Заря
  • Рус Тат
  • Яшәсен татар моңы...

    Узган атнада Юеш Көрнәле авылы мәдәният йорты күп кенә кунакларны каршы алды. Бу көнне районыбызның сәләтле яшьләрен һәм өлкәннәрне ачыклау, аларга иҗади яктан ачылу өчен шартлар тудыру максатыннан оештырылган иҗат бәйгесендә татар авылларыннан үзешчән җырчылар катнашты. Әлеге бәйге турында район мәдәният йорты методисты Рәфидә Гатина белән сөйләшәбез: - Рәфидә апа,...

    Узган атнада Юеш Көрнәле авылы мәдәният йорты күп кенә кунакларны каршы алды. Бу көнне районыбызның сәләтле яшьләрен һәм өлкәннәрне ачыклау, аларга иҗади яктан ачылу өчен шартлар тудыру максатыннан оештырылган иҗат бәйгесендә татар авылларыннан үзешчән җырчылар катнашты. Әлеге бәйге турында район мәдәният йорты методисты
    Рәфидә Гатина белән сөйләшәбез:

    - Рәфидә апа, "Татар җыры" нинди максат белән үткәрелә һәм башка еллардан аермалы буларак, аңа нинди яңалыклар кертелде?
    - "Татар җыры-2013" бәйгесенең максаты - яшь талантларны эзләү, барлау, киләчәк буынны тәрбияләү. 29 мартта "Татарстан - Яңа гасыр" каналыннан күрсәтелүче "Җырлыйк әле" тапшыруына район мәдәният йортында сайлап алу туры булачак, анда махсус Нәҗип Бәдретдинов үзе киләчәк. Безнең районнан шунда катнашырга тиешле яшь категорияләре буенча 15 кеше сайланып алыначак. Менә шуның өчен дә быелгы бәйгене март аенда уздырырга булдык, гәрчә ул апрель аенда гына үткәрелергә тиеш булса да.
    Быел әлеге конкурста 25ләп үзешчән җырчы катнашты. Бәйге күтәренке рухта, бик матур үтте. Җырчыларның тавышлары барысыныкы да бертигезрәк дип әйтсәм дә, хата булмас, минемчә, чөнки бер кешене генә аерып алып, аерым кешене генә билгеләп китеп булмый. Конкурс булгач, әлбәттә, 1нче, 2нче, 3нче урыннар булырга тиеш инде ул. Шуңа күрә жюри составына кемнедер сайлап алу бик авыр булды. Кем профессиональрәк җырлый, кем ноталарны сузып бетерә, шундый критерийлар буенча сайладык. Былтыр мондый бәйгене уздырмаган идек, шуңа күрә аның дәрәҗәсе түбән төшкәндер дип уйлаган идем. Киресенчә, дәрәҗә тагын да арта төшкән. Беренчедән, артистларыбыз "киенергә" өйрәнделәр, матур күлмәкләр, туфлиләр, икенчедән, репертуарны сайлый белгәннәр. Мин моны республикабызда үткәрелеп килүче күп кенә бәйгеләрдә, мәктәп укучыларының төрле конкурсларда катнашуларыннан да күрәм.
    - Җырчылар нинди категорияләргә бүленде һәм аларга нинди урыннар билгеләнде?
    - "Татар җыры" дигәч (шәхсән минем үземә шулайрак тоела), мондый бәйгеләрдә чыгыш ясаучылар күбрәк татар халык җырларына өстенлек бирсәләр, конкурс тагын да матуррак, ямьлерәк булыр иде кебек. Быел нибары бер татар халык җыры башкарылды дисәм дә ялгыш булмас. Әлеге "Ал Зәйнәбем..." җырын 7 яшьтән алып 12 яшькәчә булган балалар арасыннан Югары Татар Майнасы авылы кызы Ксения Хәбибуллина башкарды. Минем өчен ул үзенә күрә бер театр, бер спектакльдән өзек кебек булды, шуның кадәр образга кереп, бик моңлы һәм матур итеп башкарып чыкты. Әлбәттә, Ксения үз категориясендә I урынны яулады. Төрле конкурсларда катнашып килгән кыз былтыр үзен "Нәни мисс" конкурсында күрсәткән иде. Тавышы ачыла гына бара, бик өметле кыз, диясем килә.
    II урынга Юеш Көрнәле авылыннан Регина Хушанова һәм Дарья Толканова белән Ләйсән Корбанова дуэты лаек булды. Регина турында шуны әйтәсем килә, ул бик талантлы күренә, "Созвездие - Йолдызлык" фестивалендә дә булып кайткан иде. Ә инде дуэттагы кызларның берсе рус кызы булса, икенчесе Таҗикстаннан кайткан. Алар Алсу репертуарыннан "Сандугачым" дигән җырны башкардылар. Халыкка бик тә ошады.
    III урынны Рифат Хәйбуллин (Зур Тигәнәле) һәм Зилә Вәлиуллина (Түбән Тигәнәле) алды. Рифатыбыз безнең кечкенәдән үк шигырьләр сөйләп, халыкка танылган бала. Киләчәктә мин аны зур сәхнәләрдә күрербез, дип күзаллыйм, бик талантлы һәм өметле. Урта Тигәнәледән Фирзәр Вәлиуллин белән Урманасты Шунталысыннан Ранил Вәлиев кызыксындыргыч призларга ия булдылар.
    13тән алып 17 яшькә кадәрге категориядә I урынга Коры Көрнәледән Альфред Шәмсетдинов лаек булды. Районыбыз концертларында бик теләп катнашучы егет, шуңа күрә аңа беренче урынны бирми булдыра алмадык. II урынга шулай ук әлеге авыл кызы Алия Вәлиева лаек булды. III урынны Илсинә Вәлиуллина (Урта Тигәнәле) һәм Зәринә Хәлилова (Зур Тигәнәле) бүлеште. Илсинә бик тере кыз, үзе сайлаган җырны образга кереп, бик оста итеп башкарып чыкты. Гөлнара Гомәрова (Кыр Шунталысы), Гөлүсә Фазуллина (Түбән Тигәнәле) һәм Ландыш Галләмова (Кыркүл) шулай ук кызыксындыргыч бүләккә ия булдылар.
    18дән алып 30 яшькәчә кате-гориядә биш кеше җырлады. Быелгы конкурска Татар Майнасыннан төрле категорияләр буенча өч кеше килгән иде, шуларның өчесе дә бик туры китереп сайланган кешеләр. Минемчә, бу мәдәният хезмәткәрләренең дә эшләведер. Элегрәк елларда бу авыл солистлар белән әллә ни аерылып тормый иде. Ә менә быел үзләрен күрсәтә алдылар, бәлки, бу тырышлык аркасындадыр. 24 яшьлек Римма Галимова-Камалиева "Кышкы романс" җырын башкарды. Бик авыр җыр, төгәл һәм тигез итеп җырлады аны Римма. Шуның белән ул I урынны алды. Алдагы елларда да үзебезнең концертларыбызда күрербез, дип өметләнеп калам. II урынга Урманасты Шунталысы авылыннан Эльвира Вәлиева белән Кр.Бараннан Светлана Әхмәтова лаек булды. Эльвира авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли, үзенчәлекле итеп бик авыр җыр башкарды. Иң башта клубта эшләүчеләргә урыннар бирмәскә дип тә уйлаган идек, аннан соң нишләп әле бирмәскә, чөнки халык белән эшлиләр бит, дип аларга да урыннар бирергә булдык.III урынны Коры Көрнәле авылы кызлары Гөлнара Гәрәева һәм Лилия Сабирова алды. Әлеге категория җырчылары турында тагын бер нәрсә генә әйтәсем килә, бүгеннән үк аларны концертларга алырга була, чөнки тавышлары ачылып беткән, үзләрен профессиональ дәрәҗәдә тоталар.
    31дән алып 55 яшькәчә һәм аннан да олыраклар категориясендә I урынны Түбән Тигәнәле авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Наилә Арсланова яулады. Башка вакытларда Наиләнең бик нык дулкынланганы сизелә иде. Ә бу конкурста ул үзен бик иркен тотып "Юксыну" дигән җыр башкарды. Хәтта залда утырган халык елап утырды. II урынны Зур Тигәнәледән Данис Закиров белән Назлыгөл Гайнуллина бүлеште. III урынга Татар Майнасыннан укытучы Рима Галимова-Миндубаева лаек булды. Әшнәк авылыннан Фәния һәм Фәнзия Насыйбуллиналар (алар икесе дә 70тән өстә) аерым-аерым, баянсыз, үз тавышларына җырладылар. Без аларны апрель аенда үтәчәк ветераннарның "Балкыш" фестиваленә көтеп калабыз.
    - Рәфидә апа, тамашачылар хакында ни диярсез икән?
    -Залда утырган тамашачыларыбыз турында да берничә сүз әйтеп үтәсем килә. Катнашучылар һәм үзебезнең мәдәният хезмәткәрләреннән кала, биредә утызлап олы яшьтәге апа, шулай ук ике авыл җирлеге башлыгы Рашат Зарипов (Зур Тигәнәле) белән Зөфәр Зарипов (Юеш Көрнәле) та бар иде. Алар һәммәсе дә һәрбер чыгыш ясаган җырчыны алкышлап, алар өчен җан атып, кайгыртып, шатланып утырдылар. Хәтта ахырдан жюри нәтиҗәләрен дә көттеләр. Моның өчен аларның барысына да бик зур рәхмәт әйтәсем килә.
    - Быелгы "Татар җыры"нда бүләкләү булдымы? Алдагы бәйгеләрдә катнашучыларга теләкләрегез нинди?
    - Әлбәттә, бернинди бәйрәм дә бүләксез булмый инде ул. "Татар җыры" үзенә күрә бер бәйрәм кебек булды. Бүләкләүләргә килгәндә, быел без катнашучыларыбызны грамоталар һәм акчалата премияләр белән бүләкләдек.
    Киләчәктә дә шундый бәйгеләр булып торсын иде. Бәлки, аны елына ике тапкыр, яшь категорияләре буенча уздырырбыз әле, дип тә уйлыйбыз. Катнашучыларга теләгем шул - тырышсыннар. Әлбәттә, тырышлык булганда гына барысына да ирешергә була. Беренчедән, теләкләре булып, үзләре өчен җырласалар, икенчедән, үз моңнары һәм җырлары белән кешеләрне сөендерәчәкләр.
    - Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт, Рәфидә апа. Яшь талантларга мәйдан бирүче мондый конкурслар алга таба да дәвам итсен иде, дигән теләктә калабыз.
    Әңгәмәдәш - Алсу ШӘЙХУЛЛИНА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: