Заря
  • Рус Тат
  • Хәтерлим мин әле бүгенгедәй...

    Чын кешеләр булсын дия-дия, Йокламыйча озын төннәрне, Кызганмыйча йөрәк җылыгызны Ямьләдегез безнең көннәрне.

    Хәтер йомгагын сүткәндә уйларым ирек-сездән инде бик еракта калган балачакка, мәктәп елларына барып тоташа. Күңелдәге шатлык хисе, дулкынлану белән тәүге тапкыр Зур Тигәнәле сигезьеллык мәктәбе бусагасын атлап керүем бүгенгедәй хәтердә. Бу 1968 елның 1 сентябре иде. Анда безне көләч йөзле, ягымлы карашлы һәм сөйкемле Зөлкария апа Мөлекова каршы алды. Шул көннән башлап ул зур тырышлык һәм осталык белән безгә хәреф танытты, укырга-язарга өйрәтте, җитәкләп тылсымлы белем дөньясына алып кереп китте...

    Дәресләрдән соң озайтылган көн группасына йөрүләр күңелгә сеңеп калган. Төрле мавыктыргыч уеннар уйнаткан Гөл-сирә апа Вәлиуллина, Миңзифа апалар да (фамилиясе хәтердән чыккан) минем өчен сабырлык һәм шәфкатьлелек үрнәге булып торалар.

    Башлангыч сыйныфлардан соң дүртенчедә безне сыйныф җитәкчебез Миңҗиһан апа Шакирова үз канаты астына алды, әле яңа гына институт тәмамлап килгән Миңҗиһан апа математика укытты, ире Нургазиз абый мәктәп директоры булып эшли башлады. Җитәкче булуы өстенә әле Нургазиз Сәлим улы физика фәнен дә укытты, катлаулы һәм серле бу фәнгә карата укучыларында мәхәббәт һәм кызыксыну уята белде. Табигате белән ачык күңелле, кайгыртучан, тапкыр һәм шаян телле бу абый җитәкче йөген һич тә авырсынмый озак еллар буе армый-талмый тартып барды...

    Миңҗиһан апа, сыйныф җитәкчесе буларак, күбрәк малайлардан торган классны тиз арада туплый алды, "сугыш чукмарлары" булган малайларны да, әләкче, елак кызларны да бер карашы, басынкы тавышы белән авызына карата иде.

    Рус теленә кызыксыну уяткан Рәсима апа Зайдарова (хәзер инде мәрхүмә) шәхсән минем өчен, дус кызларым өчен дә чын мәгънәсендә матурлык алиһәсе иде. Зифа гәүдәле, сылу, ыспай бу апага һәрчак охшарга тырыштык, хәтта чәчебезне дә аныңча тарарга омтылдык, аның йөрешен кабатладык. Үзен бик яраткангадырмы, тәнәфесләрдә берәр төрле сорау бирсә, кызарып-пешеп булса да, русча җавап бирергә тырышабыз, Рәсимә апа русча белгәнебезне күрсен, янәсе.

    Беренче карашка гаять кырыс һәм таләпчән, әмма киң күңелле, искиткеч гадел педагог Роза апа Мортазина безгә математика фәненең серләрен ачты, зур осталык белән укучыларында фикерләү сәләте үстерүгә булышлык итте. Хезмәт дәресләрендә тамбур энәсе белән ашъяулык-сөлгеләргә бизәкләр төшерергә, тәмле ризыклар әзерләргә өйрәтә иде.

    Яшь, көч-куәте ташып торган, төз гәүдәле физкультура укытучысы Нургаләм абый Галимов (урыны җәннәттә булсын мәрхүмнең) минем күңелдә бүген дә шул килеш саклана. Сәламәт яшәү рәвешен, спортны һәрчак пропагандалаган, үз фәненә аерым бер ихтыяҗ тәрбияләгән педагог ничәмә-ничә буын укучылырның якын дусты, киңәшчесе булды. Район, республика күләмендә үткәрелгән чаңгы ярышларымы, волейбол яисә спортның башка төреме - талантлы остаз һәм аның шәкертләреннән башка узмагандыр.

    Туган телне, татар әдәбиятын яратырга өйрәткән, төпле белем биргән Рәисә апа Мөгаллимованы әлеге язмамда искә алмасам, мәрхүмәнең рухын рәнҗетермен төсле. Искиткеч сабыр холыклы, тыйнак һәм авыр язмышлы укытучым... Муса Җәлил, Һади Такташ, Габдулла Тукай шигырьләрен тоташ яттан сөйләгәндә, әдәби әсәрләрдән өзекләр укыганда иң тиктормас, шук-шаяннарны да тын калырга мәҗбүр иткән сипкелле һәм сөйкемле укытучым...

    Берничә буынга белем һәм тәрбия биргән, легендага әйләнгән Даһия апа Хафизова безнең гаиләдә ничә кеше бар - шуларның барысын да укыткан. Мәктәпне, балачакны ничек кенә искә алма, уйлар барыбер Даһия Нәбиевна образына барып тоташа. Күршебездә генә яшәгән кырыс чырайлы, хәрәкәтчән укытучы апаның дәресләрдән соң каз бәбкәләре саклап утырганда: "Тырыш та инде бу Саниянең балалары," - дип баштан сыйпап, мактап китүе, вак-төяк булса да, күңелгә уелып калган. Даһия апага бәйле хатирәләрне бик күп язарга мөмкин булыр иде. Шунысы истә: башлангычтан күчкәч, язуымны күреп борчылгандыр, күрәсең: "Әтиең дә, әниең дә, апа-абыйларың да болай язмыйлар иде, матур яз!" - дип үзенекен таләп итте, барыбер пөхтә, матур язарга өйрәтте ул.

    Җыр укытучыбыз, мәрхүм Мәсгут абый Мостафин да күп нәрсәгә өйрәтте. Җыр дәресләрендә җырларның сүзләрен һәм көен генә өйрәтеп калмыйча, авыл клубында, мәктәптә узган һәр чараның үзәгендә кайнады.

    Безнең буын пионер, комсомол оешмаларында үсеп тәрбияләнде, патриотик рухта, Ватанга, туган якка, кешеләргә карата мәхәббәт, хөрмәт хисләре белән сугарылды, шуңа күрә дә мәктәптәге һәр чара моңа турыдан-туры бәйле иде. Мәсгут абый, җыр укытучысы, клуб директоры буларак, зур түземлек белән безне район күләмендәге җыр бәйгеләренә, төрле смотр- концертларга алып барды, төрле биюләр өйрәтте, спектакльләр,скетчлар сәхнәгә куйды, терлекче-ләр, басу хезмәтчәннәре алдында да концертлар оештыра иде. Һәйкәл янындагы митинглар, искә алу мизгелләре, күп санлы башка җырга, моңга бәйле кичәләр аның гармуны тавышыннан, аның катнашыннан башка узмады.

    Авыл мәктәбен тәмам-лаганыма кырык елга якын гомер үтеп киткән. Шул еллар эчендә нинди генә вакыйгалар булмаган да, нинди генә күңелле һәм авыр мизгелләр кичерелмәгән. Ләкин уйлар, кичерешләрнең иң татлысы яшьлеккә, балачакка бәйле икән.

    Еллар агышы белән бергә үземә белем һәм тәрбия биргән, матурлыкны күрә белергә, кешеләрне хөрмәтләргә, олыны-олы, кечене кече итәргә өйрәткән олы җанлы, киң күңелле, чәчләренә чал кергән, адымнары салмакланса да, күңелләре яшь булып калган абый-апаларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм, ихлас рәхмәтемне белдереп, аларга озын гомер, сәламәтлек, гаилә иминлеге телим, теләкләрем инде бакыйлыкка күчкәннәрнең рухына да дога булып барсын иде. Форсаттан файдаланып, хәзерге көндә Зур Тигәнәле мәктәбендә яшь буынга белем бирүче, эш дип янып йөрүче педагогларның барысына да иҗат уңышлары, саулык һәм туар таңнарының якты һәм өметле булуын теләп калам. Ходай сезне сәламәтлектән аермасын, рәхмәтеннән ташламасын!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: