Заря
  • Рус Тат
  • Китапка мәхәббәт бала чактан тәрбияләнә

    2014 ел Мәдәният елы дип игълан ителде. Мәгълүм булганча, китап уку кешенең мәдәниятле булып үсү нигезе булып тора. Хәтта бүген, мәгълүмати технологияләр гасырында да ул кешенең фикер йөртү эшчәнлеген оештыра, аның интеллектын үстерә, белем дәрәҗәсен киңәйтә. Боларның барысы да теләсә кайсы басманы теләсә нинди телдә һәм теләсә нинди рәвештә укып...

    Күп укырга тиешләр кебек, ләкин укыйлармы соң?

    Әдәби китаплар уку һәркем тормышында иң мөһим рольләрнең берсен уйный. Ничек кенә булмасын, бу фән кыйммәтләрен, әдәбият, сәнгатьне һәм башкаларны мөстәкыйль өйрәнү генә түгел, ә бәлки кирәкле белем алу: яшәргә, фикер йөртергә, яратырга, уйларга өйрәнү дә. Мөстәкыйль уку - үз белемеңне күтәрүнең аеруча үтемле чарасы, ә китап акыл хезмәтенең иң таралган коралларыннан берсе булып тора. Күпләрнең, китап укучылар даирәсе, шул исәптән яшьләр арасында да кими, дип уйлаулары, миңа калса, хата. Кешеләр укыйлар һәм күп укыйлар. Яшьләр укуга кызыксынуларын югалтмадылар, мәгълүматлаштыру һәм электрон коммуникацияләр, телевидение һәм Интернетның үстерелүе белән матур әдәбиятны сайлап алып уку да ике тапкыр артты. Электрон китапларны үзең белән йөртү җиңелрәк бит.


    Җәмгыятьне мәгълүматлаштыру


    Дөнья үзгәрде һәм яңа технологияләр, кәрәзле телефоннардан алып күңел ачу үзәкләренә һәм компьютерларга кадәр электрон җайланмалар өйләребезгә үтеп керде. Әлбәттә, яңа буын заманча булырга, тормыш белән бер аяктан атларга тырыша һәм заманча модалы җайланмалардан файдалана.


    Сайлау кешенең үзеннән тора. Минем өчен кәгазь китапларны уку да, китапларны экраннан уку да бер үк төрле рәхәтлек бирә.


    Әйе, экраннан укыганда яңа китапның кыштырдавын да ишетә, аның үзенә генә хас исен дә тоя, кулыңа да ала алмыйсың… Үзең сатып алган һәм укыган китаплар белән шыплап тулган китап шкафы янына килеп баскач, бармаклар китап төпсәләре буйлап үзләреннән-үзләре шуыша башлыйлар…


    Ләкин электрониканың да сокландырырлык яклары бар: дөм-караңгыда да планшет экраны, я кесә телефоны яктырта, теге яки бу өземтәләрне аерып алып саклаганда кнопкалар әкрен генә чертләп тора. Йокысыз төннәрдә компьютер каршына утырып укуны урынга ятып китап уку белән чагыштырырлыкмы соң?


    Теләсә ничек укыганда да бервакыт күзләрең юлларны, язылганнарны күрми, әлҗе-мелҗе килә башлый. Шулай булгач, каршыңда экранмы, әллә китапмы - бернинди аерма да юк?


    Нәрсә укыйлар соң?


    Акунин детективлары, Джоан Роулинг романнары, өем-өем классикларыбыз әсәрләре, кинофильмнар яки телесериалларның эчтәлеге турындагы язмалар, Толстой, Достоевский, Оскар Уайльдның кабат бастырылган китаплары һәм күп кенә башкалар кибет киштәләрендә тузан җыеп яталар.


    Бер кибетче, хәзер, гомумән, элеккегә караганда китапны азрак укыйлар, ди, чөнки элек китап бердәнбер мәгълүмат һәм белем чыганагы иде, ә хәзер андый чыганаклар бик күп. Шуңа да карамастан, китап укуларын дәвам иттерүче һәм күп укучылар да байтак. Безнең кибеттә нигездә халык бәйләү буенча китаплар, сүзлекләр, белешмәлекләр, математика буенча уку әсбаплары сатып ала:


    - Календарьлар яхшы китә, ә менә матур әдәбият юк, - дип өсти ул. - Аның каравы әкият китаплары һәм нәниләр өчен рәсемле китаплар, шулай ук балалар энциклопедияләре белән альбомнарны бик теләп алалар. Балага бит компьютердан укырга беркем дә рөхсәт итми, - дип дәвам итте сатучы. Аларга китапны кулларында тотып карау, битләрен актару һәм кызыклы персонажлар турында белү кирәк.


    Чит телләр өйрәнү өчен китаплар һәм сүзлекләргә сорау гел зур. Намаз уку һәм дини мөселманнарның вазыйфалары язылган брошюраларны һәм Коръән китабын, дини китапларны һәм изге текстларга аңлатмаларны бик тиз алып бетерәләр. Ләкин сатып алына торган иң төп китаплар - мәктәп дәреслекләре. Китапханәнекен югалту яки пычрату ата- аналарны яңаны эзләргә мәҗбүр итә.


    Димәк, кешеләр практик белемнәр һәм күнекмәләр алырга, аларга тормышта булышучы китаплар сатып алалар. Аны матур әдәбият бирә алмый. Мин кибеттә бер-ике мәктәп укучысының Шекспир пьесалары җыентыгын актарып торуларын һәм бернәрсә дә алмыйча чыгып китүләрен күзәттем. "Ошамады, күрәсең", - дип уйлап куйдым. Укучы баланың мәктәптә бирелгән матур әдәбият әсәрләрен укырга теләмәве яки аның экранлаштырылганын карарга омтылуы (мондый хәл дә еш очрый) баланың белемен китап укыган кебек арттырмый. Китап идеяләр, фикерләр тудыра, матурлык һәм дөньяны танып белергә өйрәтә, фикер йөртүне һәм хыялны үстерә.


    Кешедә уку культурасы тәрбияләү максатында аның кулына китап бирергә кирәк һәм ул аны укып чыгарга тиеш, дип әйтү генә аз. Тәрбияне кече яшьтән башлау зарур. Иң беренче аңа китапның нәрсә икәнен, аның ничек килеп чыгуын, аның максаты нинди һәм ни өчен гомер-гомергә аның иң кыйммәтле белем һәм мәгълүмат чыганагы булып торуын аңлатырга кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: