Заря
  • Рус Тат
  • Беренче, урта...

    Бер гасырлык юбилей - истәлекле вакыйга. Өстәвенә әлеге күркәм датаны тулы урта белем биргән, бистәдә озак еллар буена бердәнбер уку йорты булган мәктәп билгеләп үтәсә. Шул дәвердә аның диварларыннан ничәмә-ничә буын аны тәмамлап чыккан да, күпме язмышлар биредә үз чиратларында үзенчәлекле профессиональ династия төзегән гаҗәеп укытучылар җитәкчелегендә үз башлангычын алган....

    Бер гасырлык юбилей - истәлекле вакыйга. Өстәвенә әлеге күркәм датаны тулы урта белем биргән, бистәдә озак еллар буена бердәнбер уку йорты булган мәктәп билгеләп үтәсә. Шул дәвердә аның диварларыннан ничәмә-ничә буын аны тәмамлап чыккан да, күпме язмышлар биредә үз чиратларында үзенчәлекле профессиональ династия төзегән гаҗәеп укытучылар җитәкчелегендә үз башлангычын алган.
    Әһәмиятле вакыйгага багышлап 1 нче мәктәп педагоглары китап чыгарырга булганнар - аның битләрен бергәләп ачып карыйкмы?

    Башлангыч
    Юбиляр-мәктәпнең тарихи башлангычы авылда халык мәгарифе министрлыгы акчасына төзелгән дүрт сыйныфлы шәһәр училищесы сафка баскач, 1912 елдан санала башлый. Пенсия яшендәге, бәлки әле өлкәнрәктер дә алексеевскилылар 30 нчы елларда җимерелгән чиркәүдән ерак түгел генә бистәнең иске өлешендә биек тәрәзәле һәм түшәмле иркен агач бинаны хәтерли торганнардыр. Училищеда берничә иркен сыйныф бүлмәсе, китапханә (2000 том чамасы) һәм ике киенү-чишенү бүлмәләре булган. Керосин лампалары белән яктыртылган һәм мичкә утын ягып җылытканнар. Аерым флигельдә укытучылар өчен фатирлар урнашкан, шулай ук алма һәм яшелчә бакчалары була. Училищеда 40-50 бала бушлай укыган, аларга рус теле һәм әдәбиятын , арифметика, химия фәннәрен укытканнар, хезмәт күнекмәләренә өйрәткәннәр. Мәктәп коридорларының берсе спортзал итеп файдаланылган, шулай ук анда концертлар, театраль тамашалар һәм бию кичәләре үткән.
    Егерменче елларда училище крестьян яшьләре мәктәбе итеп үзгәртелә. 1921 елда анда 126 укучы белем ала, ул чактагы укытучылар арасында районда санитария һәм сәламәтлек саклау эшенә мөһим өлеш керткән, тәҗрибәле табиб белеменә ия, белеме буенча фельдшер Андрей Петрович Лабзин зур роль уйный. Дәресләр ике сменада алып барылган, укытучылар дәресләрдән тыш өлкәннәрне белемсезлекне бетерү прогаммасы буенча укырга-язарга өйрәткәннәр. Андый педагоглар арасында Г.С. Рябцева, А.И.Сахарова, Т.Ф. Тюрикова ("Хезмәт герое" исеменә лаек булган),К.В.Широкова, П.И.Едалиналар исемнәре билгеле. Сугышка кадәрге мәктәптә сыйныфтан тыш эш үсеш алган була: балалар иң төрле юнәлешләрдәге түгәрәкләргә йөриләр, хорда җырлап, спектакльләр куялар. 1934 елда мәктәп җидееллыкка үзгәртелгән, 1938 елда документларда ул инде урта мәктәп дип аталган. 1940-41 елларда анда 580 укучы укыган, дәресләр өч уку бинасында алып барылган.
    Бөек Ватан сугышы башлангач, ир-ат укытучылар директор Г.Рябцев җитәкчелегендә фронтка китә, өйләренә, әлбәттә инде, барысы да әйләнеп кайта алмый. Сугыштагы фронтовикларны яшьләр алмаштыра, кырыгынчы еллар азагында мәктәпкә Казан педагогия институтын тәмамлаучылар кайта. 1947 елда мәктәп директоры А.Забелина ТАССР Верховный Советы депутаты итеп сайлана, шул ук елны ике катлы бертип сигезьеллык мәктәп бинасын төзү башлана, аны эшләр тәмамлангач, шулай да урта мәктәпкә тапшырырга карар итәләр.
    Яңа мәктәп
    Әлеге совет стилендәге штукатурланган ак стеналы классик корылманы алексеевскилылар озак вакытлар "яңа" мәктәп дип атап йөрттеләр. Баштан ул бик зур булып тоела: сыйныф бүлмәләре, актлар/спорт залы, укытучылар бүлмәсе, канцелярия, аерым лаборатория биналары, подвалда-буфет һәм ашханә. Янәшәдә-зур спорт мәйданчыгы, уку-өйрәнү кишәрлеге. Нәкъ менә шушы мәктәптә бик көчле укытучылар коллективы барлыкка килә. И.П.Брехова, озак еллар мәктәпне җитәкләгән А.А.Малафеева, Н.П.Храмова, Прасковья Степановна белән Павел Константинович Макаровлар, Антонина Ивановна белән Виталий Иванович Абрамовлар, А.Д.Антонов, М.П.Морозова, М.В.Богомолов, Г.С.Те-перина, В.И.Еремина, М.П.Самсонова, А.С. Мозохина, В.Г.Григорьева, М.И.Первушин-алар сугыштан соң һәм илленче елларда эшли башлап, ныклы педагогик традициягә старт бирәләр. Соңрак аларга Людмила Николаевна белән Сергей Дмитриевич Заборовлар, Маргарита Петровна белән Владимир Семенович Тарсуковлар, Вера Николаевна Васильева кушыла. Укытучылар педагогик фикернең барлык яңалыкларын, шәһәр мәктәпләренең эш тәҗрибәсен мавыгып кабул итәләр. Проблемалы укыту методы буенча эшләү, шәхескә аерым якын килүгә юнәлеш тоту-ул чакта боларның барысы да була. 60нчы елларда мәктәп, берничә база предприятиесе белән элемтә урнаштырып, актив төстә производствога укыту программасын үзләштерә. Физкультура-спорт эшенә зур игътибар бирелә: укытучылар А.Г.Книгин, М.В.Богомолов, Н.С.Кудряшов ел саен зона ярышларына баралар, аларда укучылар призлы урыннар алалар. Үзешчән сәнгать үстерелә-А.А.Забелина җитәкли торган укытучылар хоры гына да ни тора: смотрларның берсендә педагоглар коллективы республика буенча икенче урынны ала!
    Алексеевск урта мәктәбе республиканың беренче өч мәктәбе арасында хезмәт даны һәм тарихи вакыйгалар урыннары буйлап походлар оештыруга керешә, эзләү-тикшерү эшен җәелдереп җибәрә. Шуның нәтиҗәсендә менә дигән мәктәп музее-безнең районда гына түгел, ә бәлки бөтен Россия Федерациясендә дә иң яхшыларның берсе булган музей булдырыла.Туган якны өйрәнү эшенең чишмә башында тарих укытучысы В.И.Абрамов тора, музей штабын югары сыйныф укучылары тәшкил итә. Укучыларның берничә буыны педагог җитәкчелегендә шундый бай коллекция җыялар ки, вакыт узу белән ул район музее фонды өчен ныклы нигез булып хезмәт итә. Мәктәп музее хәзер дә эшли, аны педагог Л.Е.Трифонова җитәкли.
    1985 елдан Алексеевск урта мәктәбе дректоры булып Б.А.Малафеев эшли башлады. Бу билгеләү илдә үзгәртеп кору башлану белән туры килде, әлеге үзгәртеп коруның төп юнәлешләреннән берсе җитештерү һәм бюджет өлкәләрендә либеральләштерү булды. Шул исәптән кадрлар мәсьәләләрендә дә мөстәкыйльлек күрсәтергә мөмкинлек туды. Мәктәп директорына төрле һөнәр белгечләрен эшкә алу хокукы бирелде. Мәктәптә шулай итеп сыйныфтан һәм мәктәптән тыш эшләрне оештыручы Л.И.Абрамова, китапханәче Е.М.Метелькова, педагог-оештыручы А.Г.Шеланов, производствога өйрәтү укытучысы Л.Г.Никитина эшли башлады. Аларның педагогик белемнәре булмаса да, иҗат кешеләре буларак, намуслы, балалар белән күңел биреп эшләү нәтиҗәсендә мәктәп тормышын шактый гына баеттылар.
    Педагогия коллективы бик киеренке һәм кызыклы эшчәнлек белән яши. Әлеге эшчәнлекнең төп оештыручылары булып завуч Л.Н. Заборова, ә аннары аңа алмашка килгән Л.В.Суркова тора. Семинарлар, педсоветлар, ачык дәресләр, конкурслар, "Контакт" аралашу клубы-болар барысы да укытучылар берләшмәсен югары тонуста тотарга ярдәм иткән.
    Укытучы-новаторлар һәм галимнәр Зайцев, Лысенкова, Амонашвили, Шаталов, Ильин һәм башкаларның тәҗрибәләре актив өйрәнелде. Күп кенә укытучылар иҗат семинары системасын һәм квалификацияне күтәрү курсларын үтте, мәктәпкә атаклы методистлар һәм психологлар чакырыла. Иҗат атмосферасында яшь буын тәҗрибәне тиз туплый.
    Бүгенге көн
    2003 елда мәктәп директоры итеп Елена Петровна Белова билгеләнә. Шул ук вакытта район башлыгы Алексей Демидов инициативасы белән бөтен укыту комплексын реконструкцияләү башлана. Башлаган эшне хәзерге Алексеевск районы башлыгы Владимир Козонков дәвам иттерә. Төзүчеләр, җәйге чорда педагогия коллективы, укучылар, аларның ата-аналары, башка мәктәпләрдән һәм балалар бакчаларыннан коллегалары, Валерий Фадеев җитәкчелегендә мәгариф бүлеге, предприятие һәм оешмалар вәкилләренең тырышлыгы белән 2003 елның 1 сентябрендә Алексеевск урта мәктәбенең беренче чираты ачылды. Тантаналы линейкада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы секретаре, әлеге мәктәптә укып чыккан Валентина Липужина да булды.
    2003 елның 22 декабрендә яңа, бик тә кирәк спорт залы үзенең ишекләрен ачты. 2005 елның 8 сентябрендә төзүчеләр мәктәпнең икенче чиратын тапшырды: укыту кабинетларыннан тыш өч катлы бина, яңа ашханә, гүзәл актлар залы. Республика Президенты Минтимер Шәймиев мәктәпкә яңа компьютер сыйныфы бүләк итте. Инглиз теле дәресләре өчен лингафонлы кабинет булдырылды, мәктәп остаханәсе өчен җиһазлар, физика, химия, биология өчен лабораторияләр, укыту кабинетларына күргәзмә әсбаплар алынды. Мәк-тәбебезне тәмамлаган А.А. Демидов ярдәме белән мәктәп тарихы музее бинасы оформить ителде.
    Тагын ике елдан соң комплексның өченче чираты ачылды. Яңартылган иске бина төп корпус белән арка рәвешендә тоташкан, анысы башлангыч сыйныф укучыларына, балалар иҗаты үзәгенә, спорт мәктәбенә, яшь туристлар станциясенә бирелде.
    Бүгенге көндә 1нче Алексеевск мәктәбендә дәресләр һәм дәрестән тыш укулар үткәрү өчен бөтен нәрсә дә бар, матди база даими төстә интерактив җиһазлар белән яңартылып тора. Мәктәптә бик яхшы, балаларны яратучы педагоглар эшли, дәресләрдән соң теләге булган һәр бала үзенең талантын түгәрәкләрдә һәм секцияләрдә үстерә, мәктәп китапханәсенә бара ала. "Вега" балалар оешмасы эшләп килә. Мәктәптә тормыш кайный: иртәдән кичкә кадәр аның коридорлары һәм сыйныфларында балалар тавышы тынмый, ә бу исә мәктәп йортында балаларга уңайлы һәм җайлы дигән сүз.
    Халык мәгарифендә үзенең юлын гасыр башында башлаган беренче мәктәп бүген үзенең юбилеен бәйрәм итә.

    Мәктәп дирекциясе ярдәмендә Юрий ЕГОРОВ әзерләде

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: