Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Муниципаль белдермә"

Алексеевск районында экологик икеайлык башланды.

Экологик икеайлык кысаларында

Беркетелгән территорияләрне җыештыруга беренчеләрдән булып Алексеевск район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре чыкты. Хезмәт коллективлары үзәк паркта, шулай ук хакимият бинасы территориясендә тәртип урнаштырдылар.

Акциядә районның барлык оешмалары һәм предприятиеләре, шәхси эшмәкәрләр, шулай ук шәхси йорт хуҗалары һәм күпфатирлы йортларда яшәүчеләр дә кушылды.

Евгений Абрамов (“Просторный” микрорайонында яшәүче):

- Өмәләргә бөтен гаиләбез белән чыгабыз. Әлеге эшне файдалы дип саныйм. Барыннан да элек, балаларыма үз үрнәгем белән чисталык үзебездән генә торуны күрсәтәм. Ярты сәгатькә чыгып, чүп-чар җыйдык, узган елгы ботакларны түктек, ишегалдында чиста булгач үзебезгә дә рәхәт .

Икеайлыкның төп максаты - халыкта актив гражданлык позициясе һәм экологик культура формалаштыру, әйләнә-тирә мохитнең торышы турында белемебезне күтәрү. Ул май башына кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев