вәкилләре катнашырга тиеш булса да, төрле сәбәпләр аркасында кайбер коллективлар килеп җитә алмады. Ләкин бу хәл бәйрәм рухын һич кенә дә сүндерә, аны тоныклый алмады, килгән кадәресе тамашачыларны үзләренең матур чыгышлары белән сөендерде.
    Элекке, борынгырак биюләр хәзерге заманның җиңелчә ритмына ияреп сикерү генә түгел, ул башкаручыдан зур осталык һәм тырышлык сорый. Әлеге биюләребезнең һәр төбәктә, хәтта һәр авылда үзенә генә хас төсмерләре, аерым бизәкләре бар. Хәтта аякларны тыпырдатуның да, кул хәрәкәтләренең дә үз хикмәте, үзенчәлеге бар икән, ләбаса. Конкурста катнашкан һәркем-инде урта яшьтәгеләрдән алып, мәктәп укучыларына кадәр моны анык расладылар, минемчә.
    Алып баручы бәйгене ачып, мәртәбәле кунаклар-Казаннан килгән жюри әгъзалары белән таныштыргач, сәхнәгә беренчеләрдән булып Урманасты Шунталысы авыл мәдәният йортының "Рәйхан"фольклор ансамбле биючеләре чыкты. "Әй, җаныем суларда"-җырлы-биюле композиция шулай дип аталды. Җырчылар да, биючеләр дә тамашачыны шунда ук үзенә җәлеп итте. Килешле һәм җыйнак сәхнә костюмнары, чигүле калфак, балаитәкле күлмәкләр, чиккән алъяпкычлар үзләренә бик тә килешеп, образларын тагын да тулыландырды. Театральләштерелгән тамаша булгач, инде сагынып сөйләргә генә калган, шул сәхнәләрдә генә күрергә мөмкин булган алмалы, чәчәкле-чуклы чиләк-көянтәләр дә күңелгә сары май булып ятты.
    Менә сәхнәне тутырып, шау-гөр килеп, Кр. Баран авыл мәдәният йортының "Бәрәнҗә" керәшен фольклор ансамбле катнашучылары килеп чыкты. Артистларның көләч йөзләреннән, нурлы күзләреннән бөркелгән очкын тамашачыларга да күчте. Күңелләр исә ансамбльнең солисткасы башлап җибәргән көйгә кушылып, дәртләнеп китте. Менә алар, туганайлар, салмак, әмма гаять оста һәм тигез хәрәкәтләр белән үзләренә генә хас, аларда гына була торган төсмерләр белән тыпыр- тыпыр биеп тә киттеләр. 10 кешедән торган коллектив "Троица" бәйрәме йолаларын үз эченә алган театральләштерелгән тамаша күрсәтте.
    Алмалары, чияләре,
    Кызарып пешәр әле.
    Бүген исеңә төшмәсә,
    Иртәгә төшәр әле...
    Керәшен халкының яратып башкарган такмаклары аларның уңганлыгын, тырышлыгын, телгә, сүзгә оста булуларын расладылар. Шунысы куанычлы: коллективта ике генә бөртек ирнең катнашуы да ямь өстенә ямь өсти, образларны бербөтен итә.
    "Бәрәнҗә"леләрдән соң сәхнәгә Юеш Көрнәле авыл мәдәният йорты биючеләре чыкты. Шаян бию башкарган укучы кызлар да тамашачыларның күңелен кузгатып, елмаерга мәҗбүр иттеләр. Кызларга хас сыгылмалылык, җитез хәрәкәтләр, тембрны тою алар башкарган биюне тагын да күркәм итте. Боларга тагын әле килешле һәм матур күлмәк- яулыклары да өстәлде.
    «Чишмәкәй»-Коры Көрнәле авыл мәдәният йортыннан килгән балалар фольклор ансамбле үзен нәкъ менә шулай дип атаган. Кулларына ялтырап торган поднослар тотып, бераздан аларның эченә кереп басып, тыпырдаган кызлар үзләре сайлаган биюне оста итеп башкардылар. Чигелгән читекләре, балаитәкле күлмәкләре дә үзләренә бик килешеп торды.
    Корыкөрнәлелеләрне сәхнәдә янәдән Урманасты Шунталысы артистлары алыштырды. Румия Галиева белән Илшат Вәлиевлар бик тырышып шаян бию башкардылар. Йөгерек хәрәкәтләре, сыгылмалылык һәм осталыклары белән игътибарны үзләренә җәлеп иттеләр.
    Сәхнәдә-район мәдә-ният йортының "Элита" балалар коллективы ансамбле. Аккошлар сыман ап- ак, бик тә килешле костюмнардан сәхнәгә тиктормас, терекөмештәй тәгәрәп, әмма ритмны һич тә бозмыйча, 7-8 яшьлек кыз балалар килеп чыкты. Нигезендә мәшһүр Тукаебызның һәркем өчен гимнга әйләнгән "Туган тел" шигыре яткан музыкаль композиция дә шул исемдә иде. Балаларның заманча, классик хәрәкәтләренә зуррак яшьтәгеләр килеп кушылды. Күз явын алырдай ялтыравыклы, матур костюмнарын заманча бизәкләр тулыландыра, образларны күзалларга мөмкинлек бирә.
    "Без унике кыз идек"...Биләр авыл мәдәният йортының"Салават күпере"фольклор коллективы чыгышы менә шулай дип атала иде. Татар халкының шаян такмакларына ияреп тыпырдаган кызлар залда утыручыларга күңелле мизгелләр бүләк итте. Зәвыклы сәхнә костюмнары килешле итеп тегелгән һәм дөрес сайланган, дип уйлыйм.
    Аксубай районыннан килеп, аерым чыгыш ясаган Айназ Сөләйманова, әле мәктәп яшендә генә булуына да карамастан, өмет уята, үз биюе белән тамашачыны җәлеп итә.
    Чыгышлар тәмамлан-ганнан соң жюри смотр- конкурска йомгак ясады, һәр коллектив эшенә бәя биреп, уңышлы якларны санаганнан соң, алар адресына кайбер киңәшләрен, теләкләрен дә җиткерде, гомумән алганда, үзләрен үзешчән сәнгатьтә, бию юнәлешендә сынаган якташларыбызга киләчәктә дә тукталып калмыйча, кирәкле бу гамәлне дәвам иттерү зарурлыгын ассызыклады, яңа иҗат уңышлары теләде. Жюри әгъзалары татар халкының элек-электән килгән күркәм традицияләрен, аеруча да онытылып баручы, әмма кайбер төбәкләрдә әле дә булса сакланып калган матур бию үрнәкләрен сәхнәләргә алып менәргә мөмкинлек тудырган, костюмнар белән булышкан район мәдәният йорты методистлары эшен югары бәяләде, бу эшкә күбрәк коллективларны, клубларны тарту теләге әйтелде. Соңыннан Рәфидә ханым Гатина да үз фикерен җиткерде, ул әле мондый биюләрдә элек заманнарда татар кызлары гына чәчләренә тагып йөргән, фәкать безнең халыкныкы гына булган бизәнү элементы-чулпыларны онытмауга басым ясады. Азактан һәр коллективка да смотр- конкурсның дипломнары тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: