Заря
  • Рус Тат
  • “Минем туган ягым...”

    Җиһанга яз килде. Табигать белән бергә җылыга, кояшка сусаган күңелләр дә уяна сыман. Соңгы көннәрдә урамда халыкта борынгыдан калган "сыерчык бураннары" уйнаклап алуга да карамастан, яз үзенекен итә, җир өстен каплап алган тотрыксыз кар эреп бетәргә тора. Өлкәннәрдән дә, бигрәк яз килүне балалар сагынып көтеп ала. Чөнки елның әлеге күркәм...

    - Менә җиргә тагын яз үзенең колачын җәйде. Ә туган ягыбыздагы яз безгә тагын да кадерле. Йорт-бакча тирәләрендәге кошларның күңелне куандырып сайрашуларыннан илаһи куәт, көч арта. Мәктәбебездә узган "Мин татарча сөйләшәм!" акциясендә 6 "б" сыйныф укучылары да актив катнаштылар. "Минем туган ягым" темасына үз фикерләре белән уртаклашырга булдылар. Балаларның иҗатында туган якка мәхәббәт, туган илләренә горурлык хисе һәм үз милләтенә кирәкле кеше булып үсәргә теләүләрен күрергә мөмкин.

    * * *

    Туган ягымның табигате бик матур. Үзенең калын урманнары, яшел болыннары, Изге Биләр җирендәге саф, чиста сулы чишмәсе, яхшы һәм тырыш кешеләре белән дан тота ул.

    Туган як һәркемгә дә якын. Үзенең туып үскән җирен уйламаган, сагынмаган кеше бармы икән?
    Мин дә аның табигате һәм кешеләренә сокланып яшим.

    Татарстан Республикасының уртасында, Чулман елгасының сул як яр буенда минем туган ягым - Алексеевск районы җәелеп ята. Районыбызда төрле милләт халыклары яши. Алар үзара ярдәмләшеп, бик тату яшиләр. Безнең халкыбыз кунакчыл да әле, үзенең җирлегендә бик еш хөрмәтләп кунаклар кабул итә. Алар районыбызның матурлыгына, халыкның кунакчыллыгына сокланып китәләр. Мин туган ягымны бик яратам. Аны беркайчан да ташлап китә алмам кебек.

    Диләрә Бакирова

    * * *

    «Туган яклар - йөрәккә оҗмах», ди халык. Ә минем туган ягым - Алексеевск бистәсе. Мондагы зур урманнар, балыкка бай Чулман елгасы, матур күлләр, киң кырлар - барысы да районның абруен күтәрәләр. Биләрдәге Хуҗалар тавы - районның изге урыннарының берсе. Ул үзенең Изгеләр чишмәсе белән атаклы. Алексеевск бистәсендә халык өчен изге Ахтыр коесы бар. Районыбызны бер яктан зур елга, икенче ягыннан уңдырышлы басулар һәм яннарыннан бай урманнар каплый.
    Һәр кеше кайда гына булса да, барыбер үзенең Ватанын, туган җирен сагына. Шуңа күрә, чит җирләргә китмичә, үземнең туган ягымда яшисем килә!

    Алсу Гыймадиева

    * * *

    Сугыш темасы бервакытта да, беркемне дә битараф калдырмый. Чөнки илебездә Бөек Ватан сугышы җиле кагылмаган бер генә гаилә дә, бер генә йорт та юктыр ул. Ерак тарих битләрендә калган сугыш афәте кайтаваз булып, буыннардан-буыннарга күчә, һәрчак уйланырга, Ватан азатлыгы хакына башларын салган батырлар алдында баш ияргә чакыра. Хәзерге заман укучыларының үткәннәр, бабалары, һәлак булганнар һәм шәһит киткәннәрнең язмышына битараф булмавы куанычлы. Бу җәһәттән Кыр Шунталысы урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Нурфәт Нуретдиновның безгә язып җибәргән хаты эчтәлекле һәм игътибарны җәлеп итә.

    "Утны-суны кичкән бабам..."

    - 22 нче июнь. Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләренең җылы куенында тәмле төшләр күреп, нәни сабыйлар, кичке уеннан кайткан яшьләр изрәп йокыга гына киткән чак. Шул вакытта фашист илбасарлары, безнең чикне бозып, авылларны, шәһәрләрне үлем утына тота.

    Бөек Ватан сугышы башлана.

    Без, укучылар, артта калган шушы вәхшәтле көннәрнең эчтәлеген, асылын ныграк аңлау өчен Бөек Ватан сугышында җанын-тәнен биреп, фашист илбасарлары белән көрәшкән сугышчылардан, ә хәзерге вакытта ветераннар булып саналган бабаларыбыздан сорашып беләбез.

    Утлар-сулар кичкән ветераннарның берсе- минем бабам Вәлиуллин Миңгали Вәлиулла улы. Мин аны дәү әнием сөйләгәннәрдән генә беләм. Бабам 1913 елда Кыр Шунталысы авылында туган. Бик күп авырлыклар күргән. Сугыш башлану белән фронтка китә. Сугышка киткәнче бабамның ике баласы булган, өченчесе ул китүгә туган.

    Бабай 1006 нчы укчы полкта хезмәт иткән, 1945 елда санинструктор булган. Бомбалар шартлый, танклар таптап уза, патроннар бетә, тирә-якта һәлак булган сугышчыларның гәүдәләре ауный, ләкин беркем дә чигенми. Һөҗүм вакытында, мина шартлап, бабай каты яралана һәм Саратов госпиталендә дәвалана.

    Туган авылына исән-имин кайту бәхетенә ирешә бабам.

    Кайткач, кырчылыкта бригадир, ферма мөдире вазифаларын башкара. Әбием белән җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Бабай гомеренең соңгы көненә чаклы авылда мулла булып торган.

    Кешелек дөньясына кайгы-хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга инде күп еллар үтте. Җир йөзендә башка мондый сугышлар булмасын, илебез күге һәрвакыт аяз һәм тыныч булсын иде!

    * * *

    Нурфәтнең фикерләрен хуплап, дөрестән дә, илгә-көнгә башка мондый афәт килмәсен, сабыйларыбыз татлы йокласын, якты кояшны күреп елмайсын, гомумән, кешеләр бәхетле һәм хәсрәтсез көн күрсен, дигән теләктә калам.

    Суфия Хөснетдинова әзерләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: