Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Алексеевск районында азык-төлек һәм даруларны өйгә китереп бирү буенча кайнар линия оештырылды

Азык-төлекне өйгә китереп бирү иртәнге сәгать 7 дән кичке 7 гә кадәр дүшәмбедән якшәмбегә кадәр 2-39-49 номеры буенча башкарылачак. Кулыгызда продуктларның әзер исемлеге булган вакытта гына шалтыратырга киңәш ителә.

Азык- төлекне китерү бушлай. Ә китерелгән азык-төлеккә акча белән дә, банк карточкасы белән дә түләргә мөмкин булачак.
Мошенникларга очрамастан кайнар линия операторыннан китерүченең фамилиясен ачыклавыгызны сорыйбыз. Өченче затларга банк карточкагызның номерын, кодын хәбәр итмәвегезне һәм акчаны азык-төлекне алып килгәч кенә түләвегезне сорыйбыз! 2-50-31 кайнар линия телефонына (азык-төлек, дарулар китерү буенча) шалтыратулар иртәнге сәгать 8 дән кичке 6 га кадәр кабул ителә.
***
Дуслар, Алексеевск районында чит илләрдән кайткан гражданнар мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләве турында исегезгә төшерәбез. Куркынычсызлык чараларын күрү өчен чит илдән кайткан якыннарыгыз (дусларыгыз, туганнарыгыз, күршеләрегез, танышларыгыз) турында хәбәр итүегезне сорыйбыз. Үзебез һәм гаиләләребез турында үзебез кайгыртыйк. Кайнар линия телефоны 01 яки 2-60-02. Шул исәптән, аноним шалтыратулар да кабул ителә.

***
Берничә ведомство буенча пандемия шартларында бизнес алып бару проблемалары буенча кайнар линияләр:
- Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча ТР Президенты каршындагы Вәкаләтле вәкил аппараты - 8 (843) 203-29-08 (эш көннәрендә иртәнге сәгать 9 дан кичке 6 га кадәр);
- ТР Икътисад министрлыгы һәм ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды - 8 (843) 222-05-06;
- Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы - 8 (843) 238 61 04.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X