Оптимальләштерү иң элек хезмәт хакын түләүгә акчаны бушату һәм сыйныфларны тулыландыру өчен үткәрелә (әгәр район үзәгендә бер сыйныфта 23 бала укыса, район авылларында, кагыйдә буларак, 7 генә).
Мисалга, 2013 елда Шәмә һәм Кр. Баран урта мәктәпләре - төп мәктәпләргә, ә Коры Көрнәле төп мәктәбе башлангыч мәктәп-балалар бакчасына үзгәртелде, аңа шушы авылның балалар бакчасы да кушылды. Тиган Булак балалар бакчасы структур бүлекчә сыйфатында Родникиныкына кушылды. Үткәрелгән чаралардан икътисадый файда 2 млн 388 мең сум тәшкил итте.
Быел оптимальләштерү кысаларында гомуми белем һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдә эшләүчеләр саны 104,51 берәмлеккә кыскартылачак (шуларның чынлыкта 46,6 берәмлеге генә файдаланыла). Шулай ук ата-аналар рөхсәте белән Масловкада бер башлангыч мәктәпне ябу планлаштырыла, анда 6 укучы гына йөргән. Яңа уку елында балаларны озайтылган көн төркеме эшли торган якындагы Ромодан урта мәктәбенә автобус белән йөртәчәкләр. Үткәрелгән чаралардан икътисадый файда якынча 2 млн. 180 мең сум тәшкил итәчәк.
Нет комментариев