Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

1 июньнән җәмәгать урыннарында тәмәке тарту тыела

Россия Федерациясе Президенты "Әйләнә тирәдәгеләрне тәмәке төтене тәэсиреннән һәм тәмәке тарту зыяныннан гражданнарның сәламәтлеген саклау турында"гы законга кул куйды.


Акрынлап эш урыннарында, биналарда, күпләп кеше булган җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыячаклар. 1 июньнән мондый тыюны спорт биналары һәм территорияләрендә, белем бирү, мәдәният, медицина һәм сәламәтләндерү оешмаларында, шулай ук балалар мәйданчыкларында, пляжларда; пассажир самолетларында, шәһәр һәм шәһәр яны транспортларында; портларда, вокзалларда, метро станцияләре һәм аларга керү юлында кертеләчәк. Дәүләт органнары һәм җирле үзидарә биналарында, лифтларда, автозаправкаларда, баскыч мәйданчыкларында һәм күп фатирлы йортларның гомуми файдалану урыннарында тәмәке тартырга ярамый. Моннан тыш, балигъ булмаганнарга тәмәке тарту тыела, телеэкраннардан тәмәке тартуны күрсәтү чикләнәчәк, тәмәке сату тыелган урыннар саны исәбе дә арта дип хәбәр итә район прокуроры Ринат Байморатов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев