Заря
  • Рус Тат
  • 11 августта сәламәт яшәү рәвеше – Физкультурачылар көне бәйрәмендә катнашырга чакырабыз

    11 августта Алексеевск бистәсенең «Юл төзүчеләр» паркында сәламәт яшәү рәвеше бәйрәме узачак.

    Катнашучыларны теркәү: сәгать 09.00-10.00 да.
    Чараның ачылуы: сәгать 10.00-10.15 тә.   
    Катнашуга 6 нчы сыйныфтан алып 11 нче сыйныфка кадәр егетләр һәм кызлар, шулай ук теләге булган барлык кешеләр дә кертелә (ярышның барлык төрләрендә дә катнашу мөһим).  
    ЯРЫШ ПРОГРАММАСЫНА:
    – Урыннан озынлыкка сикерү.
    – Тартылу: биек аркылы борыстан (ир-егетләр), түбән аркылы борыстан (хатын-кызлар).
    – Җирдән күтәрелү.
    – 60 м йөгерү.
    – сыгылмалылык.
    – спорт  снарядын 150 гр., 500 гр., 700 гр. ыргыту.
    –  1 минутта гәүдәне  күтәрү.
    Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: