Заря
  • Рус Тат
  • Табигатьне саклау – һәркем эше

    Тирә-ягыбыз, туган җир - яшел бишегебез, сулар һавабыз, эчәр суларыбыз кешеләр битарафлыгыннан сыкрап утыра түгелме соң?! Уйлап карасаң, туган табигатебез, баласын баккан анадай, үзенең байлыклары белән кешегә хезмәт итә бит. Шуңа күрә дә кайбер язучылар җирне, табигатьне ана белән тиңлиләр: Җир-Ана, Табигать-Ана. Ә кешеләр - аларның балалары. Балалар сәламәт булса...

    Татар халкы элек-электән үзенең чисталыгы белән аерылып торган. Тәртип, чисталык саклау буенча халкыбызда төрле сынамышлар, язылмаган кагыйдәләр урнашып калган. Мәсәлән, чәчне тараганнан соң теләсә кая ташларга ярамый - башың авыртулы булыр. Тырнакны көн яктысында кисеп яндырырга кирәк. Теләсә кайчан киссәң, эт тырнагы чыга һ.б. Боларның асылында чисталыкка, тәртипкә, әдәпкә өйрәтү ята бит. Әйләнә-тирәне, табигатьне саклау өчен иң беренче кешенең үзенең, тәненең һәм җанының чиста булуы кирәк. "Коега төкермә - суын эчәрсең" дигән тирән мәгънәле мәкаль дә бар халкыбызда.


    Туган як, туган җир. Әти-әни кебек үк бик тә якын һәм кадерле бу сүзләр. Кеше үзенең туган төбәге белән горурланганда, иң элек, аның табигате, уңган-булган кешеләре турында сөйләргә ярата. Бу чыннан да шулай. Һәр кешегә үзенең туган ягының табигате иң матуры, иң гүзәле булып тоела. Минем өчен дә туган ягым күңелемә бик якын.


    Әйе, элек-электән кешеләр табигатькә тартылган. Табигать-Анабыз ачлык елларында аларны үлемнән саклап калган, дошманнардан яшеренергә булышкан. Әмма адәм баласы табигатьнең әлеге мәрхәмәтлелегеннән явызларча файдалана шул. Урманнардагы агачларны рәхимсез рәвештә кисә, яфрак-миннек әзерлибез дип, аларның ботакларын сындыра. Ә ул агачларның үсүе өчен ничә еллар кирәклеген онытып җибәрә. Кешеләр күңеле елдан-ел катылана бара кебек тоела миңа. Көн саен диярлек калкып чыккан завод-фабрикалар гына да табигатькә никадәрле зыян сала. Алардан күтәрелгән төтен һаваны зарарлый, елгаларга агып чыккан калдыклары сулыкларны пычрата. Ә үзебез эчәргә яраклы суның күләме елдан-ел кими дип чаң суккан булабыз. Болай дәвам итсә, берничә дистә елдан соң бөтенләй сусыз калмабызмы? Мине әлеге сорау бик борчый. Чөнки чишмәләребез дә кибеп, корып бара. Аларны чистартырга теләүчеләр көннән-көн сирәгәя. Элек пионерлар бергәләшеп чишмәләрне чистартырга йөргәннәр. Урманнарга агачлар утыртканнар. Гомумән, табигатьне саклауга үзләреннән зур өлеш керткәннәр.


    Хәзер техника заманы дияргә яратабыз. Һәр ике кешенең берендә машина. Руль артында ир-егетләрне генә түгел, гүзәл затларыбызны да күпләп күрергә мөмкин. Ә ул тимер атлардан чыгучы төтен исенең һаваны пычратуы хакында күпләребез уйлап та карамыйдыр. Иң мөһиме, миңа җайлы һәм уңайлы булсын, җәяү йөрергә генә туры килмәсен. Мин дә кешегә уңайлылык ягында, әмма машиналарның ягулыкларын табигатьне пычратмый торган итеп чыгарсыннар иде.


    Табигатьне сакларга кирәк, дип күп сөйлиләр. Әмма һәр кеше үзенең кылган эш-гамәлләре белән табигатьне саклауга өлеш кертергә тиеш. Урамнан барганда тәмәке төпчеген яисә чүп-чарыңны теләсә кайда ташлап калдыру, бу инде табигатьне саклауга керми. Өлкәннәр балаларына үрнәк күрсәтергә тиеш. Табигать кочагына ял итәргә чыккач, үз артыңнан җыештырып китәргә, агачларны сындырмаска, елга-күлләрне пычратмаска кирәклеген балаларга кечкенәдән аңлату зарур. Моны балалар бакчаларында ук аңлатырга тиешләр, минемчә. Бергәләп экскурсиягә чыккач, үзенең чүбен агач төбенә ташлаган баладан аны кире алырга мәҗбүр итү мөһим. Шулай эшләгәндә ул аны башка ташламаячак.


    Табигатькә булган саксыз караш нәтиҗәсендә күпмедер еллардан соң тереклек бетмәсме? Агачлар да, елга-күлләр дә бетсә, безгә кислородны кем бүлеп чыгарыр? Тәмле җиләк-җимешләре белән кем сыйлар?


    Әйдәгез, барыбыз бергә табигатебезне яклыйк, аны саклыйк. Яз көннәрендә өмәләргә чыгыйк, чүп-чардан арындырыйк, сыерчыклар килүгә оялар ясап элик.

    Альбина Вәлиева әзерләде

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: