Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр илдә Бөтенроссия халык санын алу бара

Ил өчен мөһим һәм кирәкле эш

Алексеевск районында 46 халык санын алучы эшли, шуларның 21е район үзәгендә. Аларның катлаулы эше турында без бүген җентекләп сөйләячәкбез.

Гомуми статистикага мәгълүмат кертүчеләрнең берсе - Андрей Крашенинников. Ул беренче тапкыр халык санын алуда катнаша һәм әлеге эштән алган хис-кичерешләре белән уртаклашты. Без аның белән Совет урамындагы бер йортта яшәүчеләрдән сораштыру алганда очраштык. Мөнирә Җәләлетдинова көтелмәгән кунак килгән вакытта китәргә җыена иде. Эше булуга карамастан, ул 7 минут вакыт табып, халык санын алучының сорауларына җавап бирде. Андрей Иванович барлык мәгълүматны да планшетка кертте, алар онлайн режимда серверга китте һәм сораштыруда катнашкан россиялеләрнең статистик базасын тулыландырды.

Мөнирә Фәрит кызы сүзләренә караганда, ул курыкмыйча халык санын алуда катнаша.

«Андрей Ивановичны мин күптәннән беләм, аңа ышанам, шуңа күрә дә бер шиксез халык санын алуда катнашам. Дәүләткә бу кирәк икән, димәк, моны башкарырга кирәк! Беренче тапкыр гына түгел бит инде, 60 ел яшибез, безне гел саныйлар. Узган юлы 2010 елда да катнаштык, үзебез һәм тормышыбыз турында сөйләдек», - дип елмаеп сөйли Мөнирә Җәләлетдинова.

Шуннан соң без Андрей Крашенинников белән сөйләштек һәм ул халык санын алучының эше белән бәйле сорауларга җавап бирде.

- Андрей Иванович, кешеләр халык санын алуда катнашу тәкъдимен ничек кабул итәләр?

- Кешеләр төрле, кемдер ачык йөзле, кайберләре таныклыкны сорыйлар, ул чынмы яки чын түгелме дип тикшерәләр. Әмма, нигездә, барысы да яхшы мөнәсәбәт, аңлау белән карый.

- Сез ничек уйлыйсыз, сораштырылучылар дөрес мәгълүматны әйтәме яки нәрсәнедер яшерәме?

- Күпләр халык санын алуның нинди максат белән оештырылуы белән кызыксына. Аларга бу бөтен ил буенча уза һәм Россия халкының саны алына дип аңлатабыз. Бу гомуми статистика, дәүләт тарафыннан гражданнарның ничек һәм нинди шартларда яшәвен аңлау өчен кирәк.

- Сезнең сораштырылучылар арасында дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә дистанцион рәвештә халык санын алуны үтүчеләр күпме?

- Андыйлар якынча 20 процент. Кайберләре инде узган, ә кемдер әле фаразлый гына. Планшетта анкета сорауларына мөстәкыйль җавап бирүчеләр турында мәгълүматлар бар инде. Без аларны кодлаштырылган рәвештә күрәбез, аларның җенесе һәм яше генә билгеле. Аларның катнашуын расларга гына кала.

- Ә сезнең участокта күпме кеше?

- Миңа 200гә якын йорт һәм фатирны әйләнеп чыгарга кирәк. Бу якынча 500 кеше. Минем участок - Совет, Павелкин, Калинин, Куйбышев урамының уң як ягы.

- Халыктан нинди вакытта сораштыру аласыз?

- Нигездә, кич белән һәм ял көннәрендә, бөтен кеше дә өйдә булган вакытта.

- Күпме кеше сораштыру узды инде?

- Бүгенге көндә күпчелек кеше сораштырылган инде, бары тик 18% гына калды. Алар өйдә булмады яки ачмадылар. Әмма 14 ноябрьгә кадәр вакыт бар әле, шуңа да барысына да өлгерербез.

- Андрей Иванович, үз эшегез турында сөйләвегез өчен зур рәхмәт, сезгә уңышлар телибез!

- Рәхмәт! Газета аша алексеевскилыларны халык санын алуда активрак катнашырга чакырасым килә, чөнки бу ил өчен мөһим эш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X