Заря
  • Рус Тат
  • Яшь талантларга мәйдан

    Узган дүшәмбедә район мәдәният йортында "Иделкәем" балалар-яшүсмерләр һәвәскәр театр коллективларының республика смотр-бәйгесенең зона туры үтте. Бәйгедә Алексеевск эшчеләр бистәсеннән район мәдәният йорты "Радужная фантазия" халык театры, Урта Тигәнәледән "Алтын балык", Түбән Тигәнәледән "Сөенеч", Олы Тигәнәледән "Наз" балалар театры коллективлары һәм Коры Көрнәледән "Кабартма" халык театры катнашты. Әлеге чарага республиканың халык...

    - Рәфидә апа, әлеге бәйге турында берничә сүз сөйләп китсәгез иде.


    - Республикабызда "Идел" йорт" дип аталучы театрлар бәйгесе бара, шушы конкурс кысаларында "Иделкәем" дигән балалар коллективларының республика бәйгесе уза. Әлеге бәйгедә без дә Чистай шәһәрендә узучы зона турында катнашырга тиеш идек. Районыбызда театр коллективлары күп булу сәбәпле, жюри әгъзасын үзебезнең мәдәният йортына чакырып, менә шушы театр бәйрәмен уздырырга булдык. Бирегә без "Алтын битлек" район конкурсында җиңеп чыккан театр коллективларын гына сайлап алдык.


    - Һәр һәвәскәр театрга аерым тукталып китсәк, тагын да әйбәтрәк булыр иде, минемчә.


    - Беренче булып чыгыш ясаган "Радужная фантазия" халык театры коллективы (җитәкчесе Татьяна Самсонова) Владимир Илюховның "Волшебная книга или праздник с домовыми" пьесасын сәхнәләштергән. Артистларының оста һәм матур итеп уйнаулары мактауга лаек, әлбәттә. Спектакль уйнаганда темп һәм ритм саклау бик кирәк. Образ тудырып кына калмыйча биек ноктага җиткәнче үстереп бару безнең, әлбәттә, "Радужная фантазия"дә нык сизелә. Чын артистлар кебек сәхнәдә яшиләр.


    Урта Тигәнәледән килгән балалар театр коллективы турында (җитәкчесе Рәйсә Курмаева) шуны әйтәсем килә, алар берничә ел рәттән әлеге бәйгедә катнашып килделәр, ләкин районда гына, ә республикакүләм зонасына аларның быел беренче тапкыр гына чыгулары. Әлбәттә, декорация ягыннан да, музыкаль куелыш ягыннан да бик матур әсәр иҗат иткәннәр. Монда мәдәният йорты директоры Фоат Сафин белән авыл китапханәсе мөдире Равия Сафинаның да өлеше бик зур. Башка еллар белән чагыштырганда әлеге коллектив яхшы гына үскән һәм үзара бик дустанә яши, дисәм дә ялгышмам. "Алтын балык" дип аталучы әлеге театр коллективы бу конкурска "Үги кыз" дигән татар халык әкиятен әзерләгән. Араларында бик матур артистлары да бар. Бигрәк тә үги кызны уйнаган Илзирә Садыйкова белән Гөлбануны уйнаган Зөһрә Сафинаны аерым атыйсым килә. Гомумән, барча катнашучы да чын профессиональ артистларча уйныйлар һәм шуның кадәр дә үзләрен сәхнәдә иркен тоталар. Киләчәктә дә уңышлар телим аларга.


    Коры Көрнәледән "Кабартма" дип аталучы театр (җитәкчесе Дилбәр Казакова) 2013 елда "Халык театры" дигән исем алган иде. Балалар аз булса да бу авылда, мәдәният хезмәткәрләре малайларны да шулкадәр әйбәт һәм матур итеп уйнарга өйрәткәннәр. Алар Шамил Фәхретдиновның "Мыгырдык" дигән әсәрен сайлап алганнар. Декорацияләре дә бик кызыклы килеп чыккан: ул самавырны гына алыйк, мәсәлән. Зур гына бер самавыр тирәсендә баручы бу маҗара һәммәсенә дә ошагандыр, дип ышанып калам. Коллектив сәхнәдә үзен бик оста тота дияр идем. Балалар Мәүлидә апаларына (халык артисткасы Рәшидә апа Җиһаншинаны хәтерләтә, аның алымнары бар үзендә) тулы матур образ тудыралар.


    Түбән Тигәнәледән килгән "Сөенеч" балалар театры Ләбиб Леронның "Аңгыра сарык җүләре" дигән әкиятен күрсәтте. Суфия Закирова җитәкчелегендәге коллектив шушы әкиятләре белән үзләренең осталыкларын чын-чынлап күрсәтә белделәр. Бу авылдан килгән балалар бик матур уйныйлар. Куянша ролен башкарган Зилә Вәлиуллинаны, Бүретдин ролендәге Миләүшә Закированы һәм Төлкиназны уйнаган Румия Сибатованы аерым атап китәсем килә. Аларны гына түгел, башка уенчыларны да мактыйсым килә - барысы да бик оста уйнадылар, рольләре дә үзләренә бик килешеп тора. Әлеге театр коллективының уңышын мин мәдәният йорты җитәкчесе Суфия Закированың театрны яратуыннан дип уйлыйм, чөнки ул эшләгән вакыттан бирле алар бик матур гына чыгыш ясыйлар һәм зур уңышларга ирешеп киләләр. Әлбәттә, бу коллективның бары бер генә кимчелеге бар, театрда гел кызлар гына, малайлар юк. Гомумән, декорацияләрен дә сайлый, гримны да чын "җәнлекләрчә" сала белгәннәр. Афәрин, "Сөенеч"леләр! Әгәр дә һәр елны үзләрен шулай матур гына күрсәтеп килсәләр, алдагы елларда Түбән Тигәнәле коллективы "Халык театры" дигән исем яулавына да өметем юк түгел.


    Олы Тигәнәледән "Наз" балалар театры коллективы (җитәкчесе Гөлүсә Төхфиева) "Бодай башагы" рус халык әкиятен күрсәтте. Әлеге кечкенә генә әсәрне үзләре татар теленә тәрҗемә итеп ясаганнар. Декорацияләренең (декоратор Данис Закиров) җиңел генә алмашынуы, костюмнарының тегелеше, кеп-кечкенә балаларның сәхнәне яратып уйнаулары һәммәбезнең күңеленә хуш килде. Бу коллективның мондый бәйгедә беренче тапкыр гына катнашуы. Тагын шуны да әйтәсем килә, биредә авыл җирлеге сәркатибе Ләйсән Хәмитшина белән авыл китапханәсе мөдире Фәния Садыйкованың өлешләре дә бик зур, чөнки Ләйсән идеяләре белән ярдәм итсә, Фәния әлеге әкияткә костюмнар тегелеше белән булышты. Аларның клуб хезмәткәрләре белән бергә эшләү нәтиҗәсендә, күреп торганыгызча, бик матур спектакль барлыкка килгән.


    Ни өчен бу спектакльләрне күрсәтәсебез килдеме, чөнки әлеге чарага карасыннар, өйрәнсеннәр дигән максат белән үзебезнең авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләрен дә чакырган идек, кемнеңдер костюмнары бик уңышлы чык-кан, кемнеңдер декорацияләре матур булган. Бигрәк тә, декорацияләрнең җиңел итеп алмашынулары, спектакльнең төрле моментларында актерларның һәм сәхнәдәге җиһазларның үзенә бертөрле урнашуы клуб хезмәткәрләренә бик-бик кирәкле нәрсә. Чөнки җырлап-биеп кенә дә булмый, ә театрны уйнарга кирәк һәм аны һәр авылда уйнарга мөмкинчелекләр дә бар. Театрны бит аны бөтен халык та: олысы да, кечесе дә ярата. Шуңа күрә авылларыбызда театр коллективлары күбрәк булса, тагын да әйбәтрәк булыр иде.


    - Мәдәният хезмәткәрләренә нинди теләкләр теләр идегез?


    - Соңгы сүзем итеп, барлык театр коллективларына да бары бер генә теләгем бар: репертуар өстендә күбрәк эшләсеннәр иде. Киләчәктә дә матуррак әсәрләр күрәсе килә, әкият кенә түгел, ә чын-чынлап күп актлы пьесаларны сайлап алып районыбыз халкына сәхнәләштереп күрсәтүләрен телим. Тагын бер нәрсәне әйтәсем килә, рус коллективлары авыл сәхнәләрендә кечкенә генә мини-спектакльләр кую белән генә чикләнмичә, тагын да күбрәк чыгыш ясап, шундый конкурсларга кадәр барып җитсеннәр иде.


    - Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт, Рәфидә апа. Яшь талантларга мәйдан бирүче мондый конкурслар алга таба да дәвам итсен иде, дигән теләктә калабыз.

    Камил Саттаров, Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, режиссёр:

    - Заманында бөек шагыйребез Габдулла Тукай татар халкында бер профессиональ театр булдыру турында хыялланган. Аның бу хыялы 1906 елда тормышка аша. Хәзергесе вакытта республикабызда 15 профессиональ театр, 1706 үзешчән театр коллектив, 300 дән артык балалар һәм яшүсмерләр, курчак театрлары бар дип исәпләнә.


    15 елдан артык республикабызда балаларның республика смотр-конкурсы үтә. Баштагы елларда ул Яр Чаллы шәһәрендә "Алтын битлек" исеме астында уздырыла иде, ләкин күп кенә районнар һәм шәһәрләрнең театр коллективлары җитәкчеләре, Казанда үткәреп булмасмы, безнең балаларның башкалабызны күрәсе, танышасы килә, дигәч, без аны Казан шәһәренә күчердек. Монда ул "Иделкәем" исеме белән. Ул безнең һәр елны сигез зонада үткәрелә. Бүген менә сезнең районны Чистай зонасы кысаларында карарга туры килде. Алексеевск үзешчәннәре турында шуны әйтәсем килә, мин биредәге театр сәнгате белән бик күптәннән таныш, иң кимендә бер 30 елга якын. Аның бик матур гына үскән вакытлары да булды. Рус театрларының да, татар театрларының да әзрәк кенә төшеп торган вакытлары да булмады түгел, чөнки театр сәнгате бер дәрәҗәдә генә бара алмый, шуңа күрә соңгы елларда Алексеевск район мәдәният йорты районда театр фестивальләре оештырып, бу жанрга зур игътибар бирә, нәтиҗәләре дә бар, дип әйтер идем.


    Бүген әлеге бәйгедә бик матур гына рус театры һәм татар театрлары да чыгыш ясады, аларның һәммәсе дә республикада да зур урыннар алырлар, дип уйлыйм мин. Сәнгать бизәлеше шактый ук баеган, матурланган, киемнәр тегелгән, матур гына музыкаль спектакльләр барлыкка килгән. Бу безне бик шатландыра. Театр сәнгате буенча Алексеевск болай барса, минем уйлавымча, ул республикада әйдәп баручы районнарның берсе булыр, иншаллаһ.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: