Заря
  • Рус Тат
  • Вакытлыча борынгылыкка чумдык

    Узган шимбәдә район мәдәният йортында биш сәгать дәвамында иҗади халәт хөкем сөрде: бистәнең төп сәхнәсендә республика татар фольклоры фестиваленең зона туры булып узды.

    "Иске Казан түгәрәк уены" исеме астында узган һәм Татарстанда бишенче тапкыр үткәрелүче конкурс унбиш фольклор һәм вокаль коллективны җыйган, алар республиканың сигез районыннан килгән иде. Иң күп составны - биш (!) ансамбльне һәм ун солистның икесен безнең район тәкъдим итте.


    Газетада чакыру булуга да карамастан, бер генә тамашачы да килмәгән, бары тик катнашучылар гына иде. Кызганыч, татарларның көнкүреше, халыкның гореф-гадәтләре, уеннары һәм фольклор йолалары кемне дә булса битараф калдыра алыр идеме икән, аларның һәркайсының бит үз үзенчәлеген табарга мөмкин иде. Өстәвенә артистлар костюмнар, атрибутлар һәм декорацияләргә акча кызганмаган иделәр, бу аларның чыгышын тагын да матуррак һәм истә калырлык итте. Ә самавырдан агызып чәй эчү, хатын-кызлар чиккән тастымаллар һәм алъяпкычлар, бәйләнгән әйберләр, чиләк-көянтә асып суга барулар, гармунга кушылып җырлый-җырлый кич утырулар, башка уен коралларында: флейта, курай, авыз гармуны, шөлдерле барабан, рәшәткә тактасында һәм кашыклар белән уйнау - боларның барысы да безне ата-бабаларыбыз яшәгән заманга алып кайткандай булды. Шуның өстенә чыгыш ясаучылар арасында буыннарның күчүчәнлеге дә сөендерми кала алмады: биредә өлкән яшьтәге катнашучылар да, яшьләр дә, иң нәниләр дә бар иде. Бу уңайдан Урта Тигәнәле урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Венера Чәпчәкова менә нәрсә диде:


    - Мин бер үк вакытта ике ансамбльдә: "Глория" бию һәм "Ак калфак" фольклор ансамблендә шөгыльләнәм. Миңа бер үк вакытта бию дә (безнең репертуарда татар халык биюләре дә бар), сәхнәләштерелгән әсәрләрдә катнашу да ошый. Татар халкының көнкүреше миндә һәрчак кызыксыну тудыра: бабаларыбыз нинди булганнар, ничек яшәгәннәр, эшләгәннәр, буш вакытларын ничек үткәргәннәр? Безнең бу хакта онытырга хакыбыз юк, ул бит безнең тарихыбыз, шуңа күрә әбием сөйләгәннәрне кызыксынып тыңлыйм, бу миңа иҗат эшемдә булыша. Сүз уңаеннан әйткәндә, минем өстемдә сез күрә торган кием әбиемнеке.


    Фольклор композицияләреннән тыш, конкурс программасында игътибарга лаек биюләр, җырлар, халык уеннары һәм башка номерлар да күп иде. Ни кызганыч, теләсә нинди башка конкурстагы кебек үк, бу юлы да, жюри фикере буенча, кимчелекләрсез генә булмады: кайбер коллективлар фонограммадан, җырлауның академик, опера һәм хәтта эстрада алымнарын файдаландылар, татарларда бу да, сәхнәләштерелгән әсәрләрне артык озакка сузу да булмаган. Бер үк вакытта барысы да табигый, чын һәм саф халыкча булырга тиеш.


    Фольклор бәйрәме тәмамланды, ләкин аның җиңүчеләре билгеле түгел әле, аларның исемнәрен без яз көне, фестивальнең барлык зона турлары төгәлләнгәч кенә беләчәкбез. Ләкин монда кайсы коллективларыбыз һәм солистларыбызның таләпчән жюрида уңай тәэсирләр калдыруы белән ничек кызыксынмыйсың ди инде? Аның рәисе, сәнгать белеме кандидаты, республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре Эльмира Каюмованың сүзләре буенча, болар - Урта Тигәнәле авыл мәдәният йортының "Печән өсте" сәхнәләштерелгән әсәре белән "Ак калфак" фольклор коллективы, керәшеннәрнең туй йолалары белән Кр. Баран авыл мәдәният йортының "Бәрәнҗәр" халык фольклор коллективы, Түбән Тигәнәле авыл мәдәният йортының "Сердәш" фольклор ансамбле солисты - матур моңлы тавышлы Наилә Арсланова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: