Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Алексеевск депутатлар игътибарына

13 ноябрьдә иртәнге сәгать 10 да район Советының утырышлар залында өченче чакырылыш Алексеевск муниципаль район Советының утыз алтынчы утырышы булачак.

Утырыш каравына түбәндәге мәсьәләләр кертелгән:

1. 2019 елда районның социаль-икътисадый үсешенең башлангыч йомгаклары һәм 2020 елга районның социаль-икътисадый үсеше фаразы турында.

2. 2020 елга һәм 2021, 2022 елларның план чорына Алексеевск муниципаль районы бюджеты турында.

3. Төрлесеннән.

13 ноябрьдә иртәнге сәгать 9 да Алексеевск район Советының утырышлар залында өченче чакырылыш Алексеевск шәһәр җирлеге Советының кырык өченче утырышы булачак.

Утырыш каравына түбәндәге мәсьәләләр кертелгән:

1. Алексеевск шәһәр җирлеге территориясендә 2019 елда социаль-икътисадый үсешнең башлангыч йомгаклары һәм 2020 елга төп күрсәткечләр фаразы турында.

2. 2020 елга һәм 2021, 2022 елларның план чорына Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Алексеевск шәһәр җирлеге бюджеты турында (1 укылыш).

3. Төрлесеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев